Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

1-2 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга тәкъдим кергән

«Аек Рәсәй» федераль проект җитәкчесе, Россиянеӊ иҗтимагый Совет вәкиле Солтан Хәмзәев 1-2 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга тәкъдим керткән.

Бу турыда хат министр Денис Мантуров исеменә юлланган.

Хатта әйтелгәнчә, Яӊа ел бәйрәмнәре, күп очракта спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык куллану белән истә кала. Нәтиҗәдә,

«Ашыгыч ярдәм» чакырту, хастаханәләргә мөрәҗәгать итү күп тапкырлар арта. 2020 елда COVID-19 пандемиясе таралу сәбәпле, медицина учреждениеләре болай да авырлыклар кичерә, бу бәйрәмнәрдә чакырулар күп артса, зур кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан, 1-2 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга кирәк, диелә хатта.

Сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә спиртлы эчемлекләр1-2 гыйнвар көннәрендә сатылмаса:

1. Берни дә булмый

2. Аракыны алдан алып куячакбыз

3. Күптән кирәк иде

4. Бик авырга туры киләчәк

Баш мөхәррир

Фото: pixabay.com/ru