Эчке эшләр бүлеге органнары системасында эшләүчеләр арасында халыкка иң якын торганнары — участок инспекторларыдыр, мөгаен. Кемдер участок полициясен йөзгә танып белә, кайберәүләр өчен ул хәтта туганы кебек: аңа эч серләрен сөйлиләр, киңәш көтәләр.
Русия Эчке эшләр министрлыгы Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең 1нче терәк пунктында участок вәкиле, капитан Эльвир Гатауллинның бу вазыйфаны башкаруына инде бишенче ел. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аның белән участковый хезмәте үзенчәлекләре турында әңгәмәләшеп алдык.
— Эльвир Раил улы, гәзит укучыларыбызны үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
— Мин Туймазы районы Серафимовка авылында туып-үстем. Мәктәптән соң Туймазы юридик колледжында укыдым. Арытаба белемемне камилләштерү максатында 2008 елда Русия эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына укырга кердем. Беренче елдан ук андагы уку вакыты эчке эшләр бүлегендәге хезмәт стажы булып исәпләнелеп барды. Уку йортын тәмамлап, хезмәт юлымны Туймазы районы полициясендә башладым, арытаба Шаран районында эшләдем. Биредә мине 2016 елда участок вәкиле итеп билгеләделәр. 2018 елдан шушы вазыйфаны Октябрьский эчке эшләр бүлегендә башкарам.
— Полиция хезмәтен сайлавыгыз нәрсәгә бәйле?
— Туганнар арасында хокук саклау органнарында эшләүчеләр байтак. Ике туган абыйлар, агаларның шәхси үрнәге шушы хезмәтне сайлауга тәэсир итте. Нәсел чылбырын барласаң, әти яклап карт бабам сугыштан соңгы елларда Украинада җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан. Нәкъ шул чорда анда яшерен эш белән шөгыльләнүче милләтчеләр төркемнәре күбәя. Кызганычка каршы, аларга каршы көрәштә карт бабам һәлак була. Шулай итеп, бу эшкә һәвәслек нәселдән дә килә, дип әйтергә мөмкин.
— Участок вәкиленең төп эш юнәлешләре турында сөйләп үтегезче.
— Эшчәнлегебезне «Полициянең участок вәкилләре тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган административ участокта хезмәт итү һәм әлеге эшчәнлекне оештыру турында»гы боерыгы нигезендә алып барабыз. Төп бурычыбыз — үзебезгә беркетелгән җирлектә халык иминлеген саклау, закон бозуны кисәтү. Бу максатта биләмәне даими күзәтүдә тотабыз, торак йортларда яшәүчеләр белән очрашып, мөрәҗәгатьләр кабул итәбез; административ күзәтү астындагы затлар, шартлы рәвештә хөкем итәлгәннәр, имин булмаган гаиләләр белән кисәтү эше үткәрәбез. Теге яки бу ситуациядә ни эшләргә икәнен тәгаен белеп торыр өчен үз участогындагы барлык хәлләрдән дә хәбәрдар булырга кирәк.
— Бу вазыйфаны башкаручы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Без турыдан-туры халык белән эшлибез. Шуңа күрә җаваплылык, итагатьлелек, сабырлык, максатчанлык, һөнәри осталык таләп ителә. Кешеләр белән уртак тел таба белү өчен берникадәр дәрәҗәдә психолог та булырга кирәк.
— Статистик мәгълүматларга да мөрәҗәгать итик.
— Минем карамактагы биләмәдә 4 меңгә якын кеше яши. Соңгы өч айда 200дән артык мөрәҗәгать килде. Кырык өч очракта административ хокук бозу факты расланды. Шулай ук бу чорда җиде җинаять ачыкланды.
— Шәһәрдәшләр нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
— Төрле мөрәҗәгатьләр белән эшләргә туры килә. Ешрак хәл-вакыйгалар гаилә-көнкүреш җәнҗаллары һәм исерткеч эчемлекләр белән артык мавыгуга бәйле. Шулай ук милекне урлау яки аңа зыян салу, сәламәтлеккә зарар китерү, шау-шулы күршеләр буенча да мөрәҗәгать итәләр.
— Участковый үз эше буенча халык алдында хисап тотамы?
— Мотлак рәвештә. Бу максаттан квартал саен халык белән гомуми җыелыш оештырыла. Аның кысаларында хокук бозуларны ачыклау, мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәләр ясала. Хисап тотудан тыш, шунда ук халык белән проблемаларны тикшерәбез, профилактик әңгәмәләр үткәрәм.
— Физик торышны ничек тәртиптә тотасыз?
— Бүлектә атна саен күнекмәләр үткәрелә, чөнки полицейскийларга яхшы физик торышта булу мөһим. Даими спорт белән шөгыльләнәбез, тренажерларда күнекмәләр ясыйбыз, нормативлар тапшырабыз. Шәхси корал белән куллану осталыгын да шомартып торабыз. Чөнки ул — хезмәтебезнең аерылгысыз өлеше
— Ял вакытларын ничек үткәрәсез?
— Буш вакытымны гаиләм белән уздырырга тырышам. Без өйдә утырырга күнекмәгән, актив ял итүне сайлыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, вакыт үтү белән полициянең участок вәкиле хезмәте тормыш рәвешенә әверелә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләр шалтыратып, ярдәм сорарга мөмкин. Төн уртасында да чыгып китәргә, тәүлек буе эштә тоткарланырга да туры килә. Шуңа якын кешеләреңнең сине аңлавы, теләктәшлек күрсәтүе бик мөһим. Бу яктан мин уңдым, якыннарымның җылы, ихлас тойгыларын тоеп яшим, аларга бик рәхмәтлемен.
— Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?
— Иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, тынычлык, иминлек, ә якын кешеләребезгә түземлек, бәхетле булуларын телим. Форсаттан файдаланып, безгә һәрвакыт булышлык күрсәткән, игътибарлы мөнәсәбәттә булган җитәкчелеккә рәхмәт белдерәсем килә. Бөтен хезмәттәшләрне узган Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне һәм участок вәкилләрен бүгенге һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Шәһәребездә хокук бозулар, җинаятьләр саны кимесен, имин тормышта яшик.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә җиңел булмаган хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын.