Башы: “Алтын ханым” Татар тарихында хатын-кызлар (Алтын Урда чоры) (I)
Казан ханлыгы ханбикәләре.
Җучи Олысы таркалса да, аның тарихи язымышы тукталмый. Яңа оешкан Казан, Себер, Кырым һ.б. ханлыкларда бай мәдәният үзәкләре, күркәм традицияләр дә саклана.
Әлеге чор безгә вакыт ягыннан да якынрак тора, язма чыганакларда да киңрәк яктыртыла. Бу – рус дәүләте белән ике арада барган сәяси элемтәләрнең бик тыгыз, бик актив чоры, ифрат та катлаулы, фаҗигале һәм гыйбрәтле заманы.
Бу чорда танылган зирәк дәүләт башлыклары, зур сәяси эшлеклеләр, дипломатлар булган кайбер кызларга да аерым тукталып үтик.
Нурсолтан (1451-1519).
Казан, соңрак Кырым ханбикәсе булган Нурсолтан ханнарның иң якын киңәшчесе, дәүләт эшләрендә ярдәмчесе була. Ул ярты гасырдан артык Мәскәү, Кырым һәм Казан арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең үзәгендә торган, Мәскәү һәм Казанда илчелекләр җитәкләп, дипломат вазифасын үтәгән, илләр арасында тынычлык урнаштырырга тырышкан. Иван III һәм Василий III белән хатлар алышкан. 1487 елда Иван III Казанны ала. Шәһәрне алса да, ханлык бетерелми, аның мөстәкыйльлеген саклауда Нурсолтан зур көч куя. Аның Мәккәгә хаҗ кылган вакытында Мисыр хөкемдары белән очрашуы да мәгълүм.
Гәүһәршад (1481-1546)
Соңрак аның кызы Гәүһәршад та Казан ханлыгында сәяси эшләр алып бара. Яшь Җангали идарәсе чорында (1532-1535) ил белән Гәүһәршад һәм карачы би Булат Ширин җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә. Алар Мәскәү басымына каршы көрәш башлыйлар. Җангали балигълык яшенә җитеп, Сөембикәгә өйләнгәч, Гәүһәршадның регентлыгы тәмамланса да, ул әле тагын 12 ел буена дәүләт эшләренә үз йогынтысын югалтмый.
Сөембикә ханбикә.
Сөембикә – халкыбыз күңеленә, хәтеренә уелып калган изге бер исем. Ул татар халкының гүзәл манарасында гәүдәләнгән олуг бер маягы гына түгел, безнең милли аңыбыз, аңлы бер халәтебез сагында торган якты бер нур да, гомерлек сагышыбыз да кебек.
Нугай далаларында үсеп, 16 яшенә чыккан гүзәл кызны Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. Гүзәллеге өстенә Ходай аңа акылны да мул итеп биргән. Казанга килгәнче үк фарсы, гарәп, рус телләрендә камил сөйләшкән һәм, атасы Йосыф морзаның яраткан кызы буларак, гаилә табыннарында ил-халыклар арасында барган сәяси бәхәсләрдә катнашкан. Сөембикә – татар халкының соңгы ханбикәсе. Казан шәһәренә ул 30 меңгә якын гаскәри белән килә. Ил картлары аларны Арча төбәгенә урнаштыралар. Җангали фетнә нәтиҗәсендә үтерелгәч, Сөембикәне тәхеткә утырган Сафагәрәйгә димлиләр. Аларның Үтәмеш исемле уллары туа.
1549 елда Сафагәрәй үлгәч, Казан бәкләре, аксакаллары һәм имамнары дүртенче яшенә аяк басарга торган Үтәмешгәрәйне Казан ханы итеп тәхеткә күтәрәләр. Бала балигъ булганчы, ил белән, асылда, Сөембикә ханбикә идарә итә. Нәкъ шушы чорда Сөембикә Казан каласының кирмән-кальгаларын ныгыта һәм ире Сафагәрәйнең кабере өстенә төрбә салдыра, Европа һәм Шәрык илләреннән китаплар кайтартып, бай китапханә туплый. Бу чорда Казан чәчәк ата. Илдә тынычлык, муллык, иминлек урнаша, Казан сәүдәгәрләре дөнья халыклары белән гөрләтеп сәүдә итә.
Казанның шулай көчәеп китүе Мәскәү патшасы Явыз Иванга тынгылык бирми. Биш тапкыр яу белән килә Казанга Явыз Иван, биш тапкыр кан коеп кайта.
Сөембикә, халкын, каласын саклап калу өчен, барысын да эшли. Явыз Иванга шартнамә – солых төзү өчен илчеләр җибәрә. 1551 елда Иван Казан түрәләренә шарт куя: “Тыныч яшик дисәгез, ханбикәне һәм аның угылын Мәскәүгә озатыгыз”.
Каһарман ханбикә тагын кыю сәяси адым ясый. Улы белән Казаннан китәргә ризалык бирә. Чорына күрә искиткеч зур батырлык бу. Иле-халкы һәм башкаласы исән-имин яшәсен өчен, улын һәм үз-үзен корбан итә.
Сөембикәне һәм сабый Үтәмешне алырга кенәз Серебряный килә. Аны озатырга урамнарны тутырып халык агылганын күреп, ул ханбикәгә ире Сафагәрәй каберенә туктарга, мәрхүм белән саубуллашырга рөхсәт итә. Сөембикә ире каберенә капланып елый, аның белән саубуллаша. Аннары баскынчылар ханбикәнең бөтен байлыгын, китапханәсен талыйлар һәм корабка төяп алып китәләр. Мәскәүгә килгәч, Үтәмеш чукындырыла, аңа Александр исеме бирелә. Ул 1556 елда Мәскәүдә үлә һәм Кремльнең Архангел соборында рус патшалары арасында күмелә.
Сөембикәне Иванның ышанычлы яраны Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Яраткан газиз баласыннан аерылып, җаны сөймәгән бер адәмгә насыйп булган Сөембикәнең соңгы көннәре Касыйм шәһәрендә уза.
Сүзге – Себер ханбикәсе.
Татар тарихында онытылмаслык эз калдырган гүзәл шәхесләрнең берсе – Себер ханы Күчемнең сөекле хатыны, ил, халкы өчен җанын фида калган Сүзге. Ермак яулары заманындагы канкойгыч вакыйгалар белән бәйле легендар Сүзге образы күпләргә мәгълүм.
1581 елның 1 октябрендә атаман Ермак һәм Күчем хан гаскәрләре арасында канлы сугыш башлана. Күчем хан исән калган гаскәре белән чигенергә мәҗбүр була. Дошман Сүзгенең ныгытылган сараен өч атна буе камалышта тота. Сарай сакчылары казакларга каршы җаннарын аямыйча көрәшәләр. Аларны буйсындыру өчен өстәмә көчләр кирәк була. Әмма Сүзгенең дә хәле авырая. Тигезсез көрәшнең ни белән бетәчәген аңлап, ул казак атаманы Гроза белән сөйләшүләр башлый. Баласының, халкының гомерен саклап калыр өчен, ул өч шарт куя: исән калган татарларга ныгытмадан чыгып китәргә мөмкинлек бирергә; аларны елганы кичеп чыгу өчен көймәләр белән тәэмин итәргә; татарларны башка рәнҗетмәскә, кысрыкламаска.
Ханбикә илчесен тыңлагач, атаман Сүзге куйган таләпләргә ризалыгын белдерә, әмма Сүзгенең үзенә тотык булу таләбен куя. Илче кайтып бу таләпне җиткергәч, Сүзге, әсирлектән башка чара калмаганын аңлап, хезмәтчеләренә сарайдагы барлык әйберләрне, казнадагы бөтен акчаны сакчыларга бүлеп бирергә боера. Үзе иң затлы киемнәрен кия, Күчемнең бүләге – энҗе муенсасын тага.
Таң белән Иртыш суы буена зур көймә килеп туктый. Халык, яшьләрен тыя алмыйча, ханбикә белән саубуллаша һәм көймәгә төялә. Тиздән көймә күздән югала. Чал Иртыш ярында басып калган Сүзге очлы ханҗәрен гайрәт белән күкрәгенә кадый, йөрәгенә кадәр батыра. Казаклар татар ханбикәсенең милли горурлыгына, каһарманлыгына таң калалар. Батырлыгына хөрмәт йөзеннән Сүзге ханбикәне мөселман гадәтләрен саклап җирлиләр.
Аның гүзәллеге, уңганлыгы, батырлыгы хакында хәзер дә төрле риваятьләр сөйләнә, җырлар җырлана, сәхнә әсәрләре языла. “Конек-горбунок” авторы Петр Ершов аның турында “Сүзге – Себер легендасы” дигән әсәр яза.