Бәхеткә каршы, дөреслеккә тап килми бу. Халкы мәнфәгатендә янып-көеп, җиң сызганып хезмәт куючы фидакарь затларыбыз бихисап ич безнең. Шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә. Инновацион программаларны гамәлгә ашыру белән беррәттән, яшь буын киләчәге, белеме, рух ныклыгы хакына көч түгә укытучы-тәрбиячеләр. Юлларында көтелмәгән каршылыклар килеп туса да, һәр очракка якты мәгънә салып, фәһем туплап, яңа сулыш белән алга таба атлый алар. Бүгенге әңгәмәдәшебез — шундый абруйлы хезмәт ияләренең берсе, 18нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, югары категорияле белгеч Илмира Нәҗип кызы Шәйхуллина. «Ел укытучысы — 2010» республика бәйгесендә катнашкан. «Укытучымның укытучысы турында» республика күләмендәге очерклар конкурсында аның укучысы Диана Галина икенче дәрәҗә дипломга лаек булган. Аңлашыла ки, болар яуланган биеклекләрнең бер ише генә...
Илмира ханым, гадәт буенча, сөйләшүне бераз тәрҗемәи хәлгә мөрәҗәгать итүдән башлыйк әле. Нинди гаиләдә туып үстегез, ана теленә игътибар зурдан идеме?
— Шәһәребездән ерак та түгел, республикабызның Туймазы районы Өязетамак авылында гади колхозчылар гаиләсендә үстем. Шунда ук урта мәктәпне тәмамладым. Ифрат гүзәл табигатьле мин дөньяга килгән төбәк... Гаиләдә барыбыз да саф ана телендә сөйләшә идек, әлбәттә. Өйдә татарча китаплар күп, гәзит-журналларны да байтак алдыра идек. Мин үзем матур әдәбият әсәрләрен яратып укый идем.
Педагог һөнәрен, аерым алганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайлау тарихына кагылыйк. Нәрсә этәргеч бирде әлеге адымга, кем үрнәгендә укытучы булып китәргә ниятләдегез?
— Гомумән, мәктәптә укыган елларны бик сагынып искә алам мин. Бигрәк тә белем биргән, тормышка юл күрсәткән укытучыларым турында күңелдә җылы истәлекләр саклана. Шулар арасында урта сыйныфларда укытырга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысына кагылышлы якты хатирәләр дә бар. Лида Нурулла кызы Мирсәяпова ул. 1978 елдан башлап, урта мәктәптә башта урыс теле, соңрак, хаклы ялга чыкканчы, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты Лида апа. Безгә исә уртанчы сыйныфларда сабак бирә башлады. Яшермим, мин аның дәресләрен көтеп үк ала идем. Шундый кызыклы уза иде ул дәресләр! Укытучым барлык осталыгын, йөрәк җылысын биреп, безгә туган тел кагыйдәләрен, әдәби әсәрләрне анализлау алымнарын өйрәтә иде. Күңелемдә әдәбиятка мәхәббәт уятуга иреште Лида апа, зур рәхмәт аңа! Башкорт дәүләт университетына укырга керергә дә нәкъ ул киңәш итте миңа. Яшерен-батырын түгел, Укытучы һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Инде 27 елдан артык 18нче мәктәптә ана теле дәресләрен укытам. Форсаттан файдаланып, 1993 елдан бирле чын мәгънәсендә укытучым, остазым булган, байтак еллар татар теле укытучыларының шәһәр методик берләшмәсен җитәкләгән Мөслим Нурмөхәммәт улы Газиевка чиксез рәхмәт сүзләрен юллыйсым килә. Һөнәр серләренә-нечкәлекләренә төшендерүче, педагог сыйфатында беренче адымнарны атлаганда ярдәм кулы сузучы да булды ул.
Янә бүгенге көнгә әйләнеп кайтканда, хәзерге туган тел укытучысы тәү чиратта нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип исәплисез?
— 21нче гасыр укытучысы, минемчә, үз фәнен «су кебек эчүче», алдынгы карашлы; балалар күңеленә юл таба алучан, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, гадел булырга тиешле. Янә дә, федераль белем бирү стандартларына ярашлы рәвештә, укучыларны тормышка әзерлекле итеп чыгарырга омтылу мотлак. Шактый катлаулы заманда яшибез бит. Тәүге сынаулар алдында ук каушап калмасын иде кичәге укучыларыбыз...
Килешәм. Ә бүгенге ана теле укытучысының фәкать үзенә ниндирәк кыенлыклар белән очрашырга туры килә соң?
— Шәһәр шартларында, татар гаиләсеннән булып та, күбесенчә урысча аралашучы балаларга ана телен укыту җиңел эш түгел, әлбәттә. Соңгы елларда мәктәпләрдә ана теле дәресләренең сәгатьләр саны да кыскарды. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килгән дәреслекләр безгә Казан шәһәреннән кайта, алар һәр укучыга җитәрлек күләмдә түгел, без аларны укучыларга дәрестә генә таратып бирә алабыз. Бу проблема, билгеле, бездә генә түгел, аны чишү өстендә даими эш алып барыла. Ата-аналар арасында да, «дәреслек булмагач, без өйдә ничек сабак әзерлик соң», дип сораучылар бар. Әйткәндәй, өйгә без күбрәк иҗади биремнәр, диалоглар, сүзлек өстендә эшләр тәкъдим итәбез.
Ата-аналарның телне өйрәнүгә мөнәсәбәте гомумән нидән гыйбарәт?
— Мәктәпләрдә туган телләр өйрәнү укыту планының төп өлешенә кертелсә дә, бу дәресләргә йөрү ирекле санала. Мәктәптә татар милләтеннән булган балаларның яртысы гына туган телләрен өйрәнә, шунысы үкенечле... Ата-аналардан кемнәр туган тел өйрәнүгә уңай карашта, алар, гариза язып, балаларын татар телен өйрәнү төркеменә йөртәләр. Бергәләп өй эшләрен башкару, шигырьләр ятлау, иншалар язу, укылган әсәрләр буенча рәсемнәр ясау — болар һәммәсе дә әти-әниләрнең безнең фәнгә җитди мөнәсәбәтен күрсәтә, минемчә.
Ә балаларда ана телен үзләштерүгә омтылыш сизеләме?
— Укучылар арасында туган телне өйрәнүгә караш та, омтылыш та төрлечә. Кемдер дәрестә алган белеме белән канәгать, кемдер күбрәк белергә тырыша, иҗади эшләр башкара, шигырьләр ятлый, олимпиадаларда катнаша.
Ә сезнең юлны сайлаган укучыларыгыз бармы?
— Укытучылык һөнәрен сайлаучылар бар, тик татар теле укытучысы булып китүчеләр юк әлегә.
Өметне өзмик шулай да, пәйда булулары бик ихтимал. Тәрҗемә эше белән шөгыльләнүчеләргә ихтыяҗ арта гына төшә, берничә телгә ия белгечләргә кытлык зурдан...
Укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну хисе уятуда нинди ысуллар куллану мотлак, дип уйлыйсыз?
— Без, укытучылар, балаларны төрлечә кызыксындыра белергә тиешбез, дигән фикердә мин. Шуңа да укучыларны дәрестә генә түгел, төрле түгәрәкләр, чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр аша да туган тел өйрәнүгә җәлеп итәргә тырышабыз.
Ана телен укытуда заманча техник чараларның ярдәме зурмы, беркадәр читенлек тудырмыймы?
— Информацион-техник чаралар кулланып дәрес уздыру — заман таләбе. Тик компьютер, интерактив такта, проектор дәресләрдә санитар нормаларга туры китерелеп кулланылырга тиеш. Интернет челтәре, төрле мессенджерлар, аларда ачылган төркемнәр — дистанцион укыту вакытында болардан тыш белем бирү мөмкин дә булмас иде. Эш барышында электрон дәреслекләр куллану да укучыларда шактый кызыксыну уята. Балалар һәр яңалыкны бик теләп кабул итүчәннәр бит.
Илмира ханым, ә үзегез хезмәтегездә нинди яңа технологик ысуллар куллануны хуп күрәсез?
— Бүгенге көндә мин эшемдә компьютер технологияләреннән, интернет ресурслардан файдаланам, презентацияләр әзерлим. Шулай ук шәхескә юнәлтелгән технология, проблемалы укыту, проектлар технологиясе, сәләтле балалар белән эшләү, сәламәтлек саклау технологиясе элементларын кертәм.
Болар һәммәсе дә яхшы, әлбәттә. Әмма ләкин, кем әйтмешли, «үз казаныңда кайнау» гына җитенкерәми бит әле. Башка татар теле укытучылары белән ни рәвешле тәҗрибә уртаклашасыз, диюем.
Шәһәр методик оешмасы утырышларында чыгыш ясау, ачык дәресләр күрсәтү, семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу аша тәҗрибә уртаклашу безнең өчен үтә мөһим гамәл булып тора, билгеле. Башкаларның эшен карау-күзәтү, үз эшеңне күрсәтү гаять файдалы.
Инде кыска сорау-җавапларга күчик. Һөнәри кыенлыкларны җиңеп чыгуда нәрсә ярдәм итә, дип уйлыйсыз?
— Үз-үзеңә ышаныч, хезмәттәшләрнең ярдәме.
Фәкать сездә укытучы һөнәре кайсы сыйфатларны тәрбияләде, дигән фикердәсез?
— Җаваплылык, җитдилек, таләпчәнлек, балаларга шәхес итеп карау, уртак тел таба белү, күңел төшенкелегенә бирелмәү.
Яшь белгечләргә киңәшләрегез.
— Үзегез сайлаган һөнәрне яратып башкарыгыз, белемегезне алга таба да арттырып торыгыз, белмәгәнне сораудан тартынмагыз.
Яраткан әдипләрегез, әсәрләрегез.
— Миңа туган телдә язылган әсәрләр барысы да ошый, дип әйтер идем. Аерып кына атыйсым килми. Шулай да якташыбыз Фәнис Яруллинның шигъри әсәрләре күңелемә якынрак кебек.
Төп хезмәтегездән тыш сөйгән шөгыль-мавыгуларыгыз.
— Гөлләр үстерергә, китаплар укырга, башваткычлар чишәргә яратам.
Ә үз гаиләгездә туган телне, гореф-гадәтләрне саклау максатында нинди алымнар кулланасыз?
— Безнең гаиләдә туган телне өйрәнү-өйрәнмәү мәсьәләсе беркайчан да алда тормады. Улым ана телебезне кечкенәдән әйбәт белә, без аның белән ике телдә аралашабыз. Туганнарым, аларның балалары да татарча аңлый, сөйләшә. Милли һәм дини бәйрәмнәрне хөрмәт итәбез, әби-бабаларыбыз турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз.
Бик мәслихәт! Инде шундый сорауга җавап бирсәгез иде. Әйтик, барысын да яңадан башлау ихтималлыгы пәйда булды ди. Мондый очракта кайсы һөнәрне сайлар идегез?
— Укытучы һөнәрен сайлар идем!
Дөресен әйткәндә, мин бүтәнчә җавап көтмәгән дә идем... Соңгы сорау. Яшәеш девизыгыз ничегрәк яңгырар иде икән?
— Тормышта төрле хәлләр була. Бирешмичә, кыенлыклар алдында баш имичә, алга карап, алга атлап бару кирәк!
Шәп девиз! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Уңышлар, яңадан-яңа казанышлар Сезгә, Илмира ханым!
С. ГАРИФУЛЛИНА.