Найти в Дзене

Түбән Бәрәскә мәчете төзекләндерелгәнче нинди иде?

11 декабрь көнне Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы мәчете, берничә ел төзекләндерелгәннән соң, яңадан ачылды. Әлеге ике катлы, зур, мәһабәт таш мәчетне атаклы сәүдәгәр Ибраһим Борнаев, Әби патшадан рөхсәт алып, үз хисабына 1769 елда салдырган булган.

Мәчет төзетүченең шәҗәрәсе дә билгеле: Ибраһим бине Йосыф бине Әснай (Иснай) бине Исән­кол бине Борнагол.

Ш. Мәрҗани И. Борнаевны түбәндәгечә искә алган: «Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күпсанлы мәчет­ләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изге­лекләр дә эшләп калдыра... Бәрәскәдә Ибраһим бине Йосыфның таштан төзеткән зур пулат­лары, каберлегендә тимер ишекләр белән ясат­кан таш стенасы, күп басулары, урман-җирләре һәм сулары булган». Мәрҗани хәзрәтләре, Ибра­һим Борнаев һиҗри 1201 елның шәгъбан аенда вафат булган, дип бераз ялгышкан, чынлыкта ул 1198 елның шәгъбан аенда бакыйлыкка күчкән. Милади ел белән билгеләсәк, бу дата 1784 елның августына туры килә.

Кызганычка каршы, 1930 елда мәчет ябылган һәм 2010 елга хәтле клуб булып хезмәт итте. Фәнни экспедицияләребез вакытында без аны фотога төшергән идек. Элегрәк мәчет менә мондый иде:

-2
-3
-4
-5

-6

Мәчетнең хәзерге күренеше:

-7

Мәкалә һәм фотоларыбыз ошаса, "лайк" куегыз, каналга язылыгыз.