Русия Конституциясе көне уңаеннан 20нче мәктәп нигезендәге «Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы» ведомствоара кадет сыйныфлары курсантлары тантаналы рәвештә ант кабул итте.
Кадетларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен РФ тикшерү комитетының БР буенча идарәсе җитәкчесе, юстиция генерал-лейтенанты Денис Чернятьев, БР хәрби комиссариатының гражданнар белєн эшләү бүлеге начальнигы, запастагы генерал-майор Игорь Харченко, Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов җиткерде.
Тантаналы чарада РФ Оборона министрлыгының 147нче хәрби автомобиль автоинспекциясе (төбәк) начальнигы, майор Е. Збицкий, БР «Юнармия» Бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәтенең төбәк бүлеге начальнигы А. Зиннәтуллин, Русия ДОСААФ-ының төбәк бүлеге рәисе И. Нурмөхәммәтов, аның урынбасары Г. Мануйлина, Ырынбур казак гаскәрләренең Уфа бүлеге атаманы М. Дементьев, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча төп идарәсенең Туймазы районара күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге начальнигы Олег Лазарев, Октябрьский шәһәренең сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе М. Галләмов катнашты.
Мәгълүм булуынча, «Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы» төзү турында карар 2019 елның 1 октябрендә БР «Юнармия» хәрәкәте төбәк бүлеге карары нигезендә кабул ителде.
2020 елның августыннан әлеге проектның штабы Октябрьский биләмәсендә урнашты. Ә инде агымдагы уку елы башыннан 20нче мәктәп нигезендә «Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы» кадет сыйныфлары ачылды.
Илебездә моңарчы охшашлыгы булмаган проектка РФ Тикшерү комитеты, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ДОСААФ, Ырынбур казак гаскәрләре кураторлык итә.
Кадет классларында шәһәрнең бар мәктәпләре укучылары да шөгыльләнә ала. Бала физик яктан үсешкән булырга, сәламәтлек торышы буенча чикләүләр булмаска һәм яхшы билгеләргә өлгәшергә тиеш. Кадетлар белән ведомство офицерлары һәм педагоглар эшли. Белем бирү гамәлләренә хәрби хезмәт нигезләре, патриотик һәм физик тәрбия бирү, парашюттан куллану, ату, тактик-махсус әзерлек керә. Укучылар шулай ук патриотик чараларда, ветераннар белән очрашуларда, батырлык дәресләрендә катнаша.
Кадет сыйныфларын тәмамлаучылар имтиханнарны һәм физик әзерлек нормативларын уңышлы тапшырган очракта, РФ Тикшерү комитеты, гадәттән тыш хәлләр һәм оборона министрлыкларының югары белем бирү учреждениеләренә укырга кергәндә өстенлеккә ия була.
... Ант итү чарасы барышында Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкының кадетлар төркеменә вице-кече сержант дәрәҗәсе бирелде.
Тантананың төп каһарманнары – яшь кадетларга сүз бирик:
Кирилл Мамонтов: "Юнармияче"ләр хәрәкәтенә кушылганыма инде 3 ел тулды. Кадет классы ачылуын ишеткәч тә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган юнәлешкә язылдым. Ни өчен аны сайладым дисезме? Минем бәла-казага тарыган кешеләрне коткарасым, авыр хәлгә юлыгучыларга ихлас күңелдән ярдәм итәсем килә. Коткаручы эшендә бары тик бу һөнәрне чынлап яраткан, аңа бар йөрәге белән бирелгән кешеләр генә эшли аладыр дип уйлыйм. Шушы уй-фикерләр миңа иртән торып, күнекмәләргә йөрергә, төрле белемнәрне үзләштерергә этәргеч бирә. Кадет классында без физик халәтне генә түгел, ихтыяр көчен дә ныгытабыз. Шулай ук үз-үзебезгә карата таләпчән, җаваплы, дисциплиналы булырга өйрәнәбез".
Альберт Ибәтуллин: "1 сентябрьдән казак гаскәрләре юнәлешендә шөгыльләнәм. Әлеге вакытта хәрби сафта йөрү нигезләрен өйрәнәбез, ант итүгә әзерләнәбез. Кадет классында бик ошый, биредәге катгый тәртипкә тиз ияләштем, моңа спортны яратуым да булышкандыр. Мин 6 ел самбо, көрәш түгәрәгенә йөрдем, шуңа физик әзерлегем яхшы".
Алсу Янгирова: "Мин РФ Тикшерү комитетының «Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы» халыкара кадетлар классында шөгыльләнәм. Аңа кадәр, 2018 елдан, "Юнармия" бөтенрусия балалар һәм үсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең урындагы бүлегенә йөрдем. Мондый юнәлештә белем алу төрле яклап файдалы. Ул яңа белем-тәҗрибә бирә, бу күнекмәләр киләчәктә һөнәр сайлаганда, югары уку йортына кергәндә мотлак кирәгәчәк. Әлеге хәрәкәт мине уңай якка үзгәртте, ихтыяр көче, ныклык бирде, үз-үземә ышанычны арттырды".
Карапетян Афтандил: "Мин ДОСААФ сыйныфын сайладым. Анда без физик әзерлек буенча һәм транспорт чараларына кагылышлы күнекмәләр алабыз. Моннан тыш гомум белемне үстерү өчен дә мөмкинлекләр бар. Гомумән, минем фикеремчә, кадет классында уку яшь буынга киләчәктә яхшы һөнәргә ия булырга, тормышта үз урынын табарга булыша. Үскәч мин хәрби юлны сайларга, Ватан иминлеген сакларга телим".
Лилия ГАБИТОВА.