Беркөнне шәкерт остазы янына килә дә:
- Үземне бер кирәксез кеше итеп хис итәм. Бутен кеше мин хакта “булдыксыз” ди. Нишләргә икән, ярдәм итегез әле, – ди.
- Гафу ит, кичектереп булмый торган бер эшем бар иде шул. Әгәр риза булсаң, син миңа ярдәм ит, ә соңыннан мин сиңа ярдәм итәрмен, – ди аңа остазы.
Менә тагын минем проблемам икенче планга калды, дип уйлап куйса да, ризалаша егет.
- Яхшы, – ди остаз, урта бармагыннан йөзеген салып. – Менә моны сатарга кирәк иде миңа, бурычымны бирәсе бар иде. Ләкин бер алтын акчадан да кимгә сатма.
Егет базарга килеп йөзекне тәкъдим итә башлаган. Бәясен белгәч, борылып кына китәләр. Кайберләре көлеп карый хәтта. Бер карт сатучы гына бу йөзекнең бәясе бик югары булуын һәм мондый бәягә аны беркем дә сатып алмаячагын әйтә. “Күп дигәндә берничә көмеш акча бирергә мөмкиннәр”, – ди ул.
Бик күңеле төшә егетнең. Сата алмыйча кире остазы янына кайта.
- Син кушканны үти алмадым мин, – ди ул, күңелсез генә. – Бу йөзекне, син тәкъдим иткән бәядән, күпкә арзанрак бәягә генә сатып алырга теләделәр. Бәясе берничә көмеш тәңкә генә тора, диделәр.
- Дөрес әйтәсең, сатканчы аның чын бәясен ачыклыйсы калган икән. Моны ювилер гына ачыклый ала. Бар, барып кайт әле. Әмма нинди генә бәя тәкъдим итсә дә, сатма. Йөзекне кире алып кайт.
Ювилер йөзекне караганнан соң:
- Остазыңа әйт, мин 58 алтын акчадан да күбрәк бирә алмыйм. Әмма вакыт бирсә, мин бу йөзекне 70 алтынга сатып алачакмын.
- 70 алтын?! – ди егет исе китеп һәм шатлана-шатлана остазы янына ашыга.
Остазы аның тәэсирләнеп кайтканын күреп янәшәсенә утырта да:
- Беләсеңме, син дә шушы йөзек кебек. Кабатланмас һәм бәһале! Сиңа да бәяне чын эксперт кына бирә ала. Шулай булгач, ни өчен әле син беренче очраган кеше бәяләр, дип, базар буйлап йөрисең? – ди.