Кичә һәм бүген бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Кунакка йөрешү” дигән бәйрәм күрсәттеләр. Анда балалар татар халкының җырлы-биюле уеннары, такмак-такмазалары, җыр-биюләре белән беррәттән мари, удмурт, рус халкының биюләрен дә башкардылар. Бөтен якка да булганлыклары белән шаккатырдылар.
Зурлар төркемендә исә, “Уйнап-җырлар чагыбыз” дигән фольклор бәйрәме үтте. Бәйрәм халкыбызның элеккеге җырлы-биюле уеннары, әниләргә багышланган җырлар hәм шигырьләр белән үрелеп барды. Тик, ни кызганыч, аларны әниләр тамаша кыла алмады. Бакчабыздагы һәрбер чараны бик көтеп алып, яратып карый идек, хәзер инде фото һәм видеолардан гына күзәтергә калды. Коронавирус бетеп, янәдән бакчабыз залына кайтырга язсын дигән теләктә калабыз. Бакчабыз мөдире Роза Николаевнага, көчле, иҗади коллективка рәхмәтләребезне ирештереп, уңышлар теләп калабыз.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз