Абыйлы-энеле ике бертуган гел киңәш-табыш итешеп бергә эшләгән, үзара дус-тату яшәгән. Йортларын да янәшә салганнар. Кыр эшләре дә уртак булган. Шулай аңлашып кына эшләп-яшәп ятканда болар арасында кисәк кенә бер аңлашылмаучанлык чыккан. Ул кара болыттай куера торгач ике туган бер-берсе белән сөйләшмәс-эндәшмәс дәрәҗәгә җиткән.
Шулай туганлык җепләре өзелде дигәндә, абый кешенең ишеген бер балта остасы кага һәм:
- Эш эзли идем. Вакытлыча гына булса да, - ди ул. Нинди эшләр башкара алуын да санап китә.
- Эш бар бездә. Әнә, күрәсеңме, янәшәдәге йорт белән ике арада агучы кечкенә инешне. Менә шул инеш алдына ике метр биеклектә дивар корырга кирәк, - ди абый кеше һәм күрше йортта энесе яшәвен һәм алар арасында зур низаг чыгуын да сөйләп күрсәтә. – Энем үзе дә, аның йорты да минем күзгә күренмәслек булсын! Күрми торсам ачуым басылыр иде... Иртәгә эш белән шәһәргә китәсем бар. Берничә көннән әйләнеп кайтам.
Ярар дип кала балта остасы. Чынлап та хуҗаның шәһәрдән кайтышына эшне тәмамлап куя ул. Ике метр биеклектәге койма урынына инеш өстенә ике йортны тоташтырып торучы бик уңайлы, матур күпер төзи. Бу хәлне күргән абый кеше ни әйтергә белми аптырап кала. Шулчак энесе йөгереп килә.
- Абый, мин синең белән ихлас күңелдән горурланам. Күпме авырлыклар китерсәм дә, рәнҗемәгәнсең икән миңа. Синең нинди яхшы кеше икәнеңне дә төшенмичә яшәгәнмен. Оят миңа. Кичер мине, әгәр булдыра алсаң... , - ди энесе үткәннәр өчен бик үкенеп.
Ике туган арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылынуына сөенгән балта остасы китәргә дип әйберләрен җыя башлый.
- Китмә, бездә сиңа тагын эшләр бар әле, - ди аңа абыйлы-энеле ике туган.
- Бик калыр идем дә... күпер салуымны көтеп торучылар күп шул.