Күз алдында – “Балкыш” фестиваленең Яңа Әтнә авылы мәдәният йортында үткәрелгән гала-концерттан соң төшкән фото.
Сөембикә Садриева, Бәрәскә җирлеге ветераннар советы рәисе
Анда 80 яшенә якынлашкан (фотода сулдан беренче) Тәскирә апа Лотфуллина Түбән Бәрәскә авыл җирлегенең яшь ветераннары – Тәнзилә Җәләлиева, Фәридә Гайнетдинова, Рәмлә Латыйпова дипломнар белән бүләкләнгәннән соң. Фотодан мөлаем, гади, шигырь җанлы Тәскирә апаның җылы карашы бөркелә.
Тәскирә Гәрәфи кызы 21 ел мәдәният өлкәсендә, Олы Бәрәзә клубында эшләгән. Күпме спектакльләр өйрәнелмәгән дә, күпме концертлар куелмаган. Ул чорлардан эшнең авырлыгын, шул ук вакытта кызыклыгын да үзеннән яшьләр белән теләп уртаклаша иде ул.
Ветераннарның “Балкыш” фестивале кысаларында уздырыла торган концертларда катнашуы да тынгысыз йөрәкле ветеранның үз хезмәтенә тугры калуына бер дәлил. Бәрәскә авылы мәдәният йорты сәхнәсендә үзе язган, күңеле аша үткәргән, авылы, әнисе, хәзерге заман проблемаларына багышланган шигырьләре белән еш чыгыш ясады Тәскирә апа. Узган ел мәдәният йортында “Уңыш бәйрәме” уңаеннан үткәрелгән концертта сөйләгән шигыре дә тамашачылар күңеленә хуш килде.
Бәрәзә авылы сәхнәсендә дә ул көтелгән кунак иде. Замандашы, авылдашы Илгиз абый Кадыйровның “Казан арты – Әтнә яклары” дигән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсендә дә үзенең шигырьләрен укыды ул.
Эшләгән чордагы эшкә җаваплы караш ул кешене гомер буена озата бара. Тәскирә апа да нәкъ шундый иде.
Редакциядән:
Тәскирә апаның моннан бер-ике ай элек газетада берничә шигыре басылган иде. Шул уңайдан безгә шалтыратып, зур рәхмәтләрен юллады ул. Шунда ук: “Дәвамлы булыр микән?” – дип тә кызыксынды. Билгеле, олы кешенең сүзен аяк астына салып булмый. Шигырьләрен тагын бастырырга вәгъдә биреп, аңа иҗади уңышлар теләп телефонны куйдык. Кызганыч, Тәскирә апаның гозерен ул исән чакта тормышка ашыра алмадык. Бүген без сезгә аның берничә шигырен тәкъдим итәбез. Ә бу язма Тәскирә Гәрәфи кызының якты рухына үзенә күрә бер догабыз булып барсын.
Сабыр канаты сынмасын
Чыкты давыл, ак каенны
Кыйнады да, кыйнады.
Гүя каен бөгелә-сыгыла,
Сыкранып елады.
Бетте давыл,
чыкты кояш,
Каен башын күтәрде.
Хәлсезләнгән
яфракларга
Яңа сулыш җибәрде.
Безне дә бөгәргә
тырыша,
Язмышларның давылы.
Язмышларның ачылары,
Тормышларның авыры.
Безгә дә түзәргә кала,
Язмыш давылларына.
Сыгылып сынмасак иде,
Аның сынауларына.
Авырлыклардан
абынмыйк,
Сабыр канатлары
сынмасын.
Бер ялгыш –
мең бәла булып,
Кире әйләнеп
кайтмасын.
***
Өмет
Өмет кешене яшәтә,
Өмет кешене яшәртә.
Өмет кешене чит
илләргә,
Алып китеп эшләтә.
“Өметсез шайтан”, –
диләр
Өметләр өзелмәсен.
Өметсез калып йөрәкләр
Урталай киселмәсен.
Өмет белән яшәгез,
Өмет белән эшләгез.
“Бетте инде, булмас”, –
диеп
Башыгызны имәгез,
Өметегезне өзмәгез!