Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Ни өчен татарлар янгын сүндерә белми?

Рәсим Хәбибуллин

Мөхтәрәм милләттәшләр! Сезнең күргәнегез бармы, янгын чыккан төштә янгын сүндерә торган кран (гидрант) янында утырып: “Янабыз бит, нәрсә эшлибез инде?” – дип елап утыручыларны? Чынлап күргәнегез юкмы? Соң без татарлар үзебез шулай зарланып утырабыз түгелме соң?

Янгын сүндергеч янында утырабыз, ә үзебез зарланабыз. Әйе, без – татар халкы янабыз, янгын сүндергеч янында утырган килеш янабыз, янгынны сүндерергә уйламыйбыз да, ә зарланырга яратабыз. “Бу нәрсә әйтергә тели?” – дип гаҗәпләнмәгез. Кайберәүләр инде аңладылар минем нәрсә әйтергә теләгәнне.

Аңалмаганнар өчен аңлатам.

Безнең өчен янгын сүндергеч ул – Аллаһы Раббыбызның Коръәне. Шулчаклы әйбәт итеп аңлаткан “янгынны” ничек сүндерергә кирәклеген. Нәрсә ди: “Берләшкән хәлегездә Минем арканыма тотыныгыз!” Әгәр менә шулай берләшкән хәлебездә Раббыбызның арканы – Коръәнгә тотынсак, Ул безне шул арканы белән күтәреп алып, сазлыктан чыгарып, үзебезнең дәүләтебезне кайтарып бирәчәк.

Хәтерләсәгез, “Перестройка” башлангач, азатлык таләп итеп “Ирек” мәйданына 20-25 мең кеше җыела идек. Чөнки анда халык, милләтчеләр һәм имамнар бергә булдылар. Мөфти Габдулла хәзрәт тә, күп кенә имамнарда халыкның алгы сафында булдылар. Мондый хәл Мәскәү хакимиятенә бер дә ошамады. Алар халыкның ни өчен шулай күп чыкканнарының сәбәбен аңладылар. Сәбәбе имамнар белән милләтчеләр бергә булуда иде.

Һәм Совет Армиясеннән кыскартылган полковникларны милләтчеләр янына китереп тыктылар. Тегеләр үзләренең биргән “Ант”ларына тугъры калып, милләтчеләр арасыннан имамнарны читләштерделәр һәм безне Аллаһының ярдәменнән коры калдырдылар.

Шуның өчен нәтиҗә ясап әйтәбез. Ислам шәригате кануннарын үтәп яшәмәгән милләтченең милләтне кайгыртып сүз сөйләве – буш сүз. Әле Бу турыда Габдулла Тукаебыз да әйтеп калдырган иде.

Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде,

Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде;

Тиберченмә! Терелмисең, юл өстендә

Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде.

Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,

Дигән булып: «Җанланасың син тиз менә».

Алданма син! Калган акчаң өчен алар

Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!

Лябед сиңа терлер өчен корбан кирәк,

Җитми мыр-мыр хәтем — чын, саф Коръән кирәк;

Көймә бата; йота торган балык өчен

Фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.

Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,

Гәрчә «милләт» диеп авыз суын корта.

Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит

Теге — ишек алдындагы ата күркә.

Алданмыйча, газиз башың кабергә керт

Милләтчеләр барчасы да — эшсез шәкерт;

Алар өчен барыбер: син теләсәң бет!

Алданма син: шәкерт алар, шәкерт! Шәкерт!

Дөрест суз бу, монда шик-шөбһә кемгә бар?

Тугъры сүзне нинди файда кәтемдә бар?

Күрерсең син шәкертләрнең сәдакатен:

Бер бай үләргә ятканда, хәтемгә бар.

«Милләт!» диләр, — ул чынмыни? Ихласмыни?

Үз корсагын шәкерт алда тотмасмыни!

Әллә ничек рәхмәт берлә җанлансаң да,

Алар сине тагын сугып екъмасмыни?

Биһүдәдер! — сорыкорттан көтмәк гыйлаҗ

Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ;

Хак Тәңренең каршысында килешмидер

Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!