Найти в Дзене
Лилия Габдрафикова

Таһир Кәрим: "Һәр халык санын алу саен Башкортстанда яшәүче татарлар кими, башкортлар гел артып бара түгелме?"

Кандидат исторических наук Тагир Каримов недавно выпустил монографию, посвященную татарским деревням Бакалинского района Республики Башкортостан. Называется "Җиде бабаңны бел, катайлым: Башкортстанның Бакалы районы Катай авылы нәселләре тарихы" (Казан, 2020). Это уже дополненное, второе издание. Первая книга «Үткәннәрен бел Катайның» была опубликована в 2018 году. Мне кажется, читателям данного канала будет интересно ознакомиться с некоторыми фрагментами этого любопытного исторического труда. Книга написана на татарском языке. С любезного разрешения автора, публикую выдержки. А также даются переводы-комментарии на русском языке.

Таһир Кәрим. "Җиде бабаңны бел, катайлым: Башкортстанның Бакалы районы Катай авылы нәселләре тарихы"

«Үткәннәрен бел Катайның» китабында авылыбызның борынгы чорда Кыргыз олысына керүе хакында әйтеп үткән идек. Шул олыска кергән Иске Күктау авылының шәҗәрәсе сакланган икән.

Бу хакта шул авыл кешесе Фидан Мәрваровның «Шәҗәрәңне беләсеңме?» исемле язмасы сөйли. Автор болай дип яза: «Шәҗәрә уртасында зур түгәрәктә безнең ерак буын бабаларыбызның исемнәре язылган. Әвәл Җана-би, Кушук-би, Аккуш-би, Бутамыш-би. Зур түгәрәк янындагы кече түгәрәкләрдә биш исем язылган: Тәнеч, Тутай, Кулчан, Байсар, Бурый. Болары Күккүз-би малайлары булырга тиеш. Ә Күккүз-би үзе Кушук-бинең улы булган [...]. Шәҗәрәгә Байсар һәм Кулчан нәселләренең 9–10 буыннан соңгылары язылмаган. Димәк, аларның соңгы буыннарын язу ХIХ гасыр башларында тукталган. «Байсар морза килде, нәселе аураткан» – дигән язу бар. Бу нәселләрнең икенче җирләргә күчеп киткән булулары мөмкин».

1996 елда автор бу хакта үзе белгәндерме-юкмы, әмма аның язмасындагы исемнәр (Күккүз, Тәнеч, Байсар һ.б.) күп кенә архив документлары белән раслана. Тәнеч архив чыганакларында Тенәч дип күрсәтелә. Кулчан белән Тенәч Күккүзовлар шул ук Кыргыз олысының Иске Кыргыз авылында (хәзерге Илеш районына керә) яшәгәннәр, мондагы биләмәләренә хокукларын раслап Алексей Михайлович исемле патшадан 1632 елда грамота алганнар. Аларның җирләре искиткеч зур була, чикләре Агыйдел, Дала Зәе, Актаныш, Ютазы, Димескәй, Үзән елгаларына чаклы җиткән, биләмәләрендә Сөн һәм Ык елгалары аккан.

Эта книга издана в 2020 году
Эта книга издана в 2020 году

Бер нәсел кешеләренең әллә күпме авылларга, еракларга таралып урнашуы тарихтан мәгълүм. Шул ук Кулчан белән Тенәч Күккүзовның нәселе Иске Күктау һәм Иске Кыргыз авыллары белән генә түгел, Катай белән дә бәйле икән. Кулчанның оныгы Бикмөхәммәт кардәшләре белән Катай авылына килеп утырган. Бикмөхәммәтнең Хөсәен исемле бер улы булып, ул 1700 елда кардәшләре белән бөтенләйгә Ташлы авылына күченгән. Бу авыл бүгенге Татарстан республикасының Баулы районына карый.

Кыргыз олысында яшәгән ерак бабаларыбызның нәсел тарихы Казан ханлыгына, аннан да тирәнгәрәк чорларга барып тоташа. Ф. Мәрваров язмасында Байсар юкка гына морза дип әйтелмәгән. Казан ханлыгын урыслар басып алганчы, татар дәүләтендә дворян дәрәҗәсенә тиң титул саналган ул. Кыргыз олысы старостасы Байсар морза Тенәчовның (ул Тенәч Күккүзовның улы) исеме тагын Катай һәм Күктау авыллары белән бәйле 1727–1750 елгы документларда да телгә алынуын әйтеп үтәргә кирәк. Бу вакытта олыс старшинасы Күктау кешесе Атнагол Сөлеков була. Ике авыл – Катай белән Күктау – шулкадәр бер-берсе белән бәйле була ки, Атнагол Сөлеков (кайбер очракта исеме Атнагол Сөләев дип хаталы языла) еш кына Катай кешесе дип тә күрсәтелә. Менә кайсы чорларга, шул чор шәхесләренә барып тоташа икән безнең бабаларыбызның нәсел тарихы!

Знаю, что не все читатели канала в совершенстве владеют татарским языком, и им трудно читать такие татарские тексты. Но интересующихся историей татар, действительно, много, поэтому очень коротко на русском о приведенном выше тексте. Автор пишет, что в 1996 году жителем татарской деревни Катай, краеведом Фиданом Марваровым было обнародовано шеджере местных жителей. Имена зафиксированные в этом историческом материале личного происхождения совпадают и с данными из архивных документа XVIII века. Это было установлено уже историком Тагиром Каримовым. И он обращает внимание, что среди жителей Катая был мурза по имени Байсар Тенишев (Тенәчов) (он же являлся старостой местного улуса Кыргыз) и подчеркивает о связи данного татарского дворянского звания с эпохой Казанского ханства.

«История башкирских родов. Кыргыз» китабында Иске Кыргыз авылы тарихы бирелә, әмма анда Ф. Мәрваровның морзалык турындагы сүзләрен тапмыйбыз. Чөнки морзалык башкорт, кыргыз кебек күчмә халыкларга ят нәрсә, үз дәүләте белән яшәгән татарга гына хас. Шул китап авторларының берсенә әйләнгән Ф. Мәрваров «Иске Күктау авылы тарихы»нда «Кыргыз авылы барлыкка килү – ыру халкының күчмә тормыштан туктап, ярым күчмә яшәү рәвешенә күчә башлау чорына туры килә», дип яза. Монысы инде – тарихны бозу, китап төзүчеләргә бу юллар бик хуш килгән, анда урын тапкан. Бабаларыбыз гел утрак тормыш белән яшәгәнен, башкорт һәм башка дала халыклары (кыргыз, казах һәм башкалар) кебек тирмә корып җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрмәгәнен башкача ничек аңлатасың? Әнә шундый буш сүзләр белән: кайчандыр алар да күчеп йөргән, имеш. Тик бу турыда борынгы чорга караган архив документларында бер сүз дә әйтелми, чыганаклар бары тик этник (милли) башкортның һәм башка дала халыкларының гына күчмә тормышта яшәвен күрсәтә.

Тагир Карим (Каримов) - кандидат исторических наук, автор книг об истории татарских деревнях Бакалинского района Башкортостана
Тагир Карим (Каримов) - кандидат исторических наук, автор книг об истории татарских деревнях Бакалинского района Башкортостана
Далее автор выступает с научной критикой издания "История башкирских родов. Кыргыз". Кстати, упомянутый краевед Ф. Марваров является одним из авторов этого издания. Однако в этот раз он не стал приводить, обнародованную им же в 1996 году, информацию о татарском мурзе Байсаре Тенишеве из улуса Кыргыз. Наоборот, возникновение деревни Кыргыз в книге "История башкирских родов. Кыргыз" объясняется переходом местного "кочевого" населения на оседлый образ жизни. Тагир Карим не согласен с таким утверждением, т.к. этнические башкиры, как и другие кочевые народы, в XVIII столетии продолжали вести образ жизни номадов. Это общеизвестный факт. Тогда как татары к этому времени уже выбрали для себя иной жизненный уклад, а именно оседлый. Поэтому случай с "башкирами" из деревень Катай, Кыргыз и Куктау - уникальное явление, если не учитывать их татарское происхождение.

Шул ук китапта берничә юлда Катай тарихы турында мәгълүмат бирелә. Ул мәгълүматта иң әһәмиятлесе – башкорт белән типтәрне сословие дип бирү («сословные группы» дип язалар). Аларны сословие дип язарга ерак бабаларымның җир мәсьәләсе аркасында өстенлекле башкорт сословиесенә күчәргә омтылышы турында сөйләүче документ саклану мәҗбүр иткән, күрәсең, башка авыллар буенча бер дә сословие дип язмыйлар. Ул документка гадел һәм тәфсилле аңлатма бирәсе урынга, китап авторлары бөтен Катай халкы этник башкортлар, шуңа типтәрләрнең дә башкорт булып языласы килгән дигән шаккатырлык нәтиҗә ясап куялар. Ә инде кыргыз Исәнгилде Мингалиев һәм төрек Акмирза Даутовның ничек Катай «башкорт»ы булып китүен алар бөтенләй белми яисә күрмәмешкә салыша. Ревизия документларында «башкорт» дип язылган кыргызлар еш очрый, китапның бу бүлегендә махсус тукталып тормыйм, җай чыккан саен бу хакта гел әйтәм.

Тагир Карим отмечает, что в издании "История башкирских родов. Кыргыз" есть и правдивые моменты. В частности, в связи с деревней Катай упоминаются сословные группы "башкиры" и "тептяри". По мнению Тагира әфәнде составители издания были вынуждены указать на сословия, т.к. сохранился документ, связанный с татарами этих краев, в котором черным по белому написано об их стремлении попасть в сословие "башкир". Это желание было связано с земельными преимуществами пребывания в башкирском сословии. Поэтому не только татары старались перейти в сословие "башкир", но и представители других народов. Например, Тагир Карим приводит аналогичные факты, связанные с киргизом Исангильде Мингалиевым, тюрком Акмирзой Даутовым. Однако коллектив авторов "истории" о башкирском роде Кыргыз всех потомков этих людей превратили в этнических башкир.

«Башкорт» булып язылырга типтәр сословиесендәге 83 кеше омтылган, 58 кеше (бу китаптагы Табыш һәм Гобәй нәселләре) «башкорт»лыкка бөтенләй дәгъва кылмаган. Ник бу хакта әйтмиләр? 1762 елгы мәгълүмат китерелгән әдәбиятта һәм архив документларында шул ук типтәрләр ясаклы татар дип языла бит, бу хакта да әйтергә кирәк иде. Ә инде 1917 елга чаклы «башкорт» дип теркәлгән Күчемовларның ерак бабасының туганы архив документында татар дип язылуын алар бөтенләй белми яисә белмәмешкә салыша, ә менә Фнүн Күчемованың кызы Фәгыйләдән туган оныгы Нурия авызыннан без башкортлар дип әйттерә. Китапның төп максаты – башкортлаштыру сәясәтен аклау, тарихны шул сәясәткә яраклаштырып аңлату, интерпретация бирү.

По словам Тагира Карима, в книге "История башкирских родов. Кыргыз" авторы-составители очень избирательно подошли и к документам, да и их интерпретация вызывает много вопросов. Так, представители рода Табыш и Губай, они же тептяри, перешли в сословие башкир. Всего 83 человека, о них информация в книге есть. А вот еще 56 человек, тоже потомки Табыша и Губая, остались в сословии тептярей. Удивительно, но про них авторы "забыли". Как будто они не из одного рода. Кроме того, эти же тептяри еще в документах 1762 года записаны как ясачные татары, но об этом тоже предпочитают замалчивать. Зато в качестве "иллюстрации" используется фамилия Кучумовых. В 1917 году они были зафиксированы как "башкиры", ныне представительница этого рода Нурия ханым заявляет о своей башкирской самоидентификации. Может быть, она не знает, что её далекий предок имел татарское происхождение или за несколько поколений, действительно, что-то поменялось в её самосознании.

Учёный Тагир Карим  призывает к объективному изучению истории татар Башкортостана
Учёный Тагир Карим призывает к объективному изучению истории татар Башкортостана

Төбәк татарлары үзләренең бабалары «башкорт» булуы турында белмиләр икән, китапның төп авторы-идеологы С. Хәмидуллин кереш сүздә аларны нәселен белмәгән Иван («Иванами, не помнящими родства», диелә китапның 7 нче битендә) булмаска чакыра. Аларның китабын укып, татарлыгыңнан ваз кичсәң, мескен Иван булмыйсың, күрәсең. Җиде буын бабаңны белү-белмәү турында сүз бармый монда, аларга синең башкорт булуың кирәк икән. Китап тарихны бозып, Бакалы, Илеш, Шаран һәм башка район татарларына әби-бабайларының «башкорт» икәнлеген сеңдереп, тагын бер халык санын алу вакытында «башкорт» дип язылырга өнди кебек. Язылырга теләмәсәләр, шул китапка таянып, «башкорт» дип язып куюлары да ихтимал. Һәр халык санын алу саен Башкортстанда яшәүче татарлар кими, башкортлар гел артып бара түгелме?

Тагир Каримов пишет, что автор книги С.Хамидуллин во введении сравнивает с "Иванами, не помнящими родства" тех, кто не знает о своем роде и призывает изучать собственные корни. Но на самом деле речь не идет о настоящем шеджере, о семи поколениях родословной. "Им нужно, чтобы вы стали башкирами", - отмечает Тагир эфенди. Книга искажает историю и вводит в заблуждение татарское население Бакалинского, Илишевского, Шаранского и других районов "документальными" утверждениями о "башкирском" происхождении их предков. Это звучит как призыв к смене национальной самоидентификации и напрямую связано с переписью населения. "Почему с каждой переписью в Башкортостане уменьшается численность татар, и растет численность башкир?" - вопрошает Тагир Каримов. "Неужели для того, чтобы не быть "Иванами не помнящими родства" обязательно нужно отказываться от своей татарскости?" - рассуждает он.

Подготовлено по книге: Кәримов Т.Т. Җиде бабаңны бел, катайлым: Башкортстанның Бакалы районы Катай авылы нәселләре тарихы. – Казан: Яз, 2020. – 384 б., төс. рәс. белән.

Читайте также:

Таһир Кәрим: "татарларның этник башкортлар белән элемтәсе күзәтелми"