Шәһәребез спортчылары дөнья күләмендәге уңышлары белән даими шатландырып тора. Шушы көннәрдә яхшы хәбәрләрнең чираттагысы килеп иреште: 18 яшьлек октябрьскийлы Азалия Азамат кызы Әминева бокс буенча Европа чемпионы исемен яулаган!
22 илдән иң көчле боксчыларны җыйган ярышлар 11-23 ноябрьдә Будва шәһәрендә (Черногория) узды.
64 килограммга кадәр авырлыктагылар төркемендә чыгыш ясаган шәһәрдәш Румыния, Польша, Әрмәнстан, Украина вәкилләре белән көч сынашты һәм барысын да җиңде.
Мәртәбәле ярышта Русия җыелма командасы вәкилләре тугызар алтын һәм көмеш, бер бронза медаль яулады, бу исә илебезгә команда беренчелегендә медаль зачетында җиңәргә мөмкинлек бирде. Әминева Русия җыелма командасы составында Башкортстанның бердәнбер вәкиле булды.
Азалия чын легенда исеменә лаек. Ул 21нче гасырда республикадан үсмер кызлар арасында Европа беренчелегендә беренче җиңүче булды. Ул җиңүе нәтиҗәсендә бокс буенча дөнья беренчелегенә юллама яулаган һәм халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәгән.
… Уфа аэропортында Азалия Әминеваны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Европа ярышлары чемпионын Башкортстан бокс федерациясе вәкилләре, тренерлар һәм башка спортчылар сәламләде.
— Барысы да планлаштырганча килеп чыкты, алтын медаль белән кайттым, — дип тәэссоратларын бүлеште Азалия. — Миңа зур өметләр багладылар һәм җиңәрмен дип өметләндем. Финалда Украина вәкиле Марина Стойко белән көч сынаштым. Мине, бу кыз бик көчле һәм сиңа авыр булачак, дип кисәттеләр. Борчылдым, әмма курыкмадым, көндәшемне җиңүемә ышандым.
Әминеваның спортка килү тарихын да язып үтик. Бокска кадәр кызның артык җитди мавыгулары булмый, ул башкалар кебек үк мәктәптә укый, өч ел кул эшләре түгәрәгенә йөри. Азалия һәрвакытта да яхшы физик әзерлекле булуы белән аерылып тора, шуңа күрә физкультура дәресләрен аеруча ярата.
Ә менә бокс секциясе белән ул беренче тапкыр энекәше Артемны алып килгәндә таныша, нәтиҗәдә әлеге спорт төренә үзе «кереп китә». Нәкъ шул вакыттан Әминева 1нче спорт мәктәбенең бокс бүлегендә тренер Александр Савкин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Сәләтле кыз секциягә йөрүенең икенче елында ук уңышка ирешә: республика, Идел буе федераль округы һәм Русиянең сайлап алу ярышларында җиңүче була. 2018 елда инде Европа беренчелегендә көмеш медаль яулый, Сербиядә Халыкара турнир җиңүчесе була. Быел гыйнвар аенда ил җыелма командасы исәбендә Азалия бокс буенча дәрәҗәле «Милләтләр кубогы» турнирында алтын медаль ала, ә февральдә юниорлар арасында Русия беренчелегендә җиңә.
Әйткәндәй, боксчы кызның тренерлары — Василий Степанович һәм Александр Васильевич Савкиннар Азалия бокс секциясенә йөри башлагач та аңарда булачак чемпионны күрә һәм аның сәләтен тагы да ныграк үстерү өчен бар тырышлыгын куя. Василий Савкин билгеләвенчә, максатчан, ныкышмалы булуы Әминевага Русия рингында гына түгел, халыкара ярышларда да уңышка ирешергә мөмкинлек бирә.
Азалиянең үзен бокс тәү чиратта нәрсәсе белән җәлеп иткән икән? Бу сорауга шәһәрдәш болай җавап бирә:
— Бокс — физик һәм рухи яклап үсәргә булыша. Секциядә шөгыльләнә башлагач, үз-үземә ышанычым артты, дусларым, фикердәшләрем күбәйде. Бу үз чиратында тормышка карашны үзгәртте, аңа яңа чагу төсмерләр бирде!
Спортчыларның нинди киеренке тәртиптә яшәвен, даими күнекмәләргә йөрүен, ярышларда катнашуын һәркем белә. Сирәк кенә тигән ял вакытында Азалия дус-туганнары белән аралаша, фильмнар карый (ул аеруча фантастиканы үз итә).
Киләчәк планнарга килгәндә, шәһәрдәш 9 гыйнварда Сербиядә узачак турнирда катнашачак. Ә инде соңыннан боксчы кыз апрельдә үтәчәк дөнья беренчелегенә әзерләнә башлаячак.
Шәһәребезнең спорт данын тирә-якка таратучы, аны тагы да үстерүче гүзәл, кыю Азалиягә алдагы көннәрдә дә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
Фото: интернеттан.