Арбаш авылыннан Әнисә Фазылҗанова Казанда узган "Жемчужина Татарстан ", бәйгесендә катнашып Романтичная Жемчужина Татарстана 2018 титулы һәм энҗе таҗ, кыймәтле буләкләргә ия булып кайтты.
Биредә шәһәр һәм районнар арасында ун гузәл хатын-кызларыбыз көч сынашты. Бәйге Әкият курчак театры бинасында узды. Сәхнәдә һәр катнашучы кызларның чыгышы бик зур югары дәрәҗәдә узды, аларның тормышта ирешеп яшәгән уңышлары, осталыклары, уңганлыклары сәхнәдә балкып торды.
Монда иң иңнәрне сайлап алу өчен мәртәбәле жюриларга да җиңел булмагандыр. Шулайда һәр катнашучы кыймәтле таҗ һәм буләкләр белән кайтып китте. Быел бу бәйгенең оешканына 5 ел - юбилей, шушы бәйгегә килеп эләккән кызлар бик бәхетле булганнардыр, шатлыктан балкыган йөзләре сәхнәне бизәде.
Чулпан Габделганиева.