Өлкән яшьтәге бер остаз шәкертләрен янына чакыра. Алдына төрле зурлыктагы ташлар һәм ком куя. Пыяла савыт алып аңа зур ташларны тутыра. Савыт тулгач:
– Тулымы? – дип сорый.
– Тулы, – дип җавап бирә шәкертләр.
Аннан соң вак ташларны сала. Алар зур ташлар арасыннан аска тәгәрәп төшә башлый. Берничә тапкыр селкеткәләп алгач, савыт тула. Остаз тагын сорый:
– Тулымы?
– Тулы.
Шуннан соң әкрен генә ком сала башлый. Вак һәм эре ташлар арасында калган арага ком да кереп тула.
– Ә хәзер мин сезнең шушы савытта үз тормышыгызны күрүегезне теләр идем. Эре ташлар – тормыштагы мөһим әйберләр: кешенең төп шөгыле Аллаһка кылган гыйбадәтендә игътибарлы булуы һәм рухи сәламәтлеге, йөрәк торышы, якыннарына булган игелек... Болар сезнең тормышыгызны билгели. Вак ташлар – әһәмияте кимрәк булган әйберләр: тору урыныгыз, әйләнә-тирәгез, гомумән, яшәү шартларыгыз. Ә ком – тормыштагы вак-төяк эшләр, көндәлек ыгы-зыгы. Әгәр сез савытка башта ком тутырасыз икән, ул вакытта зур ташларга урын калмаячак. Тормышта да шулай, әгәр бөтен игътибарыгызны вак-төяк мәсьәләләргә юнәлтәсез икән, зуррак гамәлләргә, дөресрәге, төп вазыйфагызга күңелегездә урын калмаячак! Яшәвегез “ком”нан торачак.