Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда бүгенгә 62 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 60ы элемтә юлы белән йкотырылгын.

Татарстанда бүгенгә 62 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 60ы элемтә юлы белән йкотырылгын.

4 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә республика коронавируска каршы көрәш штабы.

Яшь төркемнәре буенча карасак, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 28, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 10, 50дән 60 кадәр - 9, 18дән 30 га кадәр - 8, 70тән 80гә кадәр - 4, 18 яшькә кадәр - 2 һәм 80-90 яшь арлыгында бер кешенең ковид-19 йоктыруы билгеле.

Казанда – 48, Биектауда – 3 Нурлатта һәм Чүпрәледә – 2шәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Кама Тамагы, Лениногорск, якын күршеләребез Арча, Сабада һәм Балтачыбызда берәр кеше әлеге чирдән интегә.

16 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 9305 COVID-19 очрагы теркәлгән, 8174 кеше, шул исәптән 46сы – узган тәүлектә терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, маскаларыгызны кия күрегез, сәламәт булыйк!

Веб-редактор