Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул – һәрберебезгә якын, беренче сүз. Әни куллары – иң мәрхәмәтле, назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә булса да, аңа әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Шушы матур бәйрәм уңаеннан улларыбыз, кызларыбыз белем алган Балтач гимназиясенең 4 б сыйныфы безне кунакка дәште. Балаларыбыз укытучылары Рамилә Ураловна белән берлектә бик бәйрәмгә чарасы әзерләнгәннәр иде. Сыйныфыбызның дус, тату һәм бердәм булуын күреп бик сөендек. Укучылар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бүләккә дип безнең портретларыбызны да ясаганнар хәтта. Укытучыбызның: “Кадакны суырып алганнан соң нинди эз кала, балалар, әгәр сез əнилəрегезгə авыр сүз əйтсəгез, йөрəкләрендə мəңгелек эз кала, шуны онытмагыз!”, дип гади мисаллар аша әниләргә хөрмәт тәрбияләве күңелләрне нечкәртте. Әмма аңа карамастан əни кеше үзенең баласын гел яклый, мактый, гафу итə, дип тә өстәве ана йөрәнең ни кадәр олы булуын ассызыклады. Бәйрәм бик кү
Кадакны суырып алганнан соң нинди эз кала яки Балтач гимназиясендә әниләр бәйрәме (+фоторепортаж)
30 ноября 201830 ноя 2018
100
1 мин