Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

"...укыган саен күзем ачыла бара"

Бер егет сөйли, дөресрәге 30 яшьләрдәге марҗага өйләнгән ир: - Мин әти-әниләр каршы килсәләр дә марҗага өйләндем. Ничектер шулай килеп чыкты, бик каты яраттым инде. 3 ел яшәдек балабыз юк, врачлар барысы да яхшы диләр. Эч пошып йөри. Эшемдә бик яхшы дустым бар, татар егете. Ул намаз укый, берәр яры барырга дип сөйләшәбез дә, аңа киләм, ул: "Намаз укып чыгам әле көтеп тор шушында", дип үзенең йокы бүлмәсенә кереп китә. Мондый хәл 3 тапкыр кабатланды. Соңгы тапкырында шулай намаз укырга кереп киттте, мин коридорда көтеп утырам, тумбочка өстендә Кулиев тәфсире ята, эч пошканнан ачып укып карарга булдым. Ачуым булды, "Они - всего лишь подобие скотов, но они еще больше сбились с пути", дигән сүзләргә күзем төште. Шуннан кызыксынып укый башладым. Дустым намаз укып чыккач, аңардан мондый Коръән тәфсирен кайдан алып буласын сорадым. Ул миңа үзенең шул китабын бүләк итеп бирде. Өйгә кайткач шул тәфсирне укыйм, укыган саен күзем ачыла бара. Кыскасы мин намазга бастым. Без бит тёща белән бер фатирда яшибез, күзгә әбинең иконалары күренә башлады, намазга басканчы игтибар да итмәгәнмен. Тещага әйттем, "Иконаларны алып ташламасаң, кызың белән аерылам", дип. Әби мине бик ярата иде. Кич белән эштән кайтуга иконалардан җилләр искән, бүлмәләр яктырып киткән кебек тоела. Бер атна әби бер сүз дәшмәде. Ял көнендә кухняда чәй эчеп утырабыз, тёща әйтә: "Вот ты попросил убрать иконы, мы убрали, а взамен что даш, у нас сейчас в душе пустота, а любимый зятек", диде. Мин тоттым да аңарга Кулиев тәфсирен алып килеп бирдем. Ул әйтә: "А что нам русским тоже можно читать эту книгу?" - ди Мин әйтәм не только можно, но и нужно, только сначало желательно сполоснуться в ванной. Үзем чыгып киттем, боларга комачауламас өчен, 2-3 сәгатьтән кайтсам, хатын белән тёща бер бүлмәдә мәш килеп Коръән тәфсире укып утыралар. Кыскасы хатын да, тёща да намазга бастылар, беркөн хатын әйтә: "Мы же сейчас мусульмане, а у нас нет никаха, как быть?" Мәчеткә барып никах укытып кайттык. Иң кызыгы шунда, никах укытып 10 ай узуга безнең балабыз туды. Шунысы кызганыч, марҗа хатын белән марҗа тёща исламга кайтып намазга бастылар, әмма үземнең татар булган әти-әнине намазга бастырып булмый. "Без болай да мөселманнар, безнең гонаһы кылганыбыз юк". дип җавап бирәләр.

P.S. Менә шушы яшь кеше сөйләгәннәр бик дөрес. Бүген урыс кешеләрен исламга кайтарып намазга бастыру күпкә җиңелерәк, үзебезнең татарларны бастыруга караганда. әлбәттә инде намазга без беркемне дә бастыра алмыйбыз, намазга бастыручы бер Аллаһы Тәгалә генә. Димәк без - татарларның гонаһыбыз кубрәк булганга Аллаһы Тәгалә татарларга Иблисне ирекле кыла торгандыр.

Рәсим Хәбибуллин.