Исраил балалары арасында бер тәкъва кеше яшәгән. Ул үзенең хатынын бик тә яраткан. Аллаһ Тәгалә аның янына өч догасы кабул булачагын хәбәр итәр өчен фәрештә җибәргән. Бу кеше хатынына:
- Минем теләкләрем күп, кайсын сорарга да белмим, – ди.
- Әйдә, ул догаларның берсе – минеке, калган икесе синеке булсын, – ди хатыны.
- Син нәрсә телисең соң?
- Аллаһтан сора, ул мине бик тә матур итсен, – ди хәләл җефете.
Ире дога кылган, хатыны шул мизгелдә үк сүз белән дә сыйфатлап бетермәслек матурлыкка ия булган.
Күпмедер вакыттан соң ул урамга чыгарга уйлаган. Ире: “Син кая барасың?” – дип сораган. “Патша янына барам. Мондый матурлыгымны синең кебек кеше янәшәсендә әрәм итәсем килми”, – дигән хәләл җефете.
Ире булдыра алган кадәр каршы торырга тырышкан. Бу хатынның матурлыгы хакында патшага да хәбәр килеп ирешкән. Шуннан соң патшаның хезмәтчеләре боларның өйләренә килеп, көч кулланып, хатынны алып киткәннәр. Ире Аллаһка мөрәҗәгать итеп: “Йә Раббым! Минем әле тагын ике догам калды ич. Хатынымны маймылга әйләндер”, – дип дога кылган. Аллаһ Тәгалә аны маймылга әйләндергән. Маймылга әйләнгәч, әлбәттә инде, патша моны куып чыгарган. Ул кабат өенә ире янына кайткан. Шуннан соң бу кеше: “Йә Раббым! Хатыныма элеккеге кыяфәтен кайтар”, – дип өченче тапкыр дога кылган. Аллаһ аңа элеккеге кыяфәтен кайтарган.
Шулай итеп алар өч доганы, өч зур мөмкинлекне әрәм иткәннәр.