Коронавирус пандемиясенә бәйле, шәһәр объектларында санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлешен тикшерү бара. Эчке эшләр, башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар хезмәткәрләре тарафыннан узган атнада халык күпләп йөри торган 8700дән артык объект тикшерелде, гражданнар тарафыннан битлек кию тәртибен бозган өчен 1400дән артык беркетмә төзелде, берничә дистә оешма һәм эшкуарга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Октябрьский шәһәр хакимиятенең эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү бүлеге полиция һәм милек белән идарә итү комитеты хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче оешмалар буенча тикшерүләрне даими үткәрә. Әлеге объектлар көн саен «Югары әзерлек» режимы кысаларында битлектә булу, социаль аралыкны саклау һәм башка чараларны үтәү буенча тикшерелә.
Профилактик чаралар барышында җитәкчеләр хезмәткәрләрнең һәм. объектларга килүчеләрнең шәхси саклану әсбапларын куллануы мөһимлеге турында искәртелә.
Бүгенге көндә күпчелектә битлек-перчаткалар куллану тәртибен бозу очраклары теркәлә. Бу үз чиратында объектларга килүчеләрне хезмәтләндерүдән баш тартуга китерергә мөмкин. Таләпләрне бозучылар белән аңлату әңгәмәләре үткәрелә.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Яңа коронавирус инфекциясе таралу буенча киеренке вәзгыятькә бәйле, битлек режимын мәҗбүри үтәү турында исегезгә төшерәбез. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге – сезнең кулларда!
Фото: социаль челтәрләрдән.