Гәзит укучыларыбызга Закуан Төхвәтша улының иҗаты яхшы таныш, аның шигырьләре басмабызда даими чыгып тора.
З. Сәлимшинның иҗади тормышы кинәт башланып китә. Шигырьләрне каты авырулар кичергәннән соң яза башлый ул. Бу сәләт аңа каяндыр югарыдан бирелә кебек. Язылган юллар үзеннән-үзе шигырьгә тезелә. Башына кергән шигъри юлларны ул тиз арада кәгазьгә төшерергә тырыша. Шулай итеп, гомерен электр тәэминатына багышлаган кеше шагыйрь булып китә.
Лаеклы ялга чыккач, ул тулысынча иҗат эшенә чума. Аның шигырьләрендә туган табигатькә соклану, яшьлекне сагыну, мәхәббәт хисе чагылыш таба. Дөньяны, кешеләрне яраткан кеше генә шундый матур шигырьләр иҗат итә аладыр, минемчә. «Тормыш юллары» исемендәге беренче җыентыгын З. Сәлимшин хәләле Галия ханымга багышлый. Галия Һади кызы — шәһәрдә танылу алган табиб, гомер буе халык сәламәтлеге сагында торды. Балалары аның юлыннан китеп, икесе дә медицина өлкәсендә хезмәт сала. Авторның икенче китабы «Йөрәгем сагышлары» исемендә дөнья күрә. Анда мәхәббәт, тугрылык темалары чагылыш таба.
Хәзер Закуан Төхвәтша улының биш китабы бар. Аның каләме астыннан чыккан шигырьләргә төбәктә яшәгән композиторлар да игътибар итә. Авторның Рафаэль Игъдиев, Рифкать Гафаров, Сабира Идиатуллина, Зәбир Шакиров кебек музыкантлар белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә 70кә якын җыр иҗат ителә. Алар Зарина Вилданова, Гүзәл Уразова, Флүзә Хәйруллина, Линар Шәймөхәммәтов башкаруында яңгырый. Шулай ук якташыбызның җырларын радио дулкыннарында да ишетеп була.
«Нур» клубында үткән бүгенге чара да З. Сәлимшинның җырлы иҗат җимешләренә багышланды. Нәфис сүз остасы Гөлнара Хәсәнова иҗат кичәсе диңгезенә алып кереп китте. Алар «Нур» клубы хезмәткәре Раушания Кунаккузина белән Закуан Төхвәтша улының «Аллага шөкер» җырын башкарды. Арытаба сүз авторның үзенә бирелде. Ул иҗатка килү юлын искә төшереп, халкыбыз яратып өлгергән матур җырларны тудыруда катнашкан иҗатташ дусларына рәхмәтләрен җиткерде. Р. Игъдиев, Р. Гафаров, Л. Шәймөхәммәтовлар бу кичәне үткәрүдә үзләре дә катнашты. Шагыйрь яңа шигырьләрен дә укып ишеттерде. Кем белә, бәлки алар да киләчәктә моңлы көйләргә салынып, яңа җырлар барлыкка килер.
Җырлы-моңлы тамаша арытаба дәвам итә. Чарага Уфадан махсус кайткан моң иясе Л. Шәймөхәммәтов үзен композитор буларак та сынап, З. Сәлимшин шигырьләренә көйләр язган. Кичәдә ул шуларны һәм халык җырларын башкарып, чарада катнашучыларны әсир итте. Туймазы районыннан мәдәният хезмәткәре Фәрит Җиһаншин җитәкчелегендә килгән иҗатчылар Алия Закирова, Вәкилә һәм Ингел Әхмәтҗановлар, Кәнзил Миңнуллиннарның чыгышы кичәнең матур бизәге булды. «Нур» клубы артистлары Венер Фәезов һәм Рәзил Фәррәхетдиновның музыкаль күчтәнәчләре дә һәркем күңеленә хуш килде. Р. Кунаккузина, «Задоринки» берләшмәсенең чагу биюләре чарага тагын да ямь өстәде.
Җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барган кичәнең ахырына якынлашканы сизелми дә калды. Аны югары дәрәҗәдә оештыруда зур көч салган алып баручы Г. Хәсәнова, «Нур» клубы хезмәткәрләре (җитәкчесе Р. Фәезова), килгән кунакларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Ахырда кичә сәбәпчесе З. Сәлимшин белән әңгәмәләшеп алу мөмкинлеге тиде. «Минем өчен башкарылган эшләргә бәя бирү, нәтиҗәләр ясау, аларны укучыларым, тыңлаучыларыма җиткерү мөһим. Иҗат кичәсе шушы максатны күзаллап оештырылды. Билгеле сәбәпләр аркасында халык җыю мөмкин булмады. Вәзгыять яхшыргач, киләчәктә тамашачыларны да чакырып, зур чара үткәрергә җыенабыз. Аңа бүген яхшы башлангыч салынды», — дип белдерде шагыйрь.
Үз чиратыбызда, Закуан абыйга планнары тормышка ашуын, иҗат чишмәсе саекмавын, әдәбият, җыр-моң сөючеләрне яңадан-яңа шигырьләр, җырлар белән сөендереп яшәвен теләп, хушлаштык.
Сүз ахырында. Гәзит укучыларыбызга авторның ике яңа шигырен тәкъдим итәбез.
Макта илеңне җырда
Көзен яңгыр ява, кышын буран,
Язын чәчкә аталар гөлләр.
Канга сеңеп калган гадәт бит ул,
Шулай үтә безнең гомерләр.
Тургай җыры, яшел болыннар,
Сүзләр түгел, агыла моңнар.
Назлы уйлар уяталар күңелне
Кушылганда бергә язмышлар.
Егет мактар илен җырларда,
Җирен саклар янә яуларда.
Тик дилбегәсен тотса кулында
Адашмаска барыр юлында.
Күңел җылысын бирер сиңа,
Матур сүзләр дә әйтер сиңа.
Үз бәхетен таба алгач инде
Югалтудан сине ул курка.
Ак халатлы кешеләр
Ак канатлы, ак халатлы җаннар,
Башларымны сезнең алда мин иям.
Җир йөзенең һәрбер җан иясен
Ак җәймәләргә каплагыз диям.
Халкымның рухи көчен сакларга
Янә фәрештәләр булып сез калган.
Җир өстенә гамьсез каза килгән,
Мәхрүм булмасын күпләр бәхеттән.
Ак халатлар бары тышкы сыйфат,
Калганнары яши сезнең күңелдә.
Берәү түгел, меңнәр ярдәм көтә,
Ата-ана, хәтта сабый бала да.
Ак халатны үзең теләп кидең,
Аңласаң да ни буласын алда.
Шуңа һәр җан рәхмәтле бит сезгә,
Безнең яшәү көче сезнең кулда.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.