Декабрь аенда ямьле Яңа елның якынлашуы аеруча нык сизелә башлый. Бу бина-торакларның, урам-биләмәләрнең бизәлеп, чагу төсмерләргә керүендә дә, бәйрәмчә күңелле ыгы-зыгыда да чагылыш таба. Шушы чорда шәһәребездә хәйрия чаралары оештыру күркәм гадәткә кергән. Быелгы пандемия вакытында бу аеруча көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Һәр елның декабрь башында Русиядә инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Бу —әйләнә-тирәбездә аерым игътибарга һәм җылы карашка мохтаҗ кешеләр барлыгы турында тагын бер кат искәртү өчен мөһим чор. Октябрьскийлылар да ел саен игелек чараларына актив кушыла. Шушы араларда Зает төбәгенең үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров башлангычы белән аларның берсе оештырылды. Аның барышында «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләре заводы тарафыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмалары таратылды. Коляскада хәрәкәтләнүче, 1нче төркем инвалидлары, шулай ук балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 19 кешегә ярдәм күрсәтелде.
Мәүлетҗан Сәлимгәрәй улы белән берлектә без дә бүләк өләшүдә катнаштык. 50нче елгы Рәхим Газизуллинның сәламәтлегенә зыян производствода эшләгәндә килгән. Рәхим Нурулла улы 2001 елдан коляскада гына хәрәкәтләнә. Шушы вакыттан алып тормыш иптәше — Миңнегөл һәрчак аның янында, карап-тәрбияләп тора. «Ирем эшләгән завод күптән ябылды, шулай да дәүләт ярдәмнән ташламый, пенсия алабыз, коляска да бирделәр, — ди Миңнегөл апа. — Битараф булмаган шәһәрдәшләргә, атап әйткәндә Мәүлетҗан Сәлимгәрәевичка бик рәхмәтлебез, ел саен бүләкләр белән куандыра, һәрвакыт хәл-әхвәлләрне белешеп тора».
1955 елгы Рәйсә Муллаян кызы сәламәтлеге начараю сәбәпле, 2014 елдан урынга калган. Үзаллы хәрәкәтләнә алмаучы хатын ире тәрбиясендә яши. Зиннәтуллиннар гаиләсе дә «Альтернатива» предприятиесенең хәйрия ярдәмен рәхмәтләр әйтеп кабул итте. «Безнең өчен иң мөһиме — игътибар», — дип билгеләде алар.
... Кешелекле булу — һөнәр түгел, диләр. Дөрестән дә, игелекле гамәлләр кылу һәркемнең кулыннан килердәй эш ул. Моның өчен нибары ихлас теләк һәм олы йөрәк кирәк. Яшәүнең нигезе дә игелеклелек бит. Теләктәшлеккә мохтаҗларны кайгыртып яшәүче, игътибарын җәлләмәүче якташларыбыз зур ихтирамга лаек.
Лилия ГАБИТОВА.