Найти тему
Газета «Туган як»

«Рус түгелмен, ләкин россиян мин...»

Шәһәребездә Мостай Кәрим иҗатына багышланган ачык шигъри марафон үтте. Чарада катнашуга Октябрьский, Туймазыдан, Чиләбе өлкәсеннән 200дән артык гариза килде. Марафонда 13 мәктәп, 15 балалар бакчасы, Октябрьский күпьюнәлешле һөнәри һәм нефть колледжлары, шулай ук ветераннар һәм башка шәһәрдәшләр катнашты. Шигырь укучыларның барысы да дипломнар белән билгеләнде.
Марафонда катнашучыларның фикерләрен сораштырдык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ирина Моталова, 35нче балалар бакчасы тәрбиячесе:
— Мостай Кәрим — халыкның бөек язучысы. Аның иҗатына багышланган марафонда «Каен яфрагы турында» шигыре белән чыгыш ясадым. Туган телдәге әсәрләр күңелемә аеруча якын булганга аны сайладым. Балалар бакчасында да туган телләрне өйрәнүгә, аларга мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Шунысын билгелисе килә, күп балалар татарча аңлый, әмма сөйләшә алмый. Бу очракта аларга тәү чиратта гаиләдә аралашу җитмидер дип уйлыйм. Чөнки күпчелек әти-әниләр балаларына туган телне өйрәтүне кирәксенми, үзләре дә аңарда сөйләшми. Ә бит тәүге белем-тәрбия, шул исәптән туган телләргә мәхәббәт тә нәкъ гаиләдә салына. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә буенча ата-аналар белән дә аңлату эше алып бару кирәк дип уйлыйм. Бу уңайдан балалар бакчасында, мәктәптә үткәрелүче әдәби чаралар, язучылар иҗатына багышланган бәйге-марафоннар зур ярдәмче булып тора, әлбәттә. Мин үзем дә мәктәптә берникадәр вакыт татар теле укыттым, шуңа күрә әлеге мәсьәлә миңа бик якын. Татар булуым, туган телдә сөйләшә алуым белән ихластан горурланам.

Минзилә Маннанова, 60 яшь:
— Чара турында гәзиттәге игъланнан укып белдем. Аннан алдарак оныгым йөргән балалар бакчасында Мостай Кәрим иҗатына багышланган бәйге оештырылган иде. Ул анда 1нче урын алды. Оныгым башкаруындагы шигырьне тыңлагач, үземнең дә марафонда катнашу теләге туды. Башкорт телендәге «Кошлар очырам» шигырен сайладым, аны укуымны кызым видеоязмага төшерде. Аның тәкъдиме белән музыкаль кушымта да эшләдек.
Мостай Кәрим иҗатына балачактан гашыйкмын. Күңелгә бик якын аның әсәрләре. «Безнең өйнең яме» повестен аеруча яратып укый идем. Ә хәзер инде шушы әсәр буенча төшерелгән «Сестренка» фильмын экраннан карап та хозурланырга мөмкин. Мин үзем дә иҗади кеше, мәктәп чорыннан ук шигырьләр язам, аларны «Пионерская правда»га җибәргәнем булды.
Әнием татар, әтием башкорт милләтеннән. Гаиләдә бәләкәйдән туган телләргә мәхәббәт мохитендә тәрбияләндек, ике телдә дә камил сөйләшә идек. 5 оныгым бар, кунакка килгән саен мин аларга туган телдә берничә сүз булса да өйрәтергә тырышам. Телне белеп үссеннәр, онытмасыннар дим.
Үзем һөнәрем буенча укытучы-логопедмын, «Башкортстан мәдәнияте» фәнен дә укыттым. Элек Октябрьскийда «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең корпункты бар иде, шунда хәбәрче булып та эшләп алдым. Шәһәр яңалыкларын әзерләп, Уфага җибәрә идем. Бүген дә мавыгуларым күп, кышын чаңгыда шуам, җәен Башкортстан буенча сәяхәт итәм, сплавта йөзәм, Шүлгәнташ мәгарәсендә булдым. Иҗади шөгылем дә бар — менә инде өч ел буе «Тальянка» халык вокал ансамбленә йөрим. Бер сүз белән әйткәндә, хаклы ялдамын дип, күңелсезләнеп утырмыйм, тормыштан ямь табып, хыялларны чынбарлыкка ашырып яшим!

Айгөл Шәрипова, 33нче балалар бакчасы тәрбиячесе:
— Мәктәптә укыганда «Башкортстан мәдәнияте» дәресләре вакытында Мостай Кәрим иҗатына кызыксыну уянды, шуңа күрә дә язучының шигырьләре, проза әсәрләре белән яхшы танышмын. Әдәби конкурсларда мин гел аның шигырьләрен сайлый идем, чөнки эчтәлекләре дә, язылышлары да бик матур, тәэссоратлы. Бүген дә М. Кәрим турындагы тапшыруларны карап барам. Үзем эшләгән балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән дә язучының иҗатына багышланган чараларда катнашабыз, бәйгеләрдә бүләкле урыннар да алганыбыз бар. Марафонга килгәндә, «Рус түгелмен, ләкин россиян мин...» шигырен сайладым. Ни өчен дисезме? Минем милләтем татар, туган җирем — Башкортстан, ә үзем Русиядә яшим. Нәкъ шуңа әлеге шигырьгә тукталдым. Ул минем рухи халәтемне, туган төбәгемне ничек яратуымны, русияле булуыма горурлануымны чагылдыра.

Флорида Шәфигуллина, 33 яшь:
— Марафонда башкорт телендә үзем иҗат иткән «Башкортстаным даны» шигыре белән чыгыш ясадым. Мостай Кәрим — иң яраткан язучым, аның проза әсәрләре бик ошый миңа. Үз шигыремне дә бөек әдип иҗаты белән илһамланып яздым. Әтием башкорт, әнием һәм тормыш иптәшем татар милләтеннән. Гаиләдә туган телдә аралашу бик мөһим дип уйлыйм. Чөнки мәктәптә алган белем генә телне камил дәрәҗәдә өйрәнү өчен җитми. Үз телеңдә даими сөйләшү, аны камилләштерү кирәк.

Татоян Ашот, 8нче мәктәп, 12 яшь:
— Октябрьский шәһәрендә төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Төбәктә әрмәннәр берләшмәсе дә бар. Гаиләдә без һәрчак туган телдә сөйләшәбез, якшәмбе мәктәбенә йөрибез. Анда туган телне, әрмән халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнәбез. Мин Мостай Кәримнең әрмән теленә тәрҗемә ителгән «Еллар артыннан» шигырьләр җыентыгын укып чыктым. Ул беренче шигырен 6нчы сыйныфта ук язган. Ә инде 19 яшендә тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. М. Кәрим әсәрләреннән иң ошаганы «Кошлар очырам» исемлесе булды. Марафонда катнашу өчен дә аны сайладым. Бу шигырь үз эченә зур мәгънә алган. Кошлар — ул ихласлык билгесе. Әсәрнең каһарманы да иң беренчеләрдән булып көрәш һәм азатлыкны чагылдыручы бөркетне сәламли. М. Кәрим шигырьләре безне кешелекле, игелекле булырга өйрәтә.

... Мостай Кәрим иҗатына багышланган шигъри марафон тәмамланды. Киләчәктә ул төбәкнең күркәм чаралары исемлегенә керер һәм күренекле әдипнең туган телләрдәге әсәрләрен яратып укыган һәркем өчен әһәмиятле булыр дигән ышаныч бар.

Кыскача белешмә:

Мостай Кәрим (тулы исеме — Мостафа Сафа улы Кәримов) — шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе. БР Фәннәр академиясенең почётлы академигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Башкортстанның халык шагыйре. 1919 елның 20 октябрендә хәзерге Чишмә районының Келәш авылында туган. 1941 елда БДУ-ның тел һәм әдәбият факультетын тамамлый. Сугыш башлану белән фронтка китә. Каты җәрәхәтләнеп, госпитальдә дәваланып чыга. Җиңү көненә кадәр фронт гәзитләрендә хәбәрче була. Сугыштан соң иҗади һәм иҗтимагый эшкә бирелә.
30нчы елларда ук яза башлый: 1938 елда «Отряд кузгалды» дигән беренче шигъри җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» исемле шигырь китабы чыга. Барысы 100дән ашу шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесасы дөнья күрә. Әсәрләре берничә дистә телләргә тәрҗемә ителгән.