Найти тему

Татар шагыйре Хәсән Туфан Башкортстанда яшәүче әдипкә: "Сине искә алмаган көнем юктыр минем...", - дип язган

Атаклы татар шагыйре Хәсән Туфан үз гомерендә бик күп шәхесләр белән дус була. Ләкин аның дуслары арасыннан үзенә иң якыны татар һәм башкорт шагыйре, язучысы Сәйфи Кудаш кына саналырга хаклы.

Сәйфи Кудаш (Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев) 1894 елның 3 октябрендә (21 сентябрендә) Уфа өязе Кара Якуп волостенең Келәш авылында (хәзерге Башкортстанның Чишмә районына керә) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1913 елда ул Кустанай якларына – казакъ далаларына юл тота һәм өч ел буе балалар укыту белән шөгыльләнә. 1915 елның көзендә ул Уфаның атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга кабул ителә.

Бу ике әдипнең тәүге мәртәбә танышулары Уфада шул заманның атаклы мәдрәсәләрдән саналган “Галия” мәдрәсәсендә була. Бу бинаның өченче катындагы бер бүлмәдә танышалар һәм бер кыш бергә укыйлар. Туфанның “Галия” мәдрәсәсе белән Кудашны бергә искә алган “Сафташыма” исемле шигырен искә алмыйча булмый:

“Галия”нең Келәш ягы

Балконын ачыйм әле,

Кудаш якларына карап,

Кудашыма, сафташыма

Истәлек языйм әле!

Алар инде мәдрәсәдә укыган заманнан бирле чын дусларга әвереләләр. Нәкъ менә яшьтән үк якын дусларга әверелүләре аның күп кенә әсәрләрендә һәм хатларында кат-кат әйтелә:

“Азмы сине сагынып яшәдем мин,

Яшьлек дустым, яшьлек юлдашым!”

Шулай ук:

“Сәйфи! Кабатланмас туганым, Сәйфи!

Ах, күп тә соң сиңа әйтәсе, сөйлисе килгән уйлар, сәламнәр... Сөенәм дә менә, бераз көенәм дә. Сөенәм: дөньяда син бар, иң якын иткән кадерле туганым. Үткәнебез яшьлегебез, киләчәгебез белән дә иң якын туганым булган кешем – син бар. Көенәм:

Өйне шигырь белән тутырып

Бер сайрашыр идек утырып, -

диеп сагынып яшибез үзебез.” (09.03.1964).

Әгәр дә Хәсән Туфанның шигырьләрен тематика буенча бүлсәк, шулар арасыннан Сәйфи Кудашка багышлап язган шигырьләрен аерып чыгарырга булыр иде. Аларның күләме дә зур һәм, әлбәттә, барысы да басылып чыкмаган. Бу шигырьләр арасында “Китмик әле” (ике вариантта), “Юллар сала күңел”, “Җырым күбәләк булсын...”, “Гөлләр исе калды кулымда”, “Язгы диалог”, “Икәүләшеп бергә...”, “Гомер эзләрең буйлап”, “Дәү, уяу кыңгырау”, “Сафташыма” һәм исемсез тагын бик күп шигырьләре бар. Бу шигырьләрнең башында ук автор “Сәйфи Кудашка” дип язып куйган. Алар үткән гасырның 50-80 елларында язылганнар.

Шигырьләрнең бер өлешен шагыйрьнең Сәйфи Кудашка язган хатларында табарга мөмкин. Татар галиме М. Гайнетдинов Туфанның Кудашка язган хатларның яртысыннан күбрәген 2010 елда чыккан Х. Туфанның иҗатына багышланган томнарның бишенчесендә бастырып чыгара. Әмма алардан тыш басылмаган хатлары да байтак бар әле.

Хәсән Туфан (1900 - 1981)
Хәсән Туфан (1900 - 1981)

Х. Туфан Сәйфи Кудашка хатларында, шигырьләрендә түбәндәге сүзләр белән дәшә: кадерле туганым, кадерле, Сәйфием, Кудашым, өлкән абыебыз, айналаем, чырагым, сәсәнем, безнең өлкән аксакалыбыз, рухи, мәгънәви агабыз, Сәйфи абый, шәригем, әдәби туганым, тынгысыз замандашым, юлдашым, чордашым, кордашым һ.б. Болай итеп фәкать чын ихлас күңелдән яраткан, хөрмәт иткән, бер-берсе өчен үзләрен корбан да итәргә әзер торучы дусларга гына эндәшеп буладыр. Башта ул аны Сәйфи дип яшьтәшенә эндәшкән кебек дәшсә, 1971 елдан соң олыларга дәшкән кебек Сәйфи абый дип йөртә башлый: “Кадерлебез Сәйфи абый! Ни өчендер менә шулай – Абый – диясе килде. Бу, бәлки, йөрәкнең иркәләнәсе килүедер, дөньяда үзеңнән өлкәнрәк туганың барлыгын хис итәргә теләведер.” (27.11.1971).

Шулай ук Х. Туфан бер шигырендә дә үз дустына түбәндәгечә эндәшә:

“Юлдаш, кулдаш, уйдаш хәлдә Кудаш

Синең белән бергә юл барам.

Бик күңелсез булыр беребез китсә,

Китмик әле, китмик дөньядан!” (1957 ел).

Бу юллары белән ул инде үзенең хәтта С. Кудаш кебек уйлавын, аның белән бөтен мәсьәләләрдә бер фикердә булуын раслый.

С. Кудаш та шундый ук рухта, шул ук сүзләр белән диярлек җавап итеп шигырен иҗат итә:

“Кордашлар да бик күп, чордашлар да,

Җырдашлар да, шөкер, җитәрлек.

Тик башларга бик авыр чакларда

Кыен кордаш табу сердәш итәрлек.” (02.05.1968).

Ул шулай ук үз чиратында дустын үзенең хатларында төрле җылы сүзләр белән атап яза: Хәсәнем, Хәсән – җан, җаным, туганым, туганкай, дус һ.б.

Хатларның ахырында Х. Туфан үз имзасын “Хәсәнең” дип, С. Кудаш исә “Сәйфиең” дип куя.

Х. Туфан дустын беркайчан да илдә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр белән котлап хат яки телеграмма җибәрергә онытмый. Алай гына түгел, хәтта котлап берәр шигырь дә язып җибәрә. Мисал өчен шуларның берсен китерергә була:

“Айналаем, чырагым!

Бәхет түгәрәк булсын!

Нурың әйләнәсендә

Җырым күбәләк булсын!

Укып шулай «дога»ның

Кабул була торганын,

Яңа ел белән котлап,

Саулык тели Туфаның.

Сырхау быел, сәсәнем,

Синнән читтә яшәсен!” (02.01.1963).

Ләкин аның иң зур бәйрәме С.Кудашны күргән көн була. “Бүген бәйрәм киче, Сәйфи. Ләкин тиздән Уфада синең белән күрешү минем иң кадерле бәйрәмем булыр кебек тоела.” (06.11.1969). Аның шулай икәне Х. Туфанның башка хатында да күренә: “Сине искә алмаган көнем юктыр минем. Ә шулай да хатларыңа вакытында җавап бирә алмый яшим. Син мине гафу ит һәм яз: синең һәр хатың гади көнне дә бәйрәмгә әверелдерә.” (07.06.1965). Димәк, дустыннан хат килгән кән бәйрәмгә әверелгәч, дустын күреп очрашкан көн нинди зур бәйрәм булуы бик ачык аңлашыла.

С. Кудаш та аны бәйрәмнәр белән котлый һәм үзенә теләгән нәрсәләрнең барын да якын дустына тели: “Без яздан бик күп нәрсәләр көтәбез. Иң элек саулык, аннан тынычлык, аннан илһам. Акыллы картлар: үзеңә нәрсә теләсәң, дустыңа да шуны телә, дигәннәр. Сезгә дә шуны телибез.”

С. Кудашка авыр вакытларда ул аны тынычландыра, кайгыларын уртаклаша. Мәсәлән, дустының хатыны Мәгъфүрә вафат булгач, Х. Туфан да бик нык борчыла, авыр кичерә.

С. Кудашның Зариф Бәшири белән чыккан низаглар вакытында да ул һәрдаим үзенең дусты ягында кала, аңа терәк була: “Бәшири – бәла Бәшири турындагы кайнар накал белән язылган мәкаләне (Шамовка җибәрелгәнен) Гомәр Бәширов белән сокланып укыдык. Татиздатка барып фикерләребезне, тулысынча синең якта икәнебезне әйттек. Аерым-аерым кереп тә сөйләшеп карадык...” (01.09.1963). Бу низаг З. Бәширинең “Замандашларым белән очрашулар” дигән китабын чыгарырга йөргәндә чыга. С. Кудаш Зариф Бәшири китабын төрле уйдырмалар белән тутыруында гаепли.

Сәйфи Кудаш (1894 - 1993)
Сәйфи Кудаш (1894 - 1993)

С. Кудаш та һәрвакыт үзенең дустын якларга гына тора, авырганда бик нык борчыла, кайгыдан үзе дә авырый башлый: “Синең авыруың турындагы хәбәр йөрәккә кереп утырды да, нәкъ кечкенә генә, ләкин бик үткер тешле кара тычкан кебек, бертуктаусыз кытырдатып кыра да тора.

Әгәр дә син бер нәрсәне, бер хәлне, бер вакыйганы, ничек булганын ачык белмәсәң, ул сиңа тынычлык та, тынгылык та бирми, борчый да тора. Син үз хыялың белән ул эшне үзеңчә фараз итәсең, үзеңчә аны әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетәсең. Менә синең авыруыңны белгәннән бирле миңа яңа бер авыру өстәлде. Әнә шул авыру минем йөрәгемне һәрвакыт чеметеп, тырнап һәм әрнетеп кенә тора. Мин синең белән бергә авырыйм.” (12.11.1965).

Хатларына тиз генә җавап килмәсә дә, ул кайгырудан нишләргә белмим: “Хәсән-җан! Үзеңә хат яздым – җавап алмадым. Мөнҗиягә яздым – җавап булмады. Әллә минем йөрәгемне таштан яралган дип беләсезме? Синең хәлеңне беләсем килә.” (15.12.1974).

Х. Туфан Кудашның хатыны Мәгъфүрәгә якын итеп шигырьләр дә багышлаганы мәгълүм. Аның хатларында шундый ике шигыре бар. Мәсәлән, берсендә ул бераз юмор кулланып, якын итеп, чиренә дәва булсын, дип хаты эчендә Мәгъфүрәгә үзенең “дару”ын (Х. Туфан үзе шулай дип атый) җибәрә. Бу вакытта Кудашның хатыны нык кына чирләп киткән була.

Туганым кебек якын син,

Мәгъфүрә – Мәгъфә – Рүфә!

Үз итеп шулай сиңа мин, –

Кыскартып синең исемеңне, –

Эндәшәм шуңа күрә. (01.09.1968).

Бу шигырьнең ахыргы строфасы Туфанның рус сүзен кыстыруы, белән дә кызыклы, шулай ук авторның азмы-күпме мөселманлыгын чагылдырган элементлар да бар:

Пусть иссен кышкы суык җил,

Пусть күмсен юлны буран,

Без, Рүфә, җилгә-давылга

Буйсынмас өчен туган!

Капкасын барыбер Ходайның

Кагачак хәер догам! (01.09.1968).

Шигырьләренең кайберләрен Х. Туфан башта С. Кудашка укытып карый, аның бәясен беләсе килә, төрле киңәшләр сорый. Мәсәлән, ул “Бетмибез” шигырен язган вакытта дустын түбәндәгечә сораулар белән яудыра: “...Менә шул ике иҗекле рифмаларга нигезләткән яңалык кебек нәрсәнең яңгырашы ничек, Сәйфи? Ярыймы колакка, хискә ят түгелме? Аннары строфалар бишәр юллык. Бишенче соңгы юллар икенче юлларның бераз үзгәреше буларак кабатланалар, кирәкме шул кабатлау? Бәлки, аларны төшереп калдыру – сызу яхшыракмы?” (12.12.1966). Димәк, Х. Туфанга аның иҗатына карата биргән бәясе, киңәшләре бик мөһим булган. С. Кудаш та бик оста шагыйрь булганга Х. Туфанны бик күп төгәлсезлекләрдән, ялгышлардан коткарып калган булуы ихтимал. Ул үзе дә кайбер хатларында аннан төрле дөньяви мәсьәләләрдә: “Киңәш ит, акыл бир! Нишлим?” – дип киңәш сорый. Чөнки Х. Туфан байтак гомерен төрмәдә уздырганга күрә, күпне күргән, кешеләрнең эчке дөньясын үтәли күрергә өйрәнгән була, аның тормыш тәҗрибәсе зуррак иде.

С. Кудаш Туфанга багышлап дистәгә якын шигырьләр язганлыгы мәгълүм. Аларның күбесен Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә сакланучы хатлар эчендә табарга була. Кудаш хәтта, 1966 елда Киев шәһәренә баргач та, сагынып, дустына багышлап шигырь язып җибәрмичә кала алмый:

“Баскан хәлдә Тарас туфрагына

Дуслык хисенә манып каләмем –

Язам сиңа Киев почмагыннан

Хәсәнкәем, сагыну сәламен!

Төреп салдым аны Тычинаның

Изге уеның ялкыннарына.

Һичбер вакыт сулмас ул мәхәббәт

Бу дөньяның салкыннарына!” (29.01.1966).

Х. Туфан үзенең тормышын Кудаштан башка күз алдына да китерә алмый, шуңа күрә бер шигырендә ул дустына шундый бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә:

“Кулда синең кулың сеңгән хәлдә

Тагын менә бергә юл барам.

Бик күңелсез булыр синсез миңа,

Миннән элек китмә дөньядан!”

Чыннан да, шулай килеп чыга, Кудаш Туфаннан алда үлми, дустыннан соң әле 12 ел яшәп 1993 елның 26 июнендә вафат була. Ләкин тормышының соңгы бу 12 елы, дөньяда кадерле дусты булмау сәбәпле, аның өчен җиңел булмагандыр.

Шулай итеп, бу ике олуг әдип – Х. Туфан белән С. Кудаш – бер-берсенә искиткеч зур йогынты ясаган кешеләр булалар. Шуңа күрә аларның тормыш юлларын, иҗатларын бер-берсеннән аерым тикшерергә һич ярамый, дип тә әйтеп булыр иде.