Бер кеше 35 елдан соң укытучысын очрата да:
- Сез мине хәтерлисездер... Миңа сезнең алда оят, - ди.
Укытучысы:
- Юк, хәтерләмим.
- Мин бер классташ малайның сәгатен урлаган идем. Сез бөтен класска торып басарга һәм күзләребезне ябарга куштыгыз. Аннан соң кесәләребезне капшап чыктыгыз. Минем кесәдән теге сәгатьне алдыгыз, ләкин мине класс алдында карак дип фаш итмәдегез.
- Әйе, мин ул вакыйганы хәтерлим. Әмма укучым күңелемне кырмасын, аңа мөнәсәбәтем үзгәрмәсен өчен мин дә сезнең кесәләрегезне йомык күз б-н капшап чыктым.