Соңгы елларда авыл, нәсел тарихлары белән кызыксынучылар саны галимнәр арасында да, туган төбәкне өйрәнүче һәвәскәрләр арасында да күрәләтә артты. Тикшерә китсәң, һәрбер район саен тарихи чыганакларга, шәхси истәлекләргә нигезләнеп төзелгән берничә дистә басма очратырга мөмкин. Алар арасында, билгеле, авылдагы берничә нәсел-нәсәб тарихын гына сурәтләгәннәре дә, архив чыганакларына, фәнни әдәбиятка нигезләнеп язылган саллы гына хезмәтләр дә очрый. Әлбәттә, авыллар турында язып калдырылган һәрбер китап киләчәк буын вәкилләре өчен иң кадерле ядкәр.
Язучы-галим, тарих фәннәре кандидаты Таһир Тимергазим улы Кәримов татар нәселләре һәм авыллары тарихы буенча киңкырлы белгеч. Аның төбәк һәм нәсел тарихларын яктырткан дистәгә якын китабы бар. Алар арасында авторның туган авылы – Башкортостанның Бакалы районы Катай авылы нәселләре тарихын бәян иткән “Үткәннәрен бел Катайның” һәм “Җиде бабаңны бел, катайлым” китаплары аеруча игътибарга лаек. Китапларның эчтәлегеннән күренгәнчә, авторның төп максаты – Катай авылының гадел тарихын язу, киң җәмәгатьчелекне һәм, бигрәк тә авыл халкын, нәселләр тарихы турында әйләнешкә кергән ялгыш күзаллаулардан арындыру.
“Үткәннәрен бел Катайның” китабы 2018 елда дөнья күрә. Ул авторның күпъеллык тикшеренү-эзләнү эшенең нәтиҗәсе. Китап Катайның XVII гасыр ахырыннан XXI гасыр башына кадәр булган тарихын үз эченә алган. Китап ун бүлектән һәм күп кенә кызыклы мәгълүмат туплаган кушымтадан тора. Автор Мәскәүдәге Россия дәүләт борынгы актлар архивы, Башкортостан Республикасы милли архивы, Самара өлкәсе дәүләт архивлары документларына таянып, авылның нигезләнү вакытын ачыкларга тырыша, туган авылының төп халкы татар милләтенә караганын дәлилли, авылындагы мәчетләр тарихын, борынгы бабаларының шөгыльләрен сурәтли. Октябрь инкыйлабыннан соңгы еллар вакыйгаларын мавыктыргыч итеп тасвирлап барып бүгенге көнгә килеп җитә.
2020 елда басылып чыккан “Җиде бабаңны бел, катайлым” китабы исә, Т.Кәримовның югарыда сөйләнгән хезмәтенең тулыландырылган дәвамы. Китапның исеменнән күренгәнчә, басма нәселләр тарихына багышланган. Автор, метрика кәгазьләрен, нәсел тамгаларын, авыл аксакалларының истәлекләрен өйрәнеп, Катайда төп сигез нәсел яшәгәнен ачыклый. Әлеге нәселләр акрынлап тармакланып, авылның зураюына китергәннәр. Алар – Юлдаш, Моталлап, Табыш, Гобәй, Бишенде, Арсланбәк, Азамат, Күчем нәселләре. Китапта нәселләрнең һәрберсе турында архив документлары һәм гаилә фотосурәтләре белән аралаштырып, күләмле һәм кызыклы мәгълүмат бирелгән.
Т.Кәримов бу теманы алга таба да дәвам иттереп, яңа хезмәтләр бастырырга нияте бурлыгын белдерә. Авторга алдагы эшендә уңышлар телик!