Туймазы татар дәүләт драма театры «Башмагым» пьесасын сәхнәләштерде
Быелгы ел театрлар өчен бик авыр булды. Пандемия аркасында коллективларга онлайн тәртиптә эшләргә туры килде. Сәнгать сөючеләр артистлар белән «тере» аралашуны зарыгып көтте. Тамашаны турыдан-туры карауны бернәрсә дә алыштыра алмый шул.
Ниһаять, эпидемиологик таләпләр бераз йомшартылгач, сентябрь уртасыннан мәдәният учаклары эшли башлады. Озын тәнәфестән соң, Туймазы татар дәүләт драма театры да үз ишекләрен ачып, халыкны яңа спектакльләре белән сөендерде.
8 декабрьдә янә бер премьера узды. Хәбибулла Ибраһимовның әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Башмагым» комедиясе «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куелды.
Спектакльне Туймазы театрының баш режиссеры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Муллабаев сәхнәләштерде. Әсәрнең рәссамы — Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, костюмнар остасы — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, композиторы БРның атказанган сәнгать эшлеклесе — Илшат Яхин, балетмейстеры — БРның атказанган артисткасы Чулпан Аскарова, хормейстеры — БРның атказанган артисткасы Нурия Басырова.
Режиссерның бу пьесага мөрәҗәгать итү сәбәбе нәрсәдә икән? «Беренчедән, мондый милли классик әсәрләр һәр театрның репертуарында булырга тиештер, халык аларны яратып кабул итә. Пьеса 100 ел элек язылуына карамастан, бүген дә актуальлеген югалтмый. Ул кешелек тормышы, мәңгелек кыйммәтләр турында уйлануларга этәрә. Мин әлеге спектакльне беренче тапкыр кечкенә чакта Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры сәхнәсеннән караган идем, кайбер өзекләре хәтеремдә әле дә саклана. Анда төп рольләрнең берсен — Җиһан карчыкны әтием Биктимер Муллабаев уйнаган иде. Спектакль миңа, бәлки, шуңа да якындыр. Бүгенгесендә дә әби ролен ир-ат — Данил Нуриханов башкара. Гомумән, актерларны сайлаганда вокал сәләтләренә игътибар итәргә тырыштым, чөнки бу музыкаль комедия, башыннан ахырына кадәр җыр белән үрелеп бара. Бөтен җырлар да тере тавышка башкарыла», — диде ул.
Әсәрнең нигезендә мәхәббәт темасы ята. Сюжеты әллә ни катлаулы түгел. Ул алтын белән чигелгән югалган башмаклар тирәсендә корылган. Вакыйгалар ХХ гасыр башында бара. Затлы нәселле Сәрвәргә Җиһан әби Галимҗан исемле егеттән сөю хаты китерә. Кыз ахирәтләре белән серләшә. Ул әтисе Кәрим байдан курыкса да, җавап хатын язу турында уйлана. Кәрим бай базардан күчтәнәч, бүләкләр белән кайтып төшә. Кызына карап туймаслык башмаклар да алган ул. Бу затлы туфлиләр күз белән каш арасында юк була. Кызларны кызык итәр өчен генә башмакларны яшергән Галимҗанның уенда — Сәрвәр. «Һәрбер сыңар башмак өчен ун кат үптерми бирмәм» дигән өметтә ул. Барча халык, бай кушуы буенча, дөнья бетереп башмакларны эзләргә тотына. Бай хәтта шымчыларны да яллый.
Бу ыгы-зыгы арасында Җиһан әби Сәрвәрне Галимҗан белән очрашуга алып килә. Яшьләр үзара аңлашалар, егет кызга туфлиләрен кайтара, мәхәббәт тантана итә. Югалган кызны эзләргә чыккан барча туганнары яшьләргә юлыга. Килеп туган четерекле хәлләрдән Галимҗан оста чыга. Ул зирәклеге, кыюлыгы белән алдыра. Егет белән кыз кавыша. «Әгәр башмаклар булмаса, бу «бәлаләр» булмас иде», дип җырлый халык.
Спектакльнең кыскача эчтәлеге шундый. Х. Ибраһимовның әсәрен бик хисчән, матур итеп сәхнәләштерде туймазылылар. Моңсуланып утырырга урын булмады. Атмосферасы төгәл табылган, сәхнә корылышы, костюмнарның сайланышы бик уңышлы. Бер артык әйбер дә юк — бар да зәвык белән кирәкле микъдарда эшләнгән. Уй-кичерешләр, бигрәк тә мәхәббәт хисе җыр аша аңлатылды. Җыр көенә вакыт-вакыт биисе килеп утырды.
Актерлар уены искиткеч мавыктыргыч, бер генә мизгелгә дә тамашачыны «ычкындырмады». Төп геройлар — Сәрвәр (Динара Вахитова) белән Галимҗан (Айдар Хөснетдинов) — бер-берсенә бик килешле сайланганнар. Аларның тыйнаклылыгы, сөйкемлелеге, саф хисләре соклану уята.
Җиһан әби (Башкортстанның атказанган артисты Данил Нуриханов) исә бөтен спектакльнең әйдәүче, хәрәкәтләндерүче көче булды. Аңардагы җиңеллек, җитезлек, зирәклек искиткеч, сәхнәдә орчык кебек бөтерелеп йөри ул.
Гомумән, һәр артист үз ролен зур ихласлык белән башкарды. Шуңа күрә дә спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Ахырдан бөтен зал бердәй булып, аягүрә басып, режиссер һәм актерларның талантын, бай иҗади хыялын рәхмәтле алкышлар белән югары бәяләде. Сәнгать сөючеләрнең үзләренә дә сүз бирик.
Ирина:
— Үзебезнең Туймазы театры спектакльләренә яратып йөрим. Бүгенгесе чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәме булды. Спектакль бик җиңел кабул ителде. Актерлар уйнавына сокланып, матур җырларны тыңлап, рәхәтләнеп ял иттек. Гомумән, театрга яңа режиссер килгәч, ул тагы да җанланып китте, репертуары кызыклы әсәрләр белән баетылды. Кайбер актерларны үзем өчен икенче яктан ачтым. Театрыбыз киләчәктә дә шундый матур спектакльләр белән сөендереп торсын.
Гөлүзә:
— Дөнья мәшәкатьләре белән спектакльләргә йөрергә җае чыкмый иде. Бүген менә, ниһаять, ахирәтем чакыруы буенча килдем. Тамаша буе тын да алмый артистларның уйнавын күзәттем. Уйнау дип әйтү дөрес тә булмас кебек, һәр актер үз роленә шулкадәр килешкән, алар әсәрдәге тормыш белән яши. Спектакльләргә йөрмәгәнемә хәтта үкенеп тә куйдым, хәзер бу хатамны төзәтәчәкмен.
Айсылу:
— Музыка, җыр-биюләр, юмор, тормыш зирәклеге, игелеклелек белән тулы спектакль бик уңышлы булды. Ике сәгатьлек тамаша бер сулышта узды. Сюжетның көтелмәгән борылышлары, геройларның үткен шаяртулары һәм актерларның искиткеч уены күңелләргә үтеп керде. Афәрин, туймазылылар!
... Әйе, тамашачылар белән килешми мөмкин түгел, «Башмагым» премьерасы бик уңышлы узды. Театр коллективын һәм сәнгать сөючеләрне бу вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Спектакль озак еллар дәвамында театр репертуарын бизәр, дип ышанабыз.
Алсу ИБРАГИМОВА.