Найти тему
Газета «Туган як»

Шәһәребез күркәмләнә

-2
-3
-4
-5
-6
-7

Быел шәһәрдә байтак җәмәгать биләмәләре һәм социаль объектлар яңарыш кичерде.

«Уңайлы шәһәр мохите» программасы кысаларында өч җәмәгать биләмәсе төзекләндерелде. Икесендә — Төньяк урамындагы сквер һәм Нефтьчеләр паркында төзекләндерү эшләре җәй көне үк тәмамланып, алар сафка бастырылды.

Тагын берсе — 34нче төбәктәге 20нче мәктәп янындагы сквер да шәһәр халкының яраткан урынына әверелеп килә. Монда җәяүлеләрне саклаучы киртәләр куясы һәм керү урынын билгеләсе генә калган.

Кайчан гына бу биләмәдә бушлык иде, хәзер ул танымаслык үзгәрде. Биредә сукмаклар асфальтланды, тротуар плитәсе җәелде, тирә-ягы яшелләндерелде. Моннан тыш, машина кую урыннары барлыкка килде, урам яктырткычлары урнаштырылды. Балалар уен һәм спорт мәйданчыклары, воркаут зонасы барлыкка килде. Мәйданчыкларның барысына да махсус өслек җәелде. Шулай ук йөгерү һәм велосипедта йөрү юллары җиһазландырылды. Яңа корылмалар һәм кече архитектура сыннары урнаштырылгач ул тагы да матурланып китте. Шәһәрдәшләрнең скверны ошатуын хәзер үк күрәбез, күпләр монда гаиләләре белән ял итәргә, һава суларга килә. Үзләренә дә сүз бирик. «Мин 34нче төбәктә яшим. Рейтинглы тавыш бирүдә нәкъ шушы биләмә өчен тавыш биргән идем, — ди Надежда Романова. — Хәзер мондагы үзгәрешләргә сокланып туялмаслык. Элеккегесе һәм бүгенгесенең аермасы — җир белән күк арасы. Көн дә диярлек иртән скверга скандинавча йөрергә киләм. Яңа сукмаклардан йөрүе уңайлы, ял итәргә эскәмияләр бар. Ахирәтемне дә алып килеп, скверны күрсәттем. Ул да бик ошатты. Халыкка шундый матур ял итү урыны булдырган өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Форсаттан файдаланып, бер үтенечне җиткерәсе килә. Монда биобәдрәф тә куйсалар, тагын да уңайлы булыр иде. Халык күпләп йөри торган урыннарда бу бик кирәкле». Тагын бер әңгәмәдәшем — яшь ана Айгөл Исхакова. «Монда Первомайскийдан кадәр киләбез. Бик ошый. Балаларга уен мәйданчыгы, атынчыклар бар, коляска белән йөрүе дә уңайлы. Кичләрен безнең кебек балалары белән килүчеләр бик күп».

Быел шулай ук аукционнан экономияләү акчасына 8нче мәктәп янындагы сквер да төзекләндерелә. Бу биләмәдә бордюрлар куелган, сукмакларда асфальт җәелгән, урам утлары монтажлана. Ремонт эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк.

Чираттагы төзелеш мәйданы — Мәскәү проспектының икенче чираты. Бүгенге көндә ул тәмамлану чорында. Җәйге-көзге чорда Шашин урамыннан Клинов урамына кадәр мәйданда күләмле ремонт эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә юллар киңәйтелде, иске бордюрлар яңаларына алыштырылды. Торак йортлар ягыннан сукмак киңәйтелде, ул җәяүлеләр һәм велосипедчылар хәрәкәтенә исәпләнгән. Яңгыр сулары агып төшү системасы һәм кое монтажланды, төшү юлларына асфальт-бетон җәелде. Подрядчылар белән тавыш йотучы экраннар һәм киртәләр урнаштыру мәсьәләсе карала. Шулай ук тукталыш павильоннарының кайтарылуы көтелә. Тиздән юлны файдалануга кертергә җыеналар. Ул Ленин проспектына һәм Космонавтлар урамына транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Тагын бер мөһим объектта — 2нче гимназиянең булачак башлангыч мәктәбендә (Бакинская урамындагы элеккеге мәктәп-интернат бинасы) төзекләндерү дәвам итә. Әле анда плитә җәю тәмамланып килә, эчке бизәкләү эшләре бара, кабинетларның, бинага керү урыны бизәлеше тикшерелә. Мәктәпкә тулы күләмдә линолеум кайтарылды. Котельная сафка кертелде, хәзер бина җылытыла. Төзекләндерү чаралары «Мәгариф» милли проектының «Заман мәктәбе» төбәк проекты кысаларында башкарыла. Яңартылган мәктәптә дүрт йөздән артык укучы белем алачак, дип планлаштырыла. Бу әлеге уку йортында икенче сменаны бетерүгә мөмкинлек бирәчәк.

Бөтен төзекләндерү эшләре барышын шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев күзәтүдә тота. Ул атна саен объектларда штаб үткәреп, төзүчеләр белән көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә.

Фото Алсу ФАЗЛЕТДИНОВОЙ.