Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Яңа ел бәйрәмен үткәрергә ярыймы? Галимнәр җавабы

Оглавление

Әлеге сорау халыкны моннан 100 ел элек тә борчыган, бүген дә тынгы бирми. Гомумән, бу бәхәсле тема, чөнки күпчелек кеше үз каланчасыннан гына чыгып шәрехли аны. Без дә өстебезгә әлеге сорауга төп-төгәл җавап бирү вазыйфасын ала алмыйбыз. Бары тик күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең һәм бүгенге остаз-галимнәребезнең җавапларын гына урнаштырабыз.

Күбебез шуңа күнеккән: декабрь – ул яңа ел, кыш бабай, кар кызы, тәмле-тәмле бүләкләр ае. Ап-ак карларга төренеп килгән бу бәйрәмгә соңгы елларда караш та төрлечә. Сәбәбе дин белән генә бәйле түгел, хәтта дөньяви гыйлемгә ия психологларның да кайберләре «кыш бабай уйдырмасы – балаларны ялганлау» дигән фикердә тора. Ягъни без, өлкәннәр, «кыш бабай оныгы кар кызы белән урманда яши, алар яңа ел бәйрәме җиткәч, бүләкләр күтәреп, безне котларга килә» дип, балаларны алдыйбыз булып чыга. Мөселманнар арасында яңа елны христиан бәйрәме дип санаучылар «динебез бу бәйрәмне хупламый, хәтта тыя да» диләр. Чынлап та тыямы?

Мөселманнар үз динендә булмаган бәйрәмнәргә, аерым алганда, яңа ел бәйрәменә нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш? Бу мәсьәләдә остаз-галимнәребезнең фикере мондый:

«Без башка дин, башка милләт вәкилләренең бәйрәмен танырга тиеш. Әйтик, алар күңел ача, бәйрәм итәләр икән, без моның белән килешергә тиеш. Әмма килешүебез, ниндидер бәйрәмнәре барлыгын тануыбыз – ул аларның бу гамәлләрен хуплау дигән сүз түгел әле. Хуплау – бер эш, тану – икенче. Монда барысы да нияттән тора. Яки тану җитә. Алар да безнең бәйрәмнәребезне таный ич! Әмма ләкин башка диндәгеләргә карата күңелебездә үч, күралмау, дошманлык хисләре булырга тиеш түгел. Ә инде ислам дине кануннарына каршы килә торган бәйрәм икән, аларны җәлләп карарга, бу гамәлләреннән риза булмаска кирәк. Әгәр кеше динсезлектә яисә Аллаһка ширек кылу кебек олы гөнаһ юлында йөри икән, димәк, ул шундый тәрбия алган, аның яшәү принциплары, дөньяга карашы шул рәвешле. Бу очракта аны гаепләргә тиешме без? Юк, әлбәттә. Шул ук вакытта мөселман аның бу гамәленнән канәгать тә була алмый. Канәгать булырга тиеш тә түгел. Ул аның изге һәм туры юлга чыгуын теләргә тиеш, әмма, һич тә ачу, дошманлык кебек хисләргә кереп батмасын. Бәлки без аннан кеше буларак ризадыр да, әмма ышану, инанулары батыл булса, риза була алмыйбыз».

Аллаһ Тәгалә төрле сынаулар биреп тора, әмма аларның һәркайсының үз хикмәте бар икәнен аңлап кына бетермибез. Без һәр сынаудан тиешле дәрес, сабак ала белергә тиеш. Әйтик, яңа ел бәйрәмен дә төрлечә шәрехләп була: «ярамый!» дип кырт кисеп тә, Аллаһның сыйфатларын аңлатыр өчен бер форсатка әйләндереп тә. Ничек форсатка әйләндереп була дисезме? Мәсәлән, балаларга «Ни өчен кешеләр кыш бабай образын уйлап чыгарган? Бу аларның ниндидер бөек көч, безнең бөтен теләкләребезне үти ала торган бөек зат эзләвен аңлата түгелме соң?» дигән сораулар биреп, аларга бергәләп җавап эзләргә мөмкин. Динебезне аңлату өчен дә, балаларыбызны азмы-күпме фикерләргә өйрәтү өчен дә яхшы чара булыр иде бу. Кулланыйк!

***

1912 елда «Шура» журналының 3 нче санында мәшһүр мәгърифәтче-галим, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең чыршы бәйрәме хакындагы сорауга җавабы басыла. Ул сорауны Алматадан Биләл Хисәми исемле кеше биргән.

Сорау:

«…Ёлка кичәсе христиан балаларының бик яраткан вә дини хисләрен кузгаткан кичәләре буладыр. Бу ёлка кичәсен мисал буларак күрсәтәм. Русларда мондый дини хис кеби нечкә вә мөкаддәс хисләрне балаларга урнаштыра торган милли уеннары күптер. Бу соң заманда кайбер мөселманнар да әлеге уеннарга балаларын катнаштыра башладылар. Башка милләтләрнең дини хисләрен урнаштыруда булган мондый уеннарга мөселман балаларын катнаштыру дөрес булырмы? Бу хакта җавап язсагыз иде».

Җавап:

«Ёлка вә яфрак бәйрәмнәре христиан мәзһәбенә күрә дини бәйрәмме яки соңыннан кертелгән яңалыкмы? Моны тикшерү, белгәнебез кадәрлесен сөйләү дә безнең вазыйфа түгел, аны исә христиан мәзһәбендә булган кешеләр үзләре тикшерерләр вә сөйләрләр. Әлеге бәйрәмнәр үзләренчә тиеш яки тиеш булмасын, бу көндә дини бәйрәмнәреннәндер. Нинди генә чит дингә хас бәйрәм булса да булсын, аңа катнашу тәрбия ноктасыннан мөселманнар өчен ярый торган эшләрдән түгел. Мәҗбүрият булмаганда андый эшләрдән сакланырга тиешле. Ләкин гомуми фикер юнәлгәннән соң коры тыюда файда күрелмәс, хәтта күп вакыт коры тыюлар, халыкларның хирыслыгын арттыруга сәбәп булыр.

Шуның өчен мондый эшләрдән тыюны тәрбия ысулына салырга тиешле. Әгәр дә моның урынына балаларга махсус бер бәйрәм кичәсе ясалса, күңелләр шуңа канәгать итәр, башкаларга китмәс. Моның өчен иң мөнәсип нәрсә Мәүлид бәйрәме ясаудыр. Мөселманнар, Мәүлид бәйрәме исеме белән балаларга махсус шатлык кичәләре ясар булсалар вә балалар аңлар кадәр Расүлебез тормышын укыштырсалар, балаларга махсус әдәби хикәяләр вә кызыклар сөйләсәләр, күңелләре, хәтерләре ачылыр, бер-берсе белән белешеп, дуслашырлар, үзләренә туры килгән әдәп вә гадәтләрне өйрәнерләр вә шундый кичәне һәр ел көтеп алырлар.

Мәүлид бәйрәмен иске вакытлардан кылып киләләр, балалар кичәсе исә шуның бер төре генә булыр. Мәүлид бәйрәме исеме муафыйк күрелмәсә, балалар вә шәкертләр кичәсе исеме белән дә рәхәт кичәләр тәртип кылырга мөмкин.

Ислам шәригатенә күрә дини бәйрәмнәр уйлап чыгару дөрес булмаса да, дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк. Кырга, хозурга чыгу кебек, болар мөбах эшләрдер. Мәүлид бәйрәме үзе дә дини түгел, ә фәкать әдәби вә горфи бәйрәмдер».

Мөнәсип – лаеклы

Мөбах – савап та, гөнаһ та язылмый торган гамәлләр

Муафыйк – туры килгән, яраклы

P.S.

Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, без хәзер яңа ел бәйрәме «гомум фикер»гә әйләнгән чорда яшибез. Шуңа аны коры тыюдан файда юк. Ә мәшһүр галимебезнең балалар һәм яшьләр өчен үз милли бәйрәмебезне булдыру идеясе кызыклы һәм актуаль. Туган телебез белән килеп чыккан вәзгыять чорында бигрәк тә.