Ап-ак карлы-буранлы, олылар да, балалар да көтеп алган Яңа еллы кышның беренче ае — декабрьгә дә кердек. Шәһәрдә ямьле бәйрәмгә әзерлек чаралары башланды да инде. Әлбәттә, быел күп нәрсә үзгәчә булачак. Сүз, аңлашылуынча, коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр турында бара. 2021 елны ватандашлар гына түгел, башка илләр дә яңа тәртиптә, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып каршылаячак.
Төп кагыйдә-таләпләрне искә төшереп үтү комачауламас. Яңа коронавирус авыруы таралуга юл куймау буенча республика штабы тарафыннан муниципалитетларга агымдагы елда Яңа ел шәһәрчекләрен биләмәләр буйлап таратырга тәкъдим ителде. Бу халыкның бер урында күпләп җыелуын булдырмау өчен кирәк. Быел Октябрьскийның Үзәк мәйданында тимер һәм боз таучыклары булмаячак. Аларны парк-скверларда урнаштыру планлаштырыла. Төп бәйрәм мәйданчыкларында артобъектлар һәм фотозоналар гына эшләнәчәк.
Балалар өчен бәйрәм уен-тамашалары да, һава шартларына карап, республика штабы һәм Роспотребнадзор киңәшләрен үтәп, тышта үткәреләчәк.
Ә менә биналар һәм биләмәләрне бәйрәмчә бизәү гамәлләре үзгәрешсез калачак. Гадәттәгечә, 14-25 декабрьдә Октябрьскийның сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт һәм элемтә предприятиеләре арасында Яңа ел бизәлеше буенча бәйге игълан ителде. Конкурс эшләнмәләре түбәндәге төркемнәрдә бәяләнә: төрле технологияләр кулланып ясалган боз сыннары һәм күләмле скульптуралар; ясалма яки табигый чыршылар урнаштыру; предприятие биләмәсендәге агачларны махсус яктырткычлар яки уенчыклар белән бизәү. Шулай ук бинага керү урыннары бизәлеше дә бәяләнәчәк. Моннан тыш, Яңа ел белән котлау язулары булуы, фасадларны яктырткыч сыннар, чыршы ботакларыннан гирляндалар, ә витриналарны декоратив шарлар һәм башка әсбаплар белән бизәү, Кыш бабай, Кар кызы сыннары ясау һәм Яңа ел темасына бәйле башка иҗади тәкъдимнәр хуплана. Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 25 декабрендә билгеле булачак.
Көтеп алган иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсен купшыкай чыршысыз күз алдына да китереп булмый. Торак йортларда, оешма-учреждениеләрдә, махсус мәйданчыкларда төсле утларга күмелеп утырган урман сылулары күңелләргә аеруча ямь өсти. Шушы араларда Үзәк мәйданда, шулай ук 35нче төбәктә бәйрәм шәһәрчекләре төзелеше башланды. Ленин исемендәге мәйданда яшел чыршыны кую белән мәшгульләр. Бу эшне «Октябрьский электр челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре башкара. Шәһәрдәге барлык мәйданчыклардагы чыршыларны бәйрәмгә әзерләү алар җаваплылыгында. 20 декабрьгә эшләр тәмамланырга тиеш. Әлеге вакытта гирляндалар тоташтырыла, тиздән төсле шарлар, уенчыклар белән бизәү башланачак. Узган елда 34-35нче һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләрне сөендергән заманча пиксель чыршы быел да шушы биләмәдә урнашачак. Бүгенге көндә яшел сылукайны җыю-кору эше бара. Миңа да пиксель чыршының эчендә булу форсаты тиде. Күп сандагы гирляндалар, тимерчыбыклар сузылган корылмада үзеңне ниндидер тылсымлы дөньяга эләккәндәй хис итәсең. «Яңа елның төп символларының берсе — пиксель чыршы җем-җем утлар белән янып, үзаллы җырлап, котлаулар язып торсын өчен һәр эшне җентекле, зур игътибар белән үтәү зарур», — дип билгели «Электр челтәрләре» белгечләре.
Әйткәндәй, «Плаза» сәүдә үзәге, «Дуслык» скверы, «Нефтьче» паркы биләмәсендә дә урман сылулары урнаштырылып, инде бизәп тә куелган. Алар тирә-юньне ямьләндереп, күңелгә бәйрәм хисе биреп тора...
***
Сүз ахырында
Яңа ел шәһәрчекләренә, аеруча таучыкларга кагылышлы үзгәрешләр шәһәрдәшләр арасында бәхәс-сораулар тудырмыйча калмады, әлбәттә. Моны социаль челтәрләрдәге язмалар дәлилли.
Рөстәм: «Быел мәйданда таучыклар булмаячагы күпләрне борчуга салды. Кайберәүләр әлеге мәсьәләне үзенчә «хәл итәргә» маташа, ягъни балаларга тау шуар өчен үзаллы корылмалар ясады (мәсәлән, «Геофизик» паркында). Ә бит мондый рәхсәт ителмәгән таучыкларны хәвефсез дип әйтеп булмый, алар гадәттә машиналар юлы белән кисешә...».
Эля: «34нче микрорайондагы таудан төшү юлы күпләргә таныш. Төбәктә яшәүчеләр элек-электән биредә тау шуарга ярата. Әмма бүгенге заманда машиналар саны бермә-бер артуы сәбәпле бу урын хәвеф чыганагына әверелеп бара. Ата-аналар анда балаларын уйнарга җибәргәнче яхшылап уйласыннар иде. Чанасы белән машина астына барып керә язучыларны еш күрергә туры килә...».
Анжелика: «Өстәге фикергә кушылам. 34нче микрорайондагы рәсми булмаган тауда шууны чыннан да тыю кирәк. Беренчедән, зур тизлекле шуу җайланмалары машиналар хәрәкәт иткән юлга чыгарга мөмкин. Икенчедән, бу сукмактан олылар да еш йөри, ә балалар аны шугалакка әйләндереп беткән».
Әлфия: «Ә мин тау шуу турында сөйләргә иртәрәк дип уйлыйм, кар да юньләп яуганы юк бит әле. Ныклап кышка кергәч, кары да, шугалаклары да булыр, алла боерса. Иң түземсезләр өчен «Плаза» янында, шулай ук 35нче микрорайон биләмәсендәге мәйданчыкта, паркларда тимер таучыклар куелган. Моннан тыш «Спартак» һәм «Өязе-тау» спорт комплекслары бар, анда саф һавада ял итәргә теләүчеләр өчен бөтен уңайлыклар булдырылган: таулар да, чаңгы юллары да җитәрлек».
Лилия ГАБИТОВА.