Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Кешеләр арасында ышаныч калдымы? (гыйбрәтле кыйсса)

Гомәр ибн Хаттабның хәлифәлек чорында була бу хәл.

Хәлифә янына ниндидер бер кешене тотып алып киләләр һәм: “Йә мөэминнәрнең әмире, аңа җәза бирүеңне телибез, ул безнең әтиебезне үтерде”, – диләр. Гомәр сәбәбен сорагач, теге кеше әйтә: “Мин дөяләр һәм кәҗәләр көтәм. Бер дөям әлеге кешеләрнең әтисе җиренә кереп куакларын ашаган. Әтиләре ачуланып аңа таш атты һәм дөяне үтерде. Мин дә ачудан теге ташны алып бу кешегә аттым һәм аны үтердем”. Гомәр ибн Хаттаб: “Бу очракта үтерелгән җан өчен җавап җәзасы бирү йөзеннән сине үтерергә тиеш булабыз”, – ди.

Гомәрнең мәрхәмәтле, шәфкатьле икәнен белгәнгә көтүче аңа бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә: “Йә мөэминнәрнең әмире, өч көнгә кичектерегез. Әтием үлгән иде. Атамнан миңа һәм энемә мирас калды. Әгәр хәзер мине үтерсәгез мал да, энем дә югалачак. Шушы эшне җайлап бетерәсем бар”. Гомәр аңа: “Кем синең өчен җаваплылыкны үз өстенә ала соң? Син монда чит кеше ич, сине берәү дә белми”, – ди. Көтүче өметләнеп әйләнә-тирәдәгеләрне карап чыга да, арадан берсенә тукталып: “Ул!” – ди. Әлеге кеше пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сәхабәсе Әбү Зарр була. Гомәр Әбү Заррдан: “Син, чынлап та, җаваплылыкны үз өстеңә аласыңмы?” – дип сорый. Кешеләр Әбү Заррга: “Бу эштән баш тарт”, – диләр, чөнки көтүче сүзендә тормаса һәм билгеләнгән вакытка килмәсә, аңа тиешле җәзаны Әбү Заррга бирергә тиеш булалар. Ләкин шуңа да карамастан, ул ризалыгын белдерә.

Өч көн үткәннән соң кешеләр мәйданга җыела, әмма көтүче күренми. Озак та үтми: “Килә, килә!” дигән тавышлар ишетелә. Йөгерүдән нык арган егет Гомәрнең алдына ук килеп ава да: “Вәгъдә үтәлде, энемне дә, малны да әнием ягыннан абыема тапшырдым. Хәзер мине тиешле җәзаны алудан берни дә тоткарламый”, – ди. Гомәр аның кыюлыгына шакката: “Йә Аллаһның колы, әйт әле, сине кире кайтырга нәрсә мәҗбүр итте, теләсәң, качып котыла ала идең ич?” – ди. Көтүче әйтә: “Мин үз сүзендә торучы тугры кешеләр калмады, дип әйтерләр дип курыктым”. Шуннан соң Гомәр Әбү Заррдан сорый: “Сиңа бер күрмәгән, белмәгән кешене үз җаваплылыгыңа алырга нәрсә мәҗбүр итте?” Әбү Зарр әйтә: “Мин ышанычлы кешеләр калмады, дип әйтерләр дип курыктым”. Бу хәлне күреп торган гаепләүчеләрнең дә күңеле йомшый һәм алар: “Йә мөэминнәрнең әмире, без аны гафу итәбез”, – диләр. Гомәр алардан: “Ни өчен?” – дип сорагач: “Гафу итүче кешеләр дә калмады, дип әйтерләр дип куркабыз”, – дип җавап бирәләр.

Хәдис

Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына бер кеше килә дә: “Кыямәт көне кайчан җитә?” – дип сорый. Мөхәммәд (с.г.с.): “Кайчан кешеләр арасында ышаныч югала, кыямәт көнен көтегез”, – дип җавап бирә. “Ышаныч югалу нәрсә соң ул?” – дип сорагач: “ Җаваплы урыннарны бу эшне булдыра алмаган кешеләргә ышанып тапшыра башлыйлар икән, кыямәт көнен көтегез”, – дигән пәйгамбәребез (с.г.с.).