Найти тему
Газета «Туган як»

Этнографик диктант – бердәмлек, дуслык күпере

Илебездә туган төбәкнең тарихын һәм мәдәниятен, анда гомер итүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә күп эш башкарыла, мәдәни-мәгърифәтчелек чаралары оештырыла.

3-8 ноябрьдә онлайн рәвештә үткән «Зур этнографик диктант» та шушы максатларны күзаллый. Халыкара дәрәҗәдәге күләмле чара этнографик белемне бәяләргә, милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә игътибарны арттыруга юнәлдерелгән.
Быел диктантта Русия һәм чит ил кешеләре дә катнашты. Рәсми сайт (
https://miretno.ru) һәм биремнәр инглиз һәм испан телләренә дә тәрҗемә ителгән иде. Тест һәркем өчен дә бердәм 20 сораудан торган гомумфедераль өлешне һәм Русия субъектлары өчен аерым төбәк өлешенең 10 соравын үз эченә алды. Диктант узганнан соң һәр катнашучыга электрон рәвештә сертификат алу мөмкинлеге булдырылды.

Республикабызның билгеле шәхесләре этнографик диктант турында фикерләрен белдерде.

Әминә Шәфыйкова, Башкортстанның мәдәният министры:
– «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе агымдагы елда 5нче тапкыр уза. Үткән елда чарада Башкортстаннан 7123 катнашучы булды һәм без Русиянең иң яхшы ун төбәгенә кердек. Быел да якташлар сынатмас дип уйлыйм.

Зөһрә Рәхмәтуллина, БР халыклары ассамблеясе рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты:
– Этнографик диктант – бердәмлек, дуслык күпере. Ул ил һәм республикабызда яшәүче халыкларның килеп чыгышы турында белемне тулыландырырга булыша. Бу мәгълүмат ата-бабаларыбызның тамырларын белү өчен кирәк. Этник киләчәгебез булсын өчен без үткәнебезне белергә тиеш.

Эльвира Аеткулова, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары:
– Онлайн рәвештә узучы диктант анда бик күп кешеләргә катнашырга мөмкинлек бирә. Тестны үзем дә үттем, аеруча республика халыкларына бәйле сораулар ошады. Биремнәр төрле яшьтәге катнашучыларга исәпләнгән. Тест илебезнең, һәр халыкның үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре ни дәрәҗәдә кызыклы, күпкырлы булуын тагын бер тапкыр аңларга булыша.

Ә шәһәрдәшләр мәгариф чарасы хакында нинди фикердә икән: аларга сораулар ошаганмы, тест авыр тоелмаганмы, диктант нинди әһәмияткә ия?

Лилия, 37 яшь:
– Мәгариф чарасы төрле халыкларның мәдәниятенә карата толерантлык һәм хөрмәт тәрбияләргә булыша. Фәһемле сораулар ярдәмендә мин күпмилләтле илебез турындагы белемне тагын да арттырдым. Оештыручыларга рәхмәт!

Ирина, 25 яшь:
– Мин моңарчы ике ел рәттән диктантта катнаштым, сораулар кызыклы һәм аңлаешлы иде. Быел онлайн узучы чарага укучылар һәм ата-аналар күпләп җәлеп ителде. Мин дә аларга кушылдым. Дөресен әйтим, тест биремнәре гаҗәпләндерде. Нәрсәсе белән дисезме? Тар белгечлекләргә кагылышлы сорауларның күп булуы белән. Аларга укучылар гына түгел, һөнәри белемгә ия олылар да төгәл җавап бирәлмәгәндер дип уйлыйм. Этнография белән кызыксынсам да, бу юлы тест ошамады.

Раушания, 59 яшь:
– Диктантта 97 балл җыюга ирештем. Белемне тикшерү бик кызыклы булды. Аеруча Башкортстанга кагылышлы соңгы 10 сорау ошады. Маршаллар турында дөрес җавап бирмәгәнмен, әмма ул хатага саналмый икән, якташлар булгач. Мәдәниятләргә бәйле сорауларның күп булуы да җәлеп итте. Гомумән, кайсы биремне алма, ул уйланырга, хәтердә казынырга мәҗбүр итә. Кроссвордлар чишәргә яратучы кеше буларак тест сорауларына җавап эзләү дә мавыктыргыч тоелды.

Алия, 15 яшь:
– Этнографик диктантны җиңел үттем. Соңыннан апам белән җавапларны тикшереп карадык һәм сертификатлар алдык. Сораулар бик кызыклы, аларның күбесе уйланырга мәҗбүр итә. Оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Киләсе елны да мотлак рәвештә тестта катнашачакмын.

Айрат, 50 яшь:
– Халыкара этнографик диктант – кирәкле һәм файдалы чара. Әмма быел ул "чиле-пешле"рәк төзелгән. Грамматик һәм стилистик хаталар бар. Падежлар килешми, кайбер сүзләре бөтенләй төшеп калган җөмләләр дә очрады! Тест төзүчеләр игътибарлырак булсын иде.

Татьяна, 31 яшь:
– Диктант балалар өчен авыррак, 11 яшьлек кызым 100 сорауның 55нә генә дөрес җавап бирде. Тест башлыча урта яшьләрдәге кешеләргә исәпләнгән кебек. Гади, шул ук вакытта үзенчәлекле сораулар әз. Яшьрәкләр биремнәргә күбрәк интернет ярдәмендә җавап биргәндер дип уйлыйм.

Сүз ахырында:
Мәгълүматлар буенча, агымдагы елда этнографик диктантта 123 илдән 1 742 661 кеше катнашкан. Иң күп катнашучылар саны Мәскәү, Краснодар крае һәм Башкортстаннан.

Лилия ГАБИТОВА.