Найти тему
Газета «Туган як»

«Без һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә!»

«Гном» балалар телестудиясе тәрбияләнүчеләре һәм педагогларының өндәмәсе бу

Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае карамагында уңышлы эшләп килүче «Гном» телестудиясенә нигез 90нчы елларда салынган.

Бүген учреждение балалар технопаркы составына керә, ул тәҗрибәле остазлары, төрле төбәкләрдә лаеклы хезмәт куючы элеккеге укучылары белән зур танылу алган. Телестудия тәрбияләнүчеләре һәм педагоглар Петербург, Мәскәү, Киров, Тольятти, Казан, Уфа кебек зур шәһәрләрдә оештырылучы фестивальләрдә, иҗади очрашуларда актив катнаша, халыкара, ил һәм республика дәрәҗәсендәге мәртәбәле конкурслардан дипломнар алып кайта. Алар арасында чит илләрдән, хәтта экзотик кыйтга — Африкадан килгән бүләкләр дә бар.

Тормышыбызга заманча технологияләр ныклап үтеп кергән чорда «Гном» телестудиясе эшчәнлеге дә үзгәрешләр кичерә. Сер түгел, бүген телевидение әкренләп арткы планга күчә, аны Интернет, социаль челтәрләр алыштыра. Әмма шул ук вакытта мәгълүмати сюжетның интервью, видеоряд, синхрон, стендап кебек төшенчәләре әле дә әһәмиятен югалтмый, балалар аларга бәйле күнекмәләрне зур теләк белән үзләштерә.

Телестудия тәрбияләнүчеләре документаль фильмнар төшерү, шулай ук блогинг юнәлешендә актив эшли. Алар шәһәрдә оештырылучы күләмле чараларга видеоязмалар да ясый. Билгеле, коронавирус пандемиясе чорында мондый чаралар чикләнгән, шуңа күрә балалар онлайн форматта эшли. Әйткәндәй, яшь шәһәрдәшләр фильм төшерү, монтажлауны зур осталык белән башкара. Бу күпчелектә бүгенге буынның гаджетлардан актив куллануына бәйле. Аларны технологик гамәлләргә өйрәтү авырлык тудырмый.

«Гном» телестудиясендә бушлай тележурналистика, видеооператор, видеомонтажлау, дизайн, блогинг һәм башка юнәлешләр буенча белем алырга мөмкин.

Биредә 11-17 яшьлек балалар шөгыльләнә. Бүген укучылар саны 170 кешегә җитә. Балалар сыйфатлы техника һәм башка әсбапларны кулланып, тележурналистика нигезләрен өйрәнә, яңалыклар, мәгълүмати программалар әзерли, фильмнар төшерә. Алар белән тәҗрибәле педагоглар эшли. Бу — стендап, монтажлау, яңалыклар әзерләү остасы Илнара Рим кызы Әюпова һәм Воробьева Влада Владимировна. Әйткәндәй, ике ел элек учреждениедә яңа юнәлеш ачылган. Ул хәзер «Пчелка», «Золотая рыбка», «Улыбка» балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә, 5-6 яшьлек нәни блогерлар катнашлыгында төрле проектлар әзерли.

«Гном» балалар телестудиясе тәрбияләнүчеләре төбәктә узучы әһәмиятле вакыйгаларның һәрчак үзәгендә «кайный». Мисалга, алар Туймазыда сценарист, режиссер һәм оператор Павел Морозов (Мәскәү) белән очрашып, «Кино с нуля» осталык дәресендә катнашкан, Октябрьскийда Русия журналисты, «Культура» каналы күзәтүчесе Владислав Флярковскийның фотокүргәзмәсен ачу тантанасында танылган якташ белән әңгәмәләшеп, репортаж эшләгән. «Гном»лыларның эшләү дәверендә күп сандагы кызыклы сюжетлар барлыкка килгән: «Вирус йоктырмас өчен нишләргә?», «Ел укытучысы-2020» конкурсы, «ОктДом» сукбай этләр өчен приют турында, «Хәвефсез балачак юлы», Масленица-2020 һ. б.

Бүгенге көндә телестудия яңа фильм төшерү өстендә эшли. Аның эш исеме — «Инеш» («Ручей»). Социаль-экологик проект кысаларында балалар һәм педагоглар шәһәребездәге инешнең торышын яхшырту, аның тирә-ягын чистарту эшен дә башкара.

Телестудия эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре тормышын журналистика, телевидение белән бәйләгән элеккеге укучыларның казанышларында да чагылыш таба. Бүген журналистикада уңышлы эшләп килүчеләрнең берсе — «OKTLIFE.RU» порталын оештырган Илүзә Сәяхова. Ул «Гном»да һәрчак кадерле кунак. Сәләтле шәһәрдәш балалар белән очрашу вакытында максатка ирешү юллары, журналистика серләре белән уртаклаша.

«Гном»лылар зур гаиләдәй тату, күңелле тормыш белән яши. Алар актив ял итәргә дә ярата: кышын чаңгыда, шугалакта шуа, кинога йөри, яңа фильмнар турында фикер алыша. Үрнәкле балалар коллективы, халыкара, бөтенрусия һәм республика телефестивальләре дипломанты «Гном» балалар телестудиясендә киләчәктә дә алга карап эшләргә, яңалыкларны күзәтеп торырга, заманча технологияләрне актив файдаланырга әзерләр.

... Элек тә, бүген дә көндәлек тормышны телевидение яңалыклары һәм тапшыруларыннан, бәйрәм концертларыннан, сериал-фильмнардан, балалар өчен мультиклардан башка күз алдына китерүе кыен. Яраткан каналны ачып, анда барган вакыйгаларның эченә кереп китү бихисап эш-мәшәкатьләрне вакытлыча онытып тору өчен менә дигән чара. Телевидение — кешелек дөньясында күптән ачылган техник прогресс могҗизасы, әмма бүген дә ул мөмкинлекләре белән сөендерүдән туктамый. Киләчәктә дә аңардан аерылмыйк, телевидениедә яхшы вакыйгалар һәм яңалыклар күбрәк булсын дигән теләктә калыйк!

***

Яшь дусларыбыз, сезнең телевидениегә эләгәсегез, телефестивальләрдә катнашасыгыз, тапшырулар, видеопроектлар эшлисегез, кызыклы шәхесләрдән интервью аласыгыз киләме? Алайса, «Гном» балалар телестудиясенә (https://vk.com/d.gnom) укырга килегез! Анда «БР-ның өстәмә белем бирү навигаторы» (р02.навигатор.дети) мәгълүмат системасы аша язылып була.

Фото: «Гном» балалар телестудиясе архивыннан.

Лилия ГАБИТОВА.