“ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ВӘГАЗЬЛӘРЕ” китабыннан:
“Хәтта Аллаһ Раббыбыз әйтә: кайберәүләрегезне кабат Җир йөзенә җибәрермен, - ди. (Кайсы аятьтә? Р.Х) Менә монда да бик зур мәгънә ята. Хәзер фәнни телдә реинкарнация, дигән гамәл бар. Кабат җир йөзенә яшәргә киләбез, дигән. Без әйтәбез: әй, ул фәлән тормышта яши, шуңа намаз укый, аңа җиңел, дибез. Яисә фәлән кеше бай, аңа сәдака бирүе җиңел. Аллаһ Тәгалә безне кабат дөньяга китерергә мөмкин. Ике тормыш бирә ала икән. Җавап сораганда, менә син ике тормышта яшәдең, анысында да, монысында да имансыз идең, дияргә мөмкин. Уйлап, фикерләп карар хәлләр бик күп”.
Китапның ничәнче елда чыкканы да, кайда бастырылганы да күрсәтелмәгән, 1 нче китап, дип кенә язылган, 169 бит.
Менә шушы китапны укуны дәвам итәбез - “Җәлил хәзрәт вәгазьләре”. Ислам динендәге имам (бүген баш казый) нәрсә сөйләсә дә ярый дип уйлый күрәсең. Имам кеше үзенең әйтәсе сүзен катлы-катлы тикшерергә тиеш, ялгыш хата җибәреп мөселманнарны юлдан яздырмас өчен. Ул яза: “Көнчелек Иблисне шушы хәлгә төшерде. Ул исә фәрештәләрнең дә иң галиме, иң укымышлысы иде. Газазил исемле фәрештә иде ул. Һәм менә ул көнчелек аркасында Иблис ләгыйньгә әйләнде. Үзен Аллаһ Тәгаләдән өстен куйды. Бу –дөньяда эшләнгән беренче гөнаһ булды. Һәм бу гөнаһ – көнчелек нәтиҗәсендә”. (36 бит)
Ә Коръәндә: “Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты”. (18. 50)
“Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең дә бер-ике хәдисе бар: Берсе: энҗене дуңгыз аягы астына сипмәгез, -ди”. (72 бит)
Из Библии (церковно-славянский текст) Евангелии от Матфея (гл.7, ст.6) приведены слова Нагорной проповеди Иисуса Христа (рус. пер): «Не давайте святыни псам и не бросайте жемчуга вашего перед свиньями, чтобы не попрали его ногами и обратившись, не растерзали вас»
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кем минем исемнән мин әйтмәгән сүз әйтсә, ул үзенә тәмугтан урын хәзерләсен!” Бухари 109
Инде мөселманнарның башын катырып, әле һаман да, мөселманнар өчен кабәхәт булган гамәлләрне “татарларның гореф-гадәтләре (традицияләре)”, дип бәлешсез калудан куркып үзенең тузга язмаган сүзләрен сөйләүне дәвам итә. Бәлешсез калудан куркасың икән, син мөселманнарны якыннарың үлгәнне көтеп ятмыйча, ел саен Коръән мәҗлесе уздырырга чакыр. Әгәр мөселманнар ел саен бер генә тапкыр Коръән мәҗлесе уздырсалар да, андый мәҗлесләргә имамнар йөреп өлгерә алмаслар иде. Юк шул, аңарга мөселманнарны исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләр кылырга чакыру уңайлырак. Менә Җәлил әфәнде нинди “дәлилләр” китерә кабәхәт гамәлләрне аклап:
“Әгәр балаларыбызны аш мәҗлесләре үткәрүдән туктатсак, алар безнең кабергә алма белән печенье куячак
Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә, соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар.
Чиркәү әһелләреннән кергән тәртип түгел бу. Әби-бабаларыбыз христианнарга охшамас өчен бөтенесен эшләгән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, берничек тә кабул итмәсләр иде.
Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз урыска, попларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Югыйсә, башларына кепка кияләр дә озын сакал үстерәләр: мөселманмы, христианмы – аңламассың!
Әбиләребез дә “монашка”ларга охшамас өчен озын кара күлмәк кимәгән. Киресенчә, аксыл, якты төсләргә өстенлек биргән. Яулыкны да татарча булсын, аерылып торсын, дип җәеп бәйләгәннәр. Алар үзенчәлекне шулай саклаган. Төймәне дә тәре ясап, аркылы-торкылы түгел, тишектән тишеккә такканнар. Тастымалны, уртада тәре була дип, дүрткә бөкләмичә таслап бөклиләр иде. Төеннең дә очлары бау буйлап китә, урысларныкы исә аркылы, тырпаеп тора. Хәтта, алайса урыска охшыйбыз дип, әби-бабаларыбыз тозлы кыяр, кәбестә ашамаган, гөмбә җыймаган. Шуңа күрә, “урысларга охшап өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр” дип әйтү дөрес түгел.
Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндергән. Без христианнар арасында яшибез. Әгәр без – имамнар ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар.
Шуңа күрә имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә, “Горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз” дигән нәсыйхәт бар. Коръәндә, “Мүҗәдәлә” сүрәсендә моның дәлиле дә китерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер хатын килеп, “Ирем мине гореф буенча аерды”, – дип дәгъва белдерә. “Талагың дөрес түгел, дип әйт әле”, – дип сорый. “Миңа бу гореф хәрәм дигән аятьнең иңгәне юк, шуңа күрә иреңнең талагы дөрес”, – дип җавап бирә пәйгамбәребез”.
Ә менә мәшһүр галимебез Габдерәхим Утыз Имәни Җәлил әфәнде азау тешләре белән ябышкан гамәлләр хакында туган ягына 1798 елда әйләнеп кайткач нәрсә ди:
Инде эшләп тагы өченче кабахәтлекне,
Тагын китәләр яман юлга җаһиллектән.
Шулдыр анысы: җирләнсә әһле ислам,
Аның рухына җыеп ашатырлар кунак.
Һәм елы, кырыгы, җидесе вә өчендә,
Сыйларлар кунак көчләре җиткәнчә.
Безгә килеп иреште сәләфләрдән ривайәт:
Бик начар, бу эшләрдә күрсәтү тырышлык.
Әгәр аш-су әзерләнсә фәкыйрьләр өчен
Һәм җибәрелсә өйләренә сәдака итеп –
Әйттеләр: ярый, юктыр монда начарлык,
Әгәр чакырсаң өйгә – бу кабахәтлектер.
Әмма ислам динен кәсеп итеп алган кемсәләргә Коръән аятьләре дә, хәдисләр дә, үзебезнең мәшһүр галимнәребезнең сүзләре дә туры юлга күндерми.
Менә бит Җәлил әфәнде нинди "катгый дәлилләр" китерә:
“Төймәне дә тәре ясап, аркылы-торкылы түгел, тишектән тишеккә такканнар. Тастымалны, уртада тәре була дип, дүрткә бөкләмичә таслап бөклиләр иде. Төеннең дә очлары бау буйлап китә, урысларныкы исә аркылы, тырпаеп тора. Хәтта, алайса урыска охшыйбыз дип, әби-бабаларыбыз тозлы кыяр, кәбестә ашамаган, гөмбә җыймаган. Шуңа күрә, “урысларга охшап өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр” дип әйтү дөрес түгел”.
Димәк төймәне татарча таккач, кабәхәт гамәлләрне кылсаң да була икән, бигрәк тә тозлы кыяр белән кәбестә ашамау да көчле дәлил инде мөселманнар өчен.
Аллаһыдан курыкмасаң да, һичюгы кешеләрдән оялырга кирәк тә бит....
Рәсим Хәбибуллин.