Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Үрнәк гаиләләр шундый була

Бүген сезне Төрекмән авылында шактый озын, гыйбрәтле, күркәм гомер кичергән соклангыч гүзәл пар — Миңниса апа һәм Мөрсәлим абый Нуретдиновлар белән таныштырырга булдым.

Алар авыл башында, гаҗәеп бер матур йортта яши. Җәй көне йорт тирәләрен гүзәл бакчага әйләндерә бу икәү. Күз явын алып торган чәчкәләр, җимешле куаклар, акрын гына сәламләп каршы алган кебек. Мөрсәлим абыйның үз куллары белән ясаган төрле уңайлы корылмалар да сокландыра. Үз гомерендә нинди генә эшләр башкармаган ул. Бигрәк тә йортларының бизәлеше бар кешене дә таң калдыра. Аларга кайчан гына барып керсәң дә, һәрвакыт якты чырай белән каршы алалар, бу инде үзенә күрә олы хөрмәт билгесе.

Нуретдиновларны авылда һәм шәһәрнең үзендә дә белмәгән кеше бик аздыр. Ни өчен дигәндә, алар икесе дә бик хәрәкәтчән, олы җанлы кешеләр. Туганнарда өмә икән — алар анда, кемгәдер киңәш кирәк булса — акыллы сүзләрен җәлләмиләр. Җәмгыятьтә, авылда нинди генә вакыйга булса да — Миңниса апа уртасында кайный. Шундый тынгысыз җан ул. Төрекмән мәктәбе ябылу хәбәрен Миңниса Хәсәнбасарый кызы бик авыр кабул итте, аны калдырту өчен кайда гына мөрәҗәгать итмәде. Тик нишлисең, кыскарту җилләре мәктәпне урап узмады шул. Гомумән, икесе дә алар беркайчан да бернәрсәгә битараф булмады.

Бу җәйләр искиткеч матур чәчәкләргә, җиләккә бик бай булды. Төрекмән тау битләре мул җимешләре белән сыйлады халыкны. Бу гаилә белән бергәләп җиләк җыю насыйп булды. Аларның тау итәге астында моңсу гына, үлеп бетеп барган бер чишмәне күреп, аның буйларына ямь кертик дип агачлар, куаклар утыртулары сокландырды мине.

Нуретдиновларның гаилә корып яши башлаганнарына озакламый 60 ел тула. Аңарчы алар ике елдан артык очрашып йөри. Ап-ак йөзле, зур, кара күзле, бөдрә чәчле Миңнисага сокланмаган егет калмагандыр. Әмма Мөрсәлим абый тәртиплелеге, уңайлы сыйфатлары белән үзенә гашыйк итә чибәр кызны. Шулай итеп, 1960 елның 28 декабрендә үзе уңган, үзе чибәр Миңниса бәләкәй генә каравылчы йортына килен булып төшә.

Әйткәндәй, аларның икесенең дә бала-чагы ачы сугыш елларына туры килә. Ачлыкның да, авыр эшнең дә ни икәнен алар үз җилкәләрендә татыган. Шуңа күрә бу гаиләдә беркайчан да исраф, әрәм-шәрәм итү, дигән нәрсәгә урын булмый. Алар булган ризыкның, тапкан малларының кадерен белеп гомер итә. Мәхәббәтле гаиләләренә Мөрсәлим абыйның әнисе дә сыя. Миңниса апа бианасы белән 25 ел гомер кичерә.

Нуретдиновлар берсеннән-берсе уңган, акыллы өч малай үстерә. Аталары кебек өчесе дә оста куллылар, тормыш иптәшләре өчен — ышанычлы гаилә башлыгы. Үзләре йортлар салып, матур дөнья көтәләр.

Мөрсәлим агадан тормышыгызның, гаилә бәхетегезнең асылы нидән тора дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: «Гаиләдә һәрберсе үз вазыйфасын белергә тиеш. Һәркем үз эше белән мәшгуль булганда бер-береңнән гаеп эзләргә вакыт та, форсат та калмый. Бер гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый инде ул. Андый чакта ничек тә булса берең тукталып калырга, юл бирергә кирәк. Шулай булганда, гаилә таркалмый. «Мин» дигән сүзне онытырга кирәк. Бу — синеке, монысы — минеке дигән нәрсә бездә гомердә дә булмады. «Без» дип яшәдек, бөтен эшне бергәләп эшләдек».

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип санаган Мөрсәлим Мөслим улы акрын гына хатирәләр йомгагын сүтә. «Миңниса апагызның бу дөньяда текмәгән әйбере калмагандыр ул: башлык, бүрек, түбәтәй, куртка, күлмәк, чалбар, пальто — санап бетергесез. Ул чигү чигүләр, бәйләү, бер белмәгән кул эше юктыр, мөгаен. Ел саен 100гә якын как кына коя, күләмен 20шәр генә см санасаң да, 20 м как килеп чыга. Искиткеч файдалы ризык бит. Калган кайнатмалар турында сөйләп тә бетерерлек түгел».

Алар шулай тиешлесен, кирәген, файдалысын гына ашауда кулланалар, шуңа да икесе дә сау-сәламәт, зифа буйлы. Биек Төрекмән тауларына менеп, җир җиләге, сырганак, гөлҗимеш җыялар. Дару үләннәре җыюмы, һәртөрле төнәтмәләр ясаумы — барысын да Миңниса апа белә, кызыксынган кешегә өйрәтә һәм рәхәтләнеп юмарт бүлешә. Шуңа күрәдер инде һич картаерга ашыкмый бу пар. Уңган хуҗабикә әйтүенчә, ул тумыштан яңа һөнәр өйрәнергә яраткан. Үзе үскән урамында берәрсенең ниндидер яңалык үзләштерүен ишетсә, шундук барып өйрәнгән, күп очракта үзеннән нәрсәдер өстәп, яхшыртып та куйган.

Шунысын да әйтергә кирәк, Нуретдиновлар икесе дә намазда, хаҗилар. Белгән гыйлемнәрен арттырып һәм бүлешеп яшиләр.

«Яшьлегегезгә кире кайтыр идегезме?» — дип сорадым Мөрсәлим агадан. «Юк, — дип җаваплады ул. — Кабатлау — ул кызык түгел, минемчә. Ә шулай да әлеге гомер биеклегеннән карап, кайбер эшләрне яхшырак башкарыр идем. Бәлки, сәнгать юлыннан киткән булыр идем. Мин бит Казанга барып сәнгать уку йортына кердем, имтиханнарны яхшы тапшырдым. Шул чакта директор: «Әллә кайлардан килгән балалар бар, хәтта Кыргызстаннан да. Керә алмадык дип кире кайтмыйлар бит, шулай ерактан килеп», — дип мине бер балага урынымны бирергә үгетләде. Мин риза булсам да, булмасам да кайтып киттем инде кире туган якка». Әйе, ул чор татар баласы тыңлаучан да, басынкы да булган шул.

Шактый гомер узгач, форсат табып, Мөрсәлим ага ул чактагы «Техника йорты» мәдәният сараена курсларга йөреп, музыкаль һәм сәнгать белемен тирәнәйтә. Буш вакытында ул пианинода, баянда уйный, шулай гаиләсенә үзенчәлекле кечкенә «концертлар» күрсәтә.

Заманында ул фрезер станогында да эшләгән. Мәктәп балаларын аңа экскурсиягә дә йөрткәннәр. Шул чор балалар аның күркәм рәвештә дәрес биргәнен һаман сокланып сөйлиләр. Олы башын кече итеп, тырышып укучыларда бу һөнәргә кызыксыну уята ул. Бу вакыйгалардан инде шактый гомер узса да, күңелләрендә Мөрсәлим аганың кешелекле булуы уелып калган.

Икесе дә тынгысыз Миңниса апа һәм Мөрсәлим абый тирә-яктагы хәлләр белән һәрвакыт кызыксынып тора. Яшьләрнең җир эшенә, ә хатын-кызның кул эшенә битараф булулары аларны бүген бик борчый. Дөнья булгач, төрле хәл булырга мөмкин. Әмма ни булуга карамастан, адәм баласы кыенлыкларны җиңеп чыгарга әзер булырга тиеш. Ә бит бүген һәр психолог кул эшенең нервлар системасы өчен бик яхшы тәэсир итүен исбатлый. Ә инде үз кулы белән башкарган эшнең нәтиҗәсе кешенең кәефен, дәрәҗәсен, абруен күтәреп җибәрә. Депрессия дигән чир белән дөнья тулган, ә аның дәвасы — кул эше, иҗади хезмәт.

Сугыш еллары да аларның хәтереннән чыкмый. Күпме кеше һәлак булган, ул корбаннарның күбесе сугыш яланында башын салса, ә шактый өлеше — һич аңлатып бетергесез система корбаннары. Бу хәлләр кайчандыр ачыкланыр, әмма шунсыз җәмгыятьтә гаделлек булмаячак, дип фикерли Мөрсәлим ага.

Әйе, аларның тормышлары төрле буяуларга буялган. Хәтта ерак Себергә дә барып бәхет сынап кайткан бу гаилә. Анда да уңганлыклары, тырышлыклары белән ихтирам казаналар. Менә шундый төрле, гел кискен үзгәреп торган мохиттә бәхетле булып калыр өчен хезмәтне сөяргә һәм аек акыл белән эш итәргә кирәк. Калганы инде Аллаһ Тәгалә насыйбында, дип фикерли алар. Әйе, ризалашмый булмый, бик төпле фикерләр бу. Хезмәт сөю, тырышлык һәрвакыт тотрыклы тормышның бер чыганагы булып тора.

Нуретдиновлар бүген тигезлектә, мәхәббәттә күркәм картлык кичерәләр. Аларның дүрт оныклары, өч оныкчалары бар. Балаларының, оныкларының, туганнарының ихтирамына сөенеп-куанып, булганына шөкер итеп, киләчәккә якты өметләр белән яши күркәм пар.

Искиткеч тырыш гаиләне гомер бәйрәме уңаеннан авыл халкы чын күңелдән котлый. Хәерле, сау-сәламәт, озын-озак гомер телиләр аларга авылдашлары.

Гөлсем МАНСУРОВА.

Алсу ИБРАҺИМОВА фотосы.