Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

“Ул балалар белән иң күп шаяручы кеше иде”

– Дини тәрбия бирәсем килми әлегә. Бала рәхәтләнеп уйнасын, көлсен. Шаярсын, шуклансын! Аның балачагы булырга тиеш. Мин шулай дип саныйм. Намаз укырга өлгерер әле.

– Дин намаз гына укумыни ул?!

– Ә тагын нәрсә соң?

Кызык та, кызганыч та сорау. Шулай булмый хәле дә юктыр, чынлыкта, без Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең балалар белән ничек мөгамәлә кылуын белмибез, өйрәнмибез диярлек. Әгәр өйрәнсәк һәм төшенсәк, таң калыр идек. “Йөрәк парәләребезгә иң рәхәт балачакны бүләк итүче тәрбия системасы бит бу” дип куллана да башлар идек.

Мөселман җитди, тырыш кына түгел, шат күңелле, көләч йөзле, тапкыр сүзле, юмор хисле дә булырга тиеш. Кешеләр аны яратырлык, аңа тартылырлык булсын ди, дин галимнәре. Диндә шаярып сөйләшү тыелмаган, киресенчә, хуплана да әле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) җор теллектә безгә үзе үрнәк булып тора. Сәхабәләр аңа: “Син безнең белән кайчак шаярып та сөйләшәсең”, – дигәч, “Мин бит хак сүз белән генә шаяртам”, – дигән ул.

Бервакыт Мөхәммәд (с.г.в.)гә өлкән яшькә җиткән, насара динендәге бер хатын болай дип мөрәҗәгать итә: “Аллаһка дога кыл әле, мине җәннәткә кертсен”. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: “Әй фәлән, анда карчыкларны кертмиләр бит”, – ди. Бу сүзләрне ишеткәч, хатын елап җибәрә. Шуннан соң Аллаһның илчесе менә шушы аятьне укый: “Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык. Аларны яшь кызлар кылдык” (“Вакыйга” сүрәсе, 35-36нчы аятьләр). Бу аятьләр белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) кеше җәннәткә карт түгел, ә яшь сурәттә керәчәген аңлатырга тели.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балалар белән мөгамәләсе бәян иткән кыйссалар да шактый күп. Ул сабыйларны бәхет чыганагы итеп күргән. Аларга “йөрәк җимешем”, “күз нурым” дип әйтә торган булган, беркайчан да ачуланмаган, орышмаган. Балалар белән уйнарга, шаярырга яраткан. Ә җитдилек күрсәтергә кирәксә, аны күз карашы белән генә белдергән. Бездә дә урта, өлкән буын арасында еш кына: “Әти бер генә карый иде, без, бала-чага шым була идек”, – диючеләр бар. Ислам тәрбиясе бирүче әти нәкъ шундый була, ачуын, канәгатьсезлеген күз карашы белән генә җиткерә.

Көлгән, шаярган бала гына бәхетле була диелә динебездә

Олуг сәхабәләрнең берсе Әнәс (р.г.) тә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хакында: “Ул балалар белән иң күп шаяручы кеше иде”, – дигән. Бу гамәле белән Аллаһның илчесе җор сүзле булуның тәрбиядә бик тә кирәкле шәй икәнен төшендергән. Бервакыт Мөхәммәд (с.г.в.)нең оныклары дөяле булырга телиләр һәм бу хакта бабаларына әйтәләр. Әмма бабаларының матди хәле аларга дөя алып бирерлек булмый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әйдәгез, утырыгыз. Бәлки миннән яхшырак та дөя чыгар әле”, – дигән. Балалар куанган, һәм бабаларының аркасына менеп атланган. Шул рәвешле Аллаһның илчесе аларның хыялын, уенда гына булса да, тормышка ашырган яки “дөяле” иткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сабыйлар белән мөгамәләдә үзен балаларча самими тотуының тагын бер хикмәте түбәндәге хәдисеннән дә аңлашыла: “Безгә, пәйгамбәрләргә кешеләр белән аларның фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып сөйләшергә кушылды”, – дигән ул.