Бу турыда шәһәрдә коронавирус йогышын профилактикалау һәм агымдагы вәзгыять мәсьәләләре буенча чираттагы брифингта белдерелде. Анда хакимият башлыгы А. Шмелев, аның урынбасарлары О. Латыйпов һәм С. Литов, республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Октябрьский шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Н. Габидуллина, 1нче шәһәр дәваханәсе баш табибы урынбасары О. Турышева катнашты.
1нче шәһәр дәваханәсе һәм Роспотребнадзорның Октябрьский бүлеге мәгълүматлары буенча, узган атнада шәһәрдә ковид белән авыруның 243 очрагы теркәлгән. Яңа коронавирус инфекциясе, дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны арту сәбәпле 2 ноябрьдән 2нче стационар нигезендә ковид-госпиталь ачылган. Ул 150 койка-урынга исәпләнгән һәм җитәрлек күләмдә үпкәләргә ясалма сулыш ясату аппаратлары һәм компьютер томографы белән җиһазландырылган. Ковид-госпитальдә Октябрьскийдан тыш, Бакалы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк районнарыннан авырулар кабул ителәчәк. 2нче стационардагы кан тамырлары тайпылышлары һәм терапевтик бүлекләр 1нче стационарга (медсанчасть) күчереләчәк. Оештыру чаралары алып барыла.
Киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә чакырулар саны шактый арткан: узган атнада гына да 972 чакыру буенча ярдәм күрсәтелгән. Авырган кешеләргә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, табибны өйгә чакырырга киңәш ителә. Шәһәр хакимияте һәм предприятиеләр дәваханәгә транспорт биреп торуны оештырган. Бу табибларга авырулар янына вакытында килергә мөмкинлек бирә.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында авыручылар барлыкка килүе дә — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Мәгариф бүлеге көн саен белем бирү учреждениеләрендә COVID-авырулар буенча мониторинг үткәрә. Узган атнада 5 укытучы һәм алты мәктәп укучысында коронавирус авыруы теркәлгән, балалар бакчаларының ике хезмәткәрендә коронавирус йогышы расланган һәм 11 хезмәткәрдә пневмония диагностикаланган.
Брифинг барышында шәһәрдәшләрнең сорауларына да җавап бирелде.
Ни өчен терапевт кабул иткәндә өйдә дәвалануга ризалык язарга мәҗбүр итәләр? Нинди нигездә? Һәм ни өчен анализлар нәтиҗәләрен кулга бирмиләр?
— Чыннан да, Русия һәм республика документлары нигезендә, дәваханәдән тыш пневмония яки көчле респиратор вирус инфекциясен амбулатор шартларда, ягъни өйдә дәвалауга мәгълүмати ирекле ризалык формасы расланды. Анализ нәтиҗәләре Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән килә. Пациент алар белән танышырга хокуклы. Бу турыда мәгълүмат бирелмәсә, сез поликлиника мөдиренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Кибетләрдә һәм автобусларда битлек киеп йөрүне контрольдә тоту буенча нәрсәләр эшләнә?
— Санитар-гигиена таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту максатында шәһәрдә 10 ведомствоара мобиль төркем эшли. Алар көн саен сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары буенча, шулай ук пассажирлар транспортында битлек тәртибен үтәү буенча тикшерү чаралары үткәрә. Штрафлар салу максат булып тормый. Бу, барыннан да элек, шәһәр халкының сәламәтлеген саклау өчен эшләнә. Рейдлар вакытында журналларны тутыруга аерым игътибар бирелә: хезмәткәрләрнең температурасын исәпкә алу, җыештыру, йогышсызландыру һәм бүлмәләрне җилләтү һ. б. Күренеп торган урында саклану чаралары турында мәгълүмат, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм битлекләр булырга тиеш. Моннан тыш, һәр предприятиедә биш көнлек саклану һәм йогышсызландыру чаралары запасы булырга тиеш. Сәүдә объектларында шулай ук социаль дистанцияне үтәү өчен билгеләрнең ясалуы тикшерелә.
Спорт акробатикасы буенча ярышлар үткәрелүе турында хәбәр ителде. Ә барлык киңкүләм чаралар гамәлдән чыгарылды түгелме соң?
— Әлегә бернинди дә киңкүләм чаралар һәм ярышлар да үткәрелмәячәк. Ә спорт акробатикасы буенча дөнья Кубогы этабы ярышларны 17-21 февраль көннәрендә уздыру планлаштырылган. Әгәр дә моңа кадәр вәзгыять үзгәрмәсә, ул шундый ук катлаулы булса, әлбәттә, Халыкара һәм Русия спорт акробатикасы федерациясе алдына аны күчерү мәсьәләсе куелачак. Шуңа күрә әлеге ярышларны үткәрү турында төгәл карар юк. Әмма, моңа карамастан, әзерлек эшләре башланды һәм дәвам итәчәк.
Брифинг ахырында тагын бер тапкыр кеше күпләп җыела торган урыннарда битлек режимын үтәү зарури булуы, кибетләрдә, күпгамәлле үзәкләр офисларында перчаткалар да киеп йөрергә һәм социаль аралыкны сакларга кирәклеге искәртелде.