Алтын Урда чорында хатын-кызлар.
Кешелек дөньясының барлыкка килүендә һәм үсешендә хатын-кыз – гүзәл зат – һәрвакыт аерым бер урын алып тора. Бу аңлашыла да. Чөнки кеше Ана карынында ярала, дөньяга тудырыла, үстерелә, тәрбияләнә. Шуңа күрә дә татар халкының борынгы заман тарихына күз салсак, аның нигезендә хатын-кызга, бигрәк тә аналарга тирән хөрмәт ята. Гаиләдә Ана – изге зат, аның сүзе – күп вакыт төп сүз, төп нәтиҗә. Ананы рәнҗетүдән, хәтерен калдырудан балалар бик нык сакланганнар; эшбашлаганда, юлга чыкканда, һәркем ата-анасының хәер-фатихасын алырга тырышкан.
Башка халыклар мәдәниятен өйрәнгәндә дә, аналар культының тамыры бик тирәндә икәнлегенә төшенәсең. Йөз мең елларга сузылган матриархат, ягъни аналар хакимлеген ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Белгәнегезчә, борынгы төркиләрдә дә хатын-кызлар гаиләдә дә, дәүләттә дә гаять әһәмиятле роль уйнаганнар, ирләре белән бертигез хуҗалык алып барганнар, хәтта сугышларда катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр. Күптән түгел археологлар беләзекләр һәм алкалар белән бизәндерелгән һәм тулысынча коралландырылган (хәнҗәр һәм ярты метрлы тимер сөңге) ат дирбияләре белән күмелгән Алтын Урда бикәсе каберен тапканнар.
Алтын Урда дәүләтендә хакимият төзелешендә хан гаиләсенең төп әгъзалары: хатыннар, угланнары һәм солтаннар (уллары һәм кызлары) мөһим роль уйнаганнар. Кайбер ханбикәләрнең, ирләре мәрхүм булганнан соң, илбашы булып утырулары, шулай ук патша, патша хатыны вазифаларыннан файдаланып, ташлама һәм хокук ярлыклары бирүләре, чит ил патшалары белән дипломатик сөйләшүләр алып барулары билгеле. Алтын Урда – менә шундый тарихи традицияләр дәвамчысы ул.
Ханбикәләр
Мәгълүм булганча, хатын-кызларның хокук һәм мөмкинлек дәрәҗәләре, беренчедән, аларның шәхси сыйфатлары белән билгеләнсә, икенчедән, сәяси хәл торышына да бәйле булган. Алтын Ур дада асыл затларны махсус “хатын” (катун) сүзе белән олылаганнар. Бу борынгы төрки атама “ханым”, “бикә” яки “патшабикә” дигәнне (хан хатынын) аңлаткан. “Ханым”, “ханбикә”, хәтта “бикәм” сүзләре соңрак татар ханлыкларында аеруча күп кулланылган. Җучи Олысының кайбер өлкәләрендә “алтын ханым” дигән мөрәҗәгать тә булган.
Ханның хатыны дәүләттә аеруча әһәмиятле урын алып торган. Мәсәлән, Алтын Урда ханы Үзбәкнең хатыны Тайдула үзенең чибәрлеге өстенә искиткеч акыллы булуы белән дә танылган. Ул, Европа патшабикәләре кебек үк, ире белән тәхеттә янәшә утырган, илчеләрне кабул иткән. Аның рус руханиларына, Италия сәүдәгәрләренә тапшырган ярлыклары сакланган. Улы Җанибәк, оныгы Бирдебәк ханлык иткән чорларда да ул дәүләт идарәсендә, сәясәтендә актив катнашкан. Мәсәлән, аның Урда сәүдәгәрләрен талап, аларны әсирлеккә алган венециялеләрне хөкем итүе, казыя ролен башкаруы билгеле.
Ханбикәләр мәҗлес әңгәмәләрендә дә катнашканнар, һәм аларның фикерләре бик мөһим, ә кайбер мәсьәләләрдә хәлиткеч булган. Хан нәселенең ир-атлары кебек үк, хатын-кызлар да үз биләмәләренә ия булганнар һәм анда мөстәкыйль идарә иткәннәр. Мәсәлән, Тайдулага биләмә итеп Тула шәһәре бирелгән була.
Алтын Урда тарихында ханбикә исеме белән сугылган акчалар да билгеле. Тәңкәләрдә Туктамыш хан хатыны Толунбәк ханым исеме бар, аны “камил хакимә” дип тәрҗемә итеп була.
Дәүләттәге мөһим эшләрне хәл итү өчен җыелган корылтайда аксөяк нәселләреннән булган ирләр генә түгел, хатын-кызлар да катнашкан.
Давамы бар.