Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Әниләрдән тормыш башлана бит, «Ана» сүзе шуңа иң бөек!

… Туарына бер көн кала бала Аллаһтан сораган: «Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр, тик анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?». «Мин сиңа сине көтеп торучы һәм кайгыртучы бер фәрештә бүләк итәрмен», — дигән Раббыбыз. «Аллам, ә фәрештәмнең исеме ничек соң?». «Аның исеме бик гади — «Әни»…

Һәркемнең тормышында иң кадерле, изге кеше ул — Ана! Безне җил-яңгырдан саклап үстерүче, мөстәкыйль тормышка әзерләүче, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче, ихлас күңелдән яратучы, ялгышларыбызны кичерүче дә ул.

Ямьле бәйрәм — Әниләр көне уңаеннан укучыларыбызны улы һәм килененә игелекле әни, оныкларына яраткан дәү әни, хәләленә тугры юлдаш булган, хезмәт һәм тормышны сөючән Фәния Карипова белән таныштырасыбыз килә.

Фәния Миңнехан кызы тумышы белән Октябрьскийдан, әмма әти-әниләре кечкенә чагында ук Бакалы районының Балыклы авылына күченү сәбәпле, аның балачагы биредә үткән. Әтиләре яшьли һәлак булгач, 5 баланы тәрбияләп, зур тормыш юлына чыгару бурычы тулысы белән әниләре иңенә төшә. Көчле ихтыярлы, гаять акыллы хатын була Нурзидә Шәйхрам кызы. Ул үзе дә яшьтән ятимлек ачысын татый, әтиләре сугышта хәбәрсез югала. 5 кызын әниләре ялгызы үстерә. 7 класс кына белем алса да, Нурзидә зирәк акылга, нигезле уйлау сәләтенә ия була. Балаларын да кечкенәдән башкаларга карата игелекле, төпле фикерле һәм көчле ихтыярлы булырга өйрәтә. Дөрес тәрбиянең матур җимешләре бүген күз алдында: 5 баланың һәрберсе бу тормышта лаеклы урынын тапкан, гаилә корган, хезмәт эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.

... «Әткәй үлгәндә миңа 13 яшь иде, — дип хәтерли Фәния ханым. — Дөресен әйтим, тормыш итүе җиңелдән булмады. Ялгызын безне тәрбияләп үстергән, кеше иткән әнкәебезгә гомер буе рәхмәтлемен, аның шундый көчле рухлы булуына ихластан горурланам, фәһемле киңәшләрен, җылы кулларын сагынам... Әниебезгә бераз булса да ярдәм итү ниятеннән 15 яшьтән эшли башладым. Бакалыдагы икмәк комбинатына урнаштым. Хезмәтем әйбәт: өйгә яңа пешкән җылы ипекәй алып кайтам, күп булмаса да эш хакы да түләнә. Коллективта да үземне бик яраттылар, гел мактап торалар. Әмма укуны дәвам итү теләге көчле булды, әнкәйдән дә фатыйха алгач, бәләкәй төенчек тотып, Октябрьскийга юл алдым…».

Сәүдә училищесына укырга керә мәкаләм каһарманы, соңыннан читтән торып техникум, институт та тәмамлый. Башта «Росинка» азык-төлек кибетендә эшли. Ә инде 1997 елдан «Яз» («Весна») туй салонына директор вазыйфасына билгеләнә һәм бүген дә шунда хезмәт куя. Әлеге сәүдә ноктасында һәркемнең тормышындагы иң җаваплы һәм илаһи мизгелләрнең берсе — туй һәм никах көннәренә матур кием-салымнар, бизәлеш әсбаплары, шулай ук кичке күлмәк-костюмнар тәкъдим ителә.

— Ходайга шөкер, юлымда игелекле күңелле, шәфкатьле кешеләр күп очрады, — дип билгели Фәния Миңнехан кызы. — Берәүләр тормыш «дәрес»ләре, икенчеләр дөрес юнәлеш бирде, өченчеләр төпле киңәшләре белән рухымны баетты.

… Фидакарь хезмәт белән яшәүче гүзәл затлар һәрвакытта да ихлас соклану тудыра, алардан үрнәк алу, шундый ук югары үрләргә ирешү теләге туа. Әмма хатын-кызның төп бурычлары — гаилә учагы җылысын сүндермичә-сүрелдермичә саклау, мәрхәмәтле, яратучан Әни булу турында да онытырга ярамый. Мәкаләм каһарманына бу уңайдан тел-теш тидерерлек түгел. Ул матур гаилә тормышы корган, ире белән үзара аңлашып, тату гомер кичерә. Тормыш иптәше — Зәйтүн Әмир улы Татарстанның Ютазы районы Каразирек авылыннан. Аның белән танышу тарихын да сөйләп үтә Фәния ханым.

«Кибеттә эшләп йөргән вакыт. Беренче тапкыр Зәйтүн мине нәкъ эш урынында күргән. Язмыш кушкандырмы, шул араларда булачак ирем яшәгән тулай торакка урнаштым. Мине биредә очраткач Зәйтүннең гаҗәпләнүен дә, сөенүен дә күрсәгез! Ул мине тәртипле, ирләрчә сабыр, тыныч холыклы булуы белән җәлеп итте. Тормыш иптәшем озак еллар нефть өлкәсендә хезмәт куйды, бүген хаклы ялда, хәзер инде бергәләп бизнес эшендә мәшгульбез. Улыбыз Илдар, киленебез Рита, оныкларыбыз: Ралина, Рамазан һәм нәни Арсланның уңышларына сөенеп яшибез».

Балалар дигәннән, кадерле әнисе Нурзидә апа үрнәгендә, мәкаләм каһарманы да бердәнбер уллары Илдарга төпле тәрбия бирергә тырышкан, һәм моңа ирешкән дип әйтергә тулы хокук бар. Гомерен спорт белән бәйләгән тырыш, максатчан ир-егет һәм аның гаиләсе турында гәзитебездә элегрәк язып чыккан идек. Грек-рим көрәше буенча шәһәр, республика күләмендәге ярышлар җиңүчесе булган, тренерлык эшендә зур уңышларга ирешкән Илдар Зәйтүн улы бүген инде 1нче спорт мәктәбе директоры вазыйфасын үти. Тормыш иптәше Рита да бик уңган-булдыклы, йорт-җирне тәртиптә тота, аш-суга оста, ире кебек үк спортны үз итә. Әти-әниләренә охшап, балалары да спортка тартыла, Ралина бию мәктәбенә, Рамазан грек-рим көрәше түгәрәгенә йөри.

«Илдар нәни чагында үзенә иптәшкә энекәш алып кайтуыбызны бик тә тели иде, әмма билгеле сәбәпләр буенча моны эшләү мөмкин булмады, — дип янәдән истәлекләргә бирелә Фәния ханым. — Үз гаиләсен булдыргач, ул шушы хыялын тормышка ашырды, хәләле белән өч сабыйга гомер бүләк итте! Тренерлык эшендә дә гел балалар белән мәшгуль булды, эшен яратып, бар күңелен биреп башкарды. Авыр тормыш хәлендә калган үсмерләрнең иң якын кешесенә әверелеп, аларга өлкән абыйларыдай ихластан ярдәм кулы сузарга тырышты».

Әйткәндәй, Илдар үзе дә кечкенәдән бик шук, актив була. Моны күреп, әнисе аны 5 яшеннән спорт мәктәбенә бирә. «Вакытны да, көчне дә җәлләмәдем, баламның тәртипле, игелекле булып үсүе минем өчен һәрвакытта да беренче урында булды, — ди Фәния ханым. — Спорт белән беррәттән хезмәт тәрбиясе дә әһәмиятле дип уйлыйм. Мин үзем чисталык-пөхтәлекне бик яратам. Бу сыйфатым Илдарга да күчкән. Ул кечкенәдән өйдә кулдан килгәнчә ярдәмләшә иде, эштән кайтуга табак-савытны юып, бүлмәне дә җыештырып куя, табынын да хәстәрли. Хезмәткә сөю белән тәрбияләнүенә шатмын, эшләгәнең башкалар өчен, өйрәнгәнең үзең өчен, диләрме әле? Гомумән, бала гаиләдә үзенең кирәклеген, мөһимлеген тойсын өчен аны бәләкәйдән үк җаваплылыкка, үзаллылыкка өйрәтү зарур дип уйлыйм. Шуны күз уңында тотып, мөһим мәсьәләләрдә һәрвакыт улым белән дә киңәшләшә идек. Әлбәттә, тормышта төрле чаклар була: агы да, карасы да дигәндәй. Әйтүемчә, Илдарның шуклыклары да булгалады, шуңа күрә кирәк вакытта таләпчәнлек тә күрсәтергә туры килде. Улымнан нинди хәлдә дә тәү чиратта дөресен сөйләвен, бездән бернәрсәне дә яшермәвен сорый идем. Безне әнкәй шулай тәрбияләде, һәм бу хак гамәл дип фикерлим. Гаиләңдә генә сине аңлыйлар һәм бергәләп мәсьәләне хәл итү юлын эзлиләр. Җаваплылык дигәннән, бер хатирәне сөйләп үтәсем килә. Илдарда шушы сыйфатны тәрбияләү ниятеннән махсус урынга кибеттән икмәк алырга акча калдыра идем. Шул акчаның тиененә дә тигәне булмады улымның. Намуслы булуы аңа киләчәктә дөрес юл сайларга, бу тормышта үз урынын табарга булышты».

Фәния ханымга тагын бер соравымны биреп үтәм. «Гаиләдә дус-татулыкны саклауда, никахның озын гомерле булуында хатын-кызның өлеше зурмы?». «Һичшиксез! Өйдәге җылы мохит тәү чиратта гүзәл затларга, аларның уңган-булдыклы, зирәк акыллы булуына бәйле. Ир белән хатын һәр эш-мәсьәләне уртага салып, үзара киңәшләшеп хәл итә белергә, бер-берсенә һәм балаларына карата да ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга тиеш».

Әңгәмәбез ахырында Фәния Миңнехан кызы барлык әниләргә, дәү әниләргә бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен җиткерде, аларга ныклы сәламәтлек, сабырлык, җан тынычлыгы теләде.

Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләребез! Имин тормыш, балалар бәхете, якты аяз көннәр — барысы да Сезнең өчен!

Фотолар Кариповлар гаиләсе архивыннан.

Лилия ГАБИТОВА.