Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Ни өчен туй кызыл булырга тиеш?

 Расим Хабибуллин
Расим Хабибуллин

Җәмәгать, кайдан татарларда “Кызыл туй” дигән төшенчә барлыкка килгәнен беләсезме? Ни өчен туй кызыл булырга тиеш?

Әйе, хакимияткә кызыллар килгәнче безнең татарларда яшьләргә никах укыла иде дә, яшьләр ирле-хатынлы булып яңа тормыш башлап җибәрә иделәр. Кызыллар килгәч татарларның туйлары кызарды. Аракы эчеп кызарып, бүртенеп утыра башладылар.

Никах укыту да “идән астына” төште, никахтан соң инде, һичшиксез, “Кызыл туй” уздырыла, һәм шунда инде яшьләрне килгән кунаклар “Горько” кычкырып үбештерәләр. Нинди ямьсез күренеш, әмма инде татарларыбыз бу күренешкә шулчаклы ияләшеп киттеләр ки, хәтта татарчалап “Әче”, дип тә кычкыралар. Ягъни мәсәлән, яшьләргә ачы язмыш телиләр. Чыннан да яшь гаиләләрнең язмышлары ачы була башлады.

Хакимияткә кызыллар килгәнче татарларның ике-өч авылга бер аерылышу булса, хәзер инде 3 никахның 2 се аерылышу белән тәмамлана.

Әлбәттә, бүген никахны яшерен рәвештә генә укытмыйлар... әмма никах укыганнан соң вәгазьнең ахырында: “Җәмәгать, әгәр инде әле тагы туй да уздыра калсагыз, уздырмасагыз тагы да яхшы, берүк аракысыз гына уздыра күрегез, менә шушы никахта безнең Аллаһыга ялварып кылган догаларыбызны җилгә очыра күрмәгез, Иблисне шатландырмагыз”, диебрәк әйтсәң, “Хәзрәт андый туй аракысыз булмый инде, гомер буена туйлар аракы белән уздылар, без генә кешедән артка кала алмыйбыз”, диләр, күпчелек вакытта яшьләрнең ата-аналары.

Шаккатмалы инде, нинди начар гамәл бар, шулар хакында: “гомер буе кылынган гамәл”, дип, күзләрен дә йоммый әйтәләр. Ә менә синең: “Бабаларыбыз мең елдан артык биш вакыт намазларын калдырмаганнар”, дип әйтүеңә колак та салмыйлар. Әле шулай әйтүчеләр татар халкы, тел, милләт, дин турында гәп куертырга яраталар. Горбачёв әйтмешли, парадокс килеп чыга.

Ничек итеп инде Раббыбыз Аның боерыкларын үтәргә теләмәгән халыкның телен, милләтен сакласын ди. Киресенчә, Аллаһы әйтә: “Мине искә алмасагыз, әмерләремне үтәмәсәгез, мин сезне башка халык белән алмаштырам”, дип кисәтә. Әйе, безне башка халык белән алмаштырырга күп калмады инде, ана телендә сөйләшү юк, ата-аналарга хөрмәт бетеп бара, ислам диненә кайтырга форсат та туган иде, тик инде милләтебезне исламга чакырасы урынга җиң сызганып секталарга чакыралар.

Аллаһы Тәгалә, Аның Пәйгамбәре (с.г.в.) әйткән сүзләргә колак салу юк, безгә БӘЙРӘМНӘР җитми, “гүләт” итәргә яратабыз, дин сәүдәгәрләре икмәкләренә калын итеп май сөртергә өйрәнеп киттеләр. Алар ислам дине галимнәренә һәйкәл ачу белән мәшгульләр. Шуның өчен халкыбызда “Кызыл туй”лар һаман дәвам итә.....