Шәһәребезнең ведомстводан тыш сак бүлеге шушы өндәмә астында эшли
29 октябрьдә үзенең әһәмиятлелеген нәтиҗәле эшчәнлеге белән исбатлаган хезмәтнең оешуына 68 ел тула. Росгвардиянең Башкортстан буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең Октябрьский филиалының эш үзенчәлекләре, төп бурычлары турында оешма начальнигы полиция майоры Айрат Сәгъдиев белән әңгәмәләшеп алдык.
Айрат Илдар улы Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумының юридик бүлегендә белем алган. 2001 елда ведомстводан тыш сакка эшкә урнашкан. Юллама буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган. Эшчәнлеген рядовой, үзәкләштерелгән сак пульты дежурные буларак башлап җибәргән мәкаләм каһарманы бүген инде ведомстводан тыш сак хезмәте начальнигы вазыйфасын башкара.
Айрат Илдарович, сүзне тарихтан башлыйк, бүлек кайчан һәм нинди максатлардан булдырылган?
— Илленче еллар башы. Сугыштан соңгы авырлыклар, җимереклекләр яшәешкә зур йогынты ясаган, кешеләр милегенә кул сузучылар, угры-караклар саны арткан чор. Моңа бәйле, җинаятьчел гамәлләргә каршы көрәш алып бару өчен махсус оешма булдыру ихтыяҗы туа. Шул рәвешле, 1952 елда илебездә ведомстводан тыш сак хезмәте эшли башлый. Ә инде Октябрьскийда ул 1953 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә. Бу вакытта үз эченә 20 хезмәткәрне алган бүлек Губкин урамындагы бинада урнаша. Аны милиция лейтенанты Иван Иванович Матвеев җитәкли. 1992 елда шәһәр эчке эшләр бүлеге карамагындагы ведомстводан тыш сак хезмәте Аксаков урамындагы бинага күчә.
1953 елдан 2016 елга кадәр бүлек структурасында һәм эшчәнлек шартларында күп үзгәрешләр була. Баштагы мәлләрдә күбрәк каравыл сагы рәвешендә булган хезмәт 1987 елдан зур үсеш кичерә. Нәкъ шул елларда бүлектә техник чаралар кулланыла башлый, мобиль тоткарлау төркеме, үзәкләштерелгән күзәтү пульты булдырыла. Бу үз чиратында милекне, объектларны ышанычлырак сакларга, оператив эш итәргә мөмкинлек бирә. 2016 елның апреленнән моңарчы Эчке эшләр министрлыгына буйсынган оешма Русия милли гвардиясе составына керә.
Ведомстводан тыш сакта 1986-97нче елларда эшләгән, бүлек начальнигы булган запастагы милиция подполковнигы Нәҗип Бадамшин әлеге хезмәт үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Аксаков урамындагы шушы бина төзелешенә, аның арытаба уңышлы эшчәнлегенә күп тырышлык салган ул. Нәҗип Хәлимович җитәкчелегендә бердәм, һөнәри осталыкка ия коллектив тупланган. Бүген инде ул хаклы ялда. Бүлектә хөрмәтле ветераныбызны һәрчак ихтирам белән искә алабыз, телефоннан шалтыратып та, янына барып та хәл белешәбез, җылы караш һәм күчтәнәчләр белән дә куандырып торырга тырышабыз. Әйткәндәй, быелдан бездә ветераннар советы булдырылды, хәзер өлкәннәрне хөрмәтләү өчен мөмкинлекләр күбрәк булыр дигән ышаныч бар.
Төп эш юнәлешләре турында тәфсилләбрәк сөйләп үтегезче.
— Ведомстводан тыш сак хезмәте эшчәнлеге үз эченә күп гамәлләрне ала. Бу — фатир-йортлар, дача-гаражлар, сәнәгать предприятиеләре, офис-банклар, кибет-ломбардлар, медицина, белем бирү учреждениеләре һәм башка объектларны килешү нигезендә саклау да, шәһәрнең эчке эшләр бүлеге белән берлектә җәмәгать тәртибен тәэмин итү, җинаятьләрне ачыклау да.
Милекне угрылардан саклауның иң нәтиҗәле ысулы — аны үзәкләштерелгән күзәтчелек пультына тоташтырылган сигнализация чаралары белән җиһазландыру. Пульт — хезмәтебезнең «йөрәге». Барлык хәвеф сигналлары да аның аша үтә. Дежурныйларның төгәл эш итүенә экипажларның оперативлыгы, җинаять урынына тиз арада барып җитүе, объектларның сакланышы бәйле.
Бүлектә террорга каршы көрәш юнәлешендә дә эш алып барыла. Өлкән инспектор, полиция капитаны Илшат Рифгать улы Шәфигуллин комиссия составында террорчылыктан якланганлык буенча төрле ведомство объектларын тикшерү һәм категорияләргә бүлүдә катнаша. Аның карамагында сәламәтлек саклау, мәгариф, сәүдә, спорт объектлары, кунакханәләр бар.
Җинаятьләрне ачыклау, тоткарлау төркемендә коралланган, махсус саклагыч киемнәрдәге экипажлар эшли. Алар югалган кешеләрне эзләүдә дә катнаша. Мисалга, быел җәй аенда югалган ике бала тәүлек эчендә табылып, гаиләләренә кайтарылды. Беренче ориентировка көндезге сәгатьләрдә алына. 4 яшьлек кызчык әти-әнисенең күз алдыннан диярлек юкка чыккан. Нәтиҗәдә, росгвардиячеләр баланы өеннән берничә квартал ераклыкта таба. Ә инде ярты сәгатьтән шул ук экипажга тагын бер бала — 5 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килә. Аның тышкы билгеләрен язып алгач, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тиз арада эзләү гамәлләренә керешә. Сәгать ярымнан инде «Семья» сәүдә үзәгеннән берничә урам читтә бала табыла һәм исән-сау туганнарына кайтарыла. Шунысын билгеләп үтәсе килә: әлеге очракларда балаларның югалуы башлыча олыларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә булган.
Бүлек эшчәнлеге турында саннарда әйтеп китик.
— Ведомстводан тыш сак хезмәте карамагында булган объектлар саны меңгә җитә. Агымдагы ел башыннан 9 ай эчендә 92 хокук бозу очрагы кисәтелде, 9 җинаять эше кузгатылды, 58 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. Кибетләрдә хулиганлык очраклары, вак-төяк товарны чәлдерергә маташучылар белән (бу гадәттә, чираттагы «доза»га акча эзләүче наркоманнар була) көн саен диярлек очрашырга туры килә. Караклар күпчелектә 25-40 яшьлекләр, шулай ук сирәк булса да балалар да очрый, соңгылары гадәттә кәнфит, чупа-чупс ишеләргә кызыга.
Ведомстводан тыш сак хезмәткәренә нинди сыйфатлар хас?
— Эшчәнлегебездә уңай күрсәткечләргә ирешү коллективның бердәмлегенә, оператив һәм үз эшенә җаваплы булуына бәйле. Бүлектә физик яктан яхшы әзерлекле, төз ата белүче, рухи яктан тотрыклы, чыдам-сабыр, дисциплиналы кешеләр эшли. Тоткарлау төркемендәге егетләрне «утны-суны» кичкән дип була. Алар яхшы физик һәм рухи торышта булу өчен даими күнекмәләр ясый, сынаулар үтә, тәҗрибә уртаклаша. Тоткарлау төркеме хезмәткәре Айнур Хәлиуллин турында аерым сөйләп үтәсе килә. Ул 2017 елның июлендә Ык-күлдә батучы хатын-кызны коткара. Каза күрүче дуслары белән яр буенда кәеф-сафа корган була. Исерткеч кулланган ирләрнең берсе берничә тапкыр күлгә керә, әмма соңгысында ул кире йөзеп чыкмый. Моны күргән кыз танышына ярдәм итү өчен күлгә ташлана, әмма нәтиҗәдә үзе дә бата башлый. Төркем белән вакыйга урынына килеп җиткән өлкән полиция сержанты Айнур Зиннуровичның тәвәккәл, тиз арада эш итүе аркасында батучы исән кала, аңа табиб килгәнчегә кадәр беренче ярдәм күрсәтелә.
Әңгәмәбез ахырында Айрат Сәгъдиев һөнәри бәйрәм уңаеннан коллективка, ветераннарга ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Без дә бу котлауларга кушылып, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, сабырлык, гаилә иминлеге телибез. Тормыш сездән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл сорый. Төбәктә тотрыклы хәл саклауда сезнең өлешегез зур. Бүген шәһәребез предприятие-оешмалары, шәхси затлар үз милкен ведомстводан сак хезмәтенә ышанып тапшыра. Шул рәвешле алар милекләре саклануына да, биләмәдә җинаятьләр санын киметүгә дә булышлык итә. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекне булдырмауда тырышлык куярсыз, дип ышанабыз!
«Безнең хезмәт — сезнең иминлек»
5 минут
1 прочтение
6 ноября 2020