Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Октябрьский — спорт шәһәре

Бүген, 30 октябрьдә, шәһәребезгә эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы Спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов килде. Ул шәһәрнең  хакимият башлыгы, аның урынбасары, спорт комитеты рәисе озатуында спорт объектларында булды һәм 2021 елның февралендә Октябрьскийда үтәчәк Спорт акробатикасы буенча дөнья кубогы этабын әзерләү буенча оештыру комитетының утырышын үткәрде.
Руслан Таһир улы

Руслан Таһир улы иң тәүдә Олимпия резервы 3нче спорт мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Министр республика Хөкүмәте исеменнән мәктәп директорына спорт җиһазлары алу өчен 1 900 000 сумлык сертификат тапшырды. Бу «2016-2020 елларда Русия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында башкарылды.

Киләсе объект — 4нче спорт мәктәбе. Р.Хәбибов мәктәпнең капиталь ремонттан соң ачылган бинасын карады һәм шушы биләмәдә урнашкан «Башкирия» спидвей клубы эшчәнлеге белән танышты.

Арытаба министр Спорт акробатикасы буенча дөнья кубогы этабын уздыру урыны — Спорт сараен карады  һәм чараны әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Әлбәттә, бу бик зур вакыйга, утырышта аның һәр өлеше җентекләп тикшерелде. Оештыру комитеты әгъзалары катнашучыларны урнаштыру һәм тукландыру, медицина ярдәмен күрсәтү, допингка каршы күзәтү һәм хәвефсезлекне тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Ахырда Руслан Хәбибов шәһәр спортчыларына Русия спорт мастеры билгеләрен һәм  таныклыкларны тапшырды.