Россия Президенты Владимир Путин Балтач районында яшәүче Мөхәрләмовлар гаиләсен “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләү турында указга кул куйган.
Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовларның бер гаилә булып яши башлауларына 35 ел тулган. Алар 15 бала тәрбияләп үстергән. Өлкән улларына – 34, төпчек кызларына – 10 яшь. Гаилә башлыгы Балтач районы “Кама” хуҗалыгында 38 елдан артыграк вакыт дәвамында тракторчы