Нефтьчеләр мәйданын үзгәрешләр көтә. Бу уңайдан проект семинары уздырылды.
Алар алдына «Сез Нефтьчеләр мәйданының нинди булуын телисез?» соравы куелды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов семинарны ачып, мондый сөйләшүләрнең зарурлыгын билгеләп үтте.
Бүген бу урыннар әлмәтлеләрнең иң яраткан урыннары. Проект семинарларында яңгыраган бер генә тәкъдим, фикер дә кәгазьдә калмый, барысы да исәпкә алына.
- Нефтьчеләр мәйданын реконструкцияләү соравы белән бернничә ел шөгыльләнәбез. Нефтьчеләр ягыннан да, проектчылар тарафыннан да тәкъдимнәр күп булды, - дип искәртте Айрат Мөхәммәтҗанов.
«Татнефть»нең Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин да шәһәрнең үзәге булган мәйданга үзгәрешләр кирәклегенә басым ясады.
Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина билгеләп үткәнчә, иң массакүләм чаралар биредә уза. Ел саен 1 Май бәйрәменә, җиңел атлетика кроссына 8,5 мең кеше җыела. Җиңү көнендә «Үлемсез полк» акциясе дә шушыннан башлана. Бу 15 мең кеше дигән сүз. Нефтьчеләр көнендә Россия йолдызлары чыгыш ясаганда мәйданда аяк басар да урын булмый. Ә инде кышкы бәйрәм чараларында катнашучылар саны 85 меңгә кадәр җитә.
- Мәйданга үзгәрешләр кирәк. Артистлар чыгыш ясаганда гримерка, аппаратураларны саклау белән шактый гына проблемалар килеп туа. Нефтьчеләр мәйданы үзенең билгеләнешен саклап калыр дип ышанабыз, - диде мәдәният идарәсе начальнигы.
Архитектура идарәсе җәйге сезонны ике вариантта эшләгән.
Кайбер фикерләр каршылыклар да тудырды. Мисал өчен, хәзерге сәхнә урынына амфитеатр урнаштыру кирәклеге әйтелгән чыгыш та булды.
- Утыру урыннары аз булачак, аннан мәйдан да кечерәячәк, - диделәр моңа каршы.
Эвакуация юллары, санузеллар, капкалап алу зоналары ясау хакында да сүз алып барылды. Яшьләр иркен мәйдан яклы.
Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.