Шушы көннәрдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Халыкара эшкуарлык атнасы кысаларында «Алга, Башкортстан!» актив инвесторлар клубының икенче утырышы узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук төбәк биләмәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр вәкилләре катнашты.
— Бүген монда эре предприятиеләр җитәкчеләре җыелган, һәм сезгә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, — диде Радий Хәбиров. — Без бергә катлаулы чорны узабыз. Әмма, барлык кыенлыкларга карамастан, республикада инвестицияләр үсеше 4 проценттан артык. Бу күп очракта сезнең эшегез аркасында башкарыла. Без инвестицияләр җәлеп итү өчен мөһим корал — «Алга» махсус икътисади зонасы алдык. Мин 2021 елда анда беренче производство барлыкка килер дип ышанам, һәм без биләмәне киңәйтү турында уйлый алабыз.
Башкортстан Башлыгы иң актив инвесторларга һәм бизнес вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Җитештерү уңышлары һәм республика үсешенә керткән өлеше өчен Октябрьскийның «Пакер» фирмасы директоры Марат Нагуманов «Салават Юлаев» ордены белән бүләкләнде. Марат Мирсат улын мәртәбәле бүләк алуы белән чын күңелдән тәбриклибез, җаваплы эшендә уңышлар телибез.