Җир йөзендә яшәүче миллионлаган кешенең тормыш шигаре бу.
Русиядә 2017 елдан ил Президенты В. Путинның Указы нигезендә 5 декабрь Ирекле ярдәмче (волонтер) көне буларак билгеләп үтелә.
Кем соң ул волонтер? Латинчадан тәрҗемә итсәк, ул ирекле ярдәмче ягъни җәмгыять яки аерым социаль төркемнәр файдасына түләүсез эш башкаручы дигәнне аңлата. Базар мөнәсәбәтләре, бизнес үсеш алган, күпчелектә акчага корылган хәзерге заманда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ихластан, эчкерсез булышлык күрсәтүчеләр чын мәгънәсендә соклану тудыра.
Октябрьскийда бүген 8дән артык волонтерлык оешмасы гамәлдә, иреклеләрнең гомум саны 150гә җитә. Җиңү волонтерлары патриотик эшчәнлек белән шөгыльләнә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итә, "Георгий тасмасы" чарасын үткәрә, "Үлемсез полк"та катнаша.
Яшьләр сарае белән берлектә "Бердәм Русия" партиясе иреклеләре, "Безнең кайгырту" волонтерлык штабы эшли. Әлеге оешма өлкән яшьтәге, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле кешеләргә, сугыш ветераннарына, шулай ук мохтаҗ булган башка шәһәрдәшләргә даими булышлык күрсәтә. Шулай ук инвалидлар җәмгыятенә караган, мәдәният өлкәсен үстерү һәм башка юнәлешләрдә эшләүче волонтерлар бар.
Гомумән, Башкортстан биләмәсендә коронавирус пандемиясе шартларында, иреклеләрнең халыкка күрсәткән ярдәме тагы да артты.
Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә үз фикерен белдерде:
"Илебездє иреклеләр булышлыгыннан башка бер генә зур эш тә башкарылмый. Батыр егетләр һәм кызлар авыр минутларда беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Коронавирус инфекциясе белән көрәштә дә, янгын, су басу, һава торышы бозылу нәтиҗәсендә туган гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә дә алар һәрчак алдан йөри.
Волонтерларыбыз – илдә иң яхшылардан. "Русия иреклеләре» конкурсында безнең 35 ярымфиналчы, 4 финалчы бар. Быел мин Башкортстан Республикасының "Доброволец (волонтёр) Мактау билгесен гамәлгә кую турында" карар кабул иттем, без аны ел саен махсус казанышлар өчен ун иң яхшы волонтерга тапшырачакбыз. Бүген безнең төбәктә 400 волонтерлар отряды бар һәм алар күбәя".
Бөтендөнья волонтерлар көне уңаеннан республиканың Хөкүмәт йортында тантаналы чара үтте. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин иреклеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, 23 волонтерга РФ Президенты грамоталары һәм «#МыВместе гомумрусия үзара ярдәм акциясен оештыруга риясыз өлеш керткән өчен” истәлекле медальләр тапшырды. Мәртәбәле бүләккә республикадан барлыгы 300дән артык волонтер тәкъдим ителгән. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәребез вәкиле – "Гвардия" хәрби-патриотик клубы тәрбияләнүчесе Максим Кузнецов та бар.
Бүген, 4 декабрьдә, Октябрьскийның Милли мәдәниятләр үзәгендә үткән иреклеләр көненә багышлаган бәйрәм чарасы вакытында башка волонтерлар белән берлектә Максим Руслан улының казанышы да билгеләп үтелде. Без дә үз чиратыбызда шәһәрдәшкә ихлас тәбрикләүләрне җиткерәбез, игелекле эшчәнлегендә арытаба да уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Лилия Габитова.