Найти в Дзене
Булат Ибраһим

“Аның уйчанлыгы көләч, ә көләчлеге – уйчан”

Шәүкәт Галиев белән Хәсән Туфан
Шәүкәт Галиев белән Хәсән Туфан

20 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев тууына 92 ел тулды. Әлеге язмабызда без халкыбызның иң талантлы каләм әһелләренең берсе булган Шәүкәт абыйның тормыш һәм иҗат сәхифәләрен барларбыз.

Урман кисүчеләр бригадиры

Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килгәнлектән, ул яшьтән үк хезмәткә тартыла. Олы Бакырчыда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын күмәк хуҗалыкта гади эшче, хисапчы, бригадир ярдәмчесе һәм Карамасар, Сатмыш, Мөрәле, Имәлле урманнарында урман кисүчеләр бригадиры булып эшли. Сугышның 1943 елы Шәүкәтне әтисез, ятим калдыра.

Ш.Галиев: “Беренче шигыремне 50 елдан соң гына матбугатка чыгардым”

1949 елның мартында Шәүкәтне «Колхоз бригадасы» исемле төбәк газетасы

редакциясенә җаваплы сәркатип итеп билгелиләр. Соңга таба ул бу

газетаның җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.

Үзенең бер интервьюсында Шәүкәт Галиев беренче шигырен (“Моң” дип атала) 1945 елның 8 гыйнварында, туган авылы Олы Бакырчыда язган булуы һәм 50 елдан соң гына матбугатка чыгаруы хакында хатирәләре белән бүлешкән иде.

Татарстан матбугатында автор беренче тапкыр 1948 елда “Совет әдәбияты” журналында басыла. Сугышта вафат булган әтисе истәлегенә ул Галиев дигән тәхәллүс ала.

Кайбычтан Казанга

Кадерле укучылар, язмабызның башында без Шәүкәт Галиевны хәзерге Апас районында туган дип язган идек, шуны гына искәртеп узам, ул вакытта Олы Бакырчы авылы Кайбыч районы составындагы авыл булган. 

1953 елда Шәүкәт Галиевны Казанга “Чаян” юмор һәм сатира журналына әдәби хезмәткәр булып эшкә чакыралар. Кайбычтан бөтенләйгә Казанга китүнең сәбәбе «Котбетдин мәргән» дигән мәзәк-маҗара була. Әлеге әсәрне укыган журнал редакциясе шагыйрьне үзләренә эшкә чакыра, әдәби хезмәткәр булып килгән Шәүкәт Галиев тиздән бүлек мөдире булып хезмәт куя башлый. “Алты ел рәхәтләнеп көлә-көлдерә яшәдек,” – дип искә төшерә әдип ул заманнарын.

50нче еллар башында шагыйрьнең «Яңа көйләр», «Кичке утлар», «Әткәйгә хат» кебек шигырь китаплары дөнья күрә. Ә инде 1958 елда Шәүкәт Галиев СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1959—1961 елларда Мәскәүда СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, 1971 елның ахырына кадәр язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1971–1984 елларда ул Казанда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә җитәкчелек итә.

Бераз гына тормыш

22 яшьтә Шәүкәт Галиев Фәридә белән гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике малай - Җәмил, Җәүдәт һәм ике кыз - Алсу, Җәмилә. Үзенең хәләл җефете белән танышу, мәхәббәт тарихын шагыйрь түбәндәге шигъри юлларга сыйдырып бетерә алган.

 “Бер авылда үстек.

-Бер мәктәптә,

Бер класста бергә укыдык…

Мәхәббәтне сиздермичә генә

Бер партада бергә утырдык.

Яшьлек бергә үтте. Беләм шуннан

Аерылдылар, диеп көтәсез?

Бер шәһәрдә, бер үк квартирада

Яшибез без-гафу итәсез!”

 Иҗат

Шәүкәт Галиев төрле жанрларда – лирика, юмор-сатира һәм балалар өчен язылган илледән артык китап авторы. Шулай ук шагыйрь исемен мәңгеләштереп җыр булып танылган шигырьләре дә шактый. Әлеге исемлектә: “Утыр әле яннарыма”, “Күпме күзләр күреп онытылган”, “Тамчылар тамар чаклар”, “Кыңгыраулы мәктәп еллары”, “Раушаниям, бәгърем” һ.б.

Һичшиксез, Шәүкәт Галиев 20 гасырның икенче яртысында татар балалар әдәбиятының иң күренекле вәкиле иде. Ул балалар өчен иҗат итүче булып кына калмыйча, әдәбиятыбызның әлеге өлкәсенә карата игътибарны арттырган, мөнәсәбәтне үзгәрттергән бөек әдип. Татарлардан беренче булып Г.Х.Андерсен исемендәге почетлы диплом иясе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты булуы аның әлеге өлкәдәге уңышларының дәлиле булып тора. 1962 елда аның балалар өчен махсус язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга.

Соңрак бу исемлеккә “Тамаша” (1964), “Шәвәли” (1965) һәм тагын 2 дистәдән артык китаплары өстәлә. Шәүкәт Галиев тудырган Шәвәли образы татар балалар әдәбиятында бүген дә лаеклы урынын алып тора.

Мин-Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай!

Ут малай!

Мин-бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин ,мин,

Мин бик

Тыйнак мин!Мин!

Әлбәттә, Шәүкәт Галиевның әдәбиятка керткән өлеше моның белән генә тәмамланмый : шагыйрь татар әдәбиятына беренчеләрдән булып яңа жанр, яңалык – канатлы сүзләр, афоризмнар алып керде. «Илһамым – мәхәббәтем» һәм «Әз-мәз мәзәк» китаплары шуның үрнәге булып торалар. Әлеге китаплары аша Шәүкәт Галиев үзенең чын мәгънәсендә фикер һәм акыл иясе булуын, бертуктаусыз эзләнүен, образлы фикер йөртүче, беркемне дә кабатламаучы философ-әдип булуын күрсәтте.

“Шәүкәт иҗаты - асылда көләч иҗат, мөлаем иҗат ул. Безнең бу шагыйребез, бай хисле лирик булу белән бергә, тирән кичерешле фикерләүче дә ул. Аның уйчанлыгы көләч, ә көләчлеге - уйчан,”- дип язган иде классик шагыйребез Хәсән Туфан.

2008 елда, ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Шәүкәт Галиевка, 80 яшьлек юбилее белән котлап, “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды. 2011 елның 7 маенда 83нче яшендә олпат әдип якты дөньядан китеп бара. Шагыйрь Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән. 

Исәннәрнең кадерен бел -

Үлгәннәрнең каберен бел.

Күпләр әлеге юлларны халык мәкале дип белә, асылда ул Шәүкәт абыйның канатлы сүзләре җыентыгыннан.

 

Булат Ибраһимов