Найти тему
Газета «Туган як»

«Халык биюе — ул бар төр биюләрнең нигезе», ди «Идел» бию студиясе җитәкчесе Сөмбел Әгъзамова

Бию — ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер

сүз дә ишеттермичә тарихны аңлатып сөйли.

Шәһәребездә балаларны бию сәнгате белән кызыксындыра алган яшь хореограф Сөмбел Әгъзамова сайлап алган хезмәтенә зур мәхәббәте булганлыгы белән үзен танытты. Аның белән биюгә ничек килүе, студия ачуы, киләчәккә планнары турында әңгәмәләштек.

Теләк булса, беләк карышмый

— Сөмбел, үзегез, биюгә ничек килүегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде.

— Мин Ютазы районы Кәрәкәшле авылы кызы. Кечкенәдән үк актив, хәрәкәтчән булып үстем. Спорт белән кызыксына идем, җиңел атлетика, волейбол һ. б спорт төрләре буенча ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган булды. Ә инде биюгә сәләт әниемнән килә. Ул бик матур бии, безгә дә өйдә бию хәрәкәтләре өйрәтә иде. Сеңлем белән аның биюенә карап, соклана идек. Моннан тыш, башлангыч сыйныфларда безнең мәктәптә бию буенча тәҗрибәле укытучы Илмира Хәлиуллина эшләп алды. Аның җитәкчелегендә зуррак кызларның халык биюләрен башкаруын күреп, минем дә бию белән шөгыльләнәсе килде. Әнием кызыксынуымны хуплап, мине бию түгәрәгенә алып килде. Кызганычка каршы, ул укытучы тиздән бездән китте, ә башка бию түгәрәге юк иде. Әмма биергә өйрәнү теләге көчле булганга үзлегемнән телевизордан барган концертлар, видеокассеталарга яздырылган биюләрне карап, хәрәкәтләр өйрәнә башладым. Шулай ук мәктәпкә практикага кайткан студент кызлар да безне биергә өйрәтә иде.

9нчы сыйныфтан соң һәр укучы кебек сайлау алдында калдым: укуны мәктәптә дәвам итәргәме яисә һөнәри белем алыргамы? Мин икенчесен сайладым. Ике яраткан юнәлешем бар иде — ул спорт һәм бию. Тик беренчесе буенча сәламәтлек буенча чикләүләр булды. Биюгә килгәндә — тирә-якта хореография буенча махсус уку йортлары юк иде. Туймазыда яшәүче апамнар белән киңәшләшкәннән соң, андагы һөнәри лицейга кием тегү буенча дизайнер белгечлегенә укырга кердем. Матур киенү, килешле кием сайлау серләре белән кызыксыну моңа этәргеч биргәндер. Дөресен әйткәндә, биредә тырышып укысам да тегүче һөнәре мине бик кызыксындырмады, күңел сәнгатькә тартылды. Мин колледжда оештырылучы мәдәни чараларның уртасында булдым, үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым, бию ансамбленә йөрдем. Үземне киләчәктә иҗат кешесе буларак күрдем, тегүче һөнәре кирәк булмас төсле иде. Әмма бу тормышта барысы да очраклы түгел. Үз студиямне ачкач, шушы һөнәр буенча алган күнекмәләрнең кирәге чыкты. Башлангыч мәлләрдә балалар өчен бию костюмнарын үзем тектем. Быел коронавируска бәйле студиябыз ябылып торды. Монда да беренче һөнәрем ярдәмгә килде. Үзизоляция вакытында битлекләр тегү белән шөгыльләндем.

«Үз эшемне ачу күптәнге хыялым иде»

— Студия ачканчы нәрсә белән шөгыльләндегез?

— Лицейның соңгы курсларында ук сатуга кереп, кесә чыгымнарына үзем акча эшли идем. Укып бетергәч тә бер ел сәүдә өлкәсендә эшләдем. Бервакыт тирә-як авылларда концертлар оештырып йөрдек. Шундый бер чарада биегәнемне Бишбүләк районының «Ак калфак» халык фольклор коллективы җитәкчесе Лилия Мусаева күреп, чыгышымны югары бәяләде, үзе дә берничә осталык  дәресе бирде. Аның чакыруы буенча Бишбүләкнең район мәдәният йортына эшкә урнаштым. Анда балалар бию коллективын җитәкләдем. Бәхеткә, балалар белән тиз уртак тел таптым. Алар белән биюләр өйрәнеп, сәхнәгә чыктык. Ә кичләрен өлкәннәр өчен көнчыгыш биюләре, бию аэробикасы түгәрәкләре алып бардым. Бу чор «Ак хисләр» бәйгесендә катнашуым белән дә истә калган, анда төп бүләкне яулауга ирештем.

Үз эшчәнлегем буенча һөнәри белем алу теләге мине 2015 елны БДПУга алып килде. Биредә педагог-хореограф белгечлеге буенча укырга кердем. Беренче курста ук «Татар кызы» бәйгесендә катнашырга чакырдылар, конкурсның республика сайлап алу турын үттем. Уку белән беррәттән эшләп тә йөрдем. Киләсе елны — 2016ның көзендә кияүгә чыгып, тормыш иптәшем белән Октябрьскийда төпләндек. Законлы никахыбызга икенче атна үтүгә, күптәнге хыялым тормышка ашты — шәһәрдә «Идел» бию студиясе үз ишекләрен ачты. Ә укуымны читтән торып дәвам иттем.

— Ничек студия ачарга булдыгыз?

— Балалар белән эшләргә яратуым, аларны бию рухында тәрбияләү теләге

бию студиясе ачарга этәрде. Моны үз эшең рәвешендә оештыруның күп уңай якларын күрдем, чөнки син үз-үзеңә хуҗа, эш бирүчегә бәйле түгел. Өстәвенә, эш тәртибен үзең билгелисең, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәсең.

— Мондый эшне башлап җибәрү авырмы?

— Эш башлау өчен әллә ни зур акчалар кирәк, дип әйтмәс идем. Иң мөһиме, дәресләрне үткәрү өчен уңайлы бина табу һәм балаларны җыю. Башта 35нче төбәктәге бер сәүдә үзәгендә бүлмә арендаладык. Ике елдан соң икенче урынга күчтек. Хәзер «Наполеон» комплексы бинасында шөгыльләнәбез. Аның җитәкчесе Алмаз Мәгъсүм улына безгә җайлы бүлмә биргән өчен бик рәхмәтлебез.

Студиядә балалар дүрт яшьтән башлап шөгыльләнә. Занятиеләр өч яшь төркеме буенча оештырыла: мәктәпкәчә төркем — 4-5 яшьлекләр; кече төркем — 6-7 яшьлекләр, урта төркем — 9-11 яшьлекләр. Кайбер дәресләр мизгелләрен видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырабыз. Шул рәвешле үз эшчәнлегебезне танытабыз. Моннан тыш, фестиваль-бәйгеләрдә катнашабыз, лауреат исемнәребез бар. Үзебезне Октябрьский эчендә генә түгел, ил күләмендә дә ишеттерергә тырышабыз. Әйткәндәй, ата-аналар шәһәр үзәгендә дә студия ачуны сорый. Әлегә ихтыяҗларыбызга туры килерлек бүлмә табалмадык, әмма безгә дигәне булыр әле, дип өметләнәбез.

«Биегез, биегез, файдасы күп, белегез»

— Нинди биюләр өйрәнәсез? Үзегез нинди биюләрне яратасыз?

— Балаларга эстрада һәм халык биюләрен өйрәтәбез. Шәхсән үземә халык биюләре бик якын. Татар халык биюләрен мәктәптә укыганда, студент чакта да бик яратып башкара идем. Хәзер яшьләр күбрәк заманча биюләр белән кызыксына. Әмма минем балалар арасында халык биюләрен популярлаштырасы килә. Чөнки халык биюе — ул бар төр биюләрнең нигезе. Аны өйрәнсәң, башка биюләрне дә үзләштерүе җиңелрәк. Һәм, иң мөһиме, үз милли киеменнән халык биюен башкарган балада милләте белән горурлану, туган теле, туган ягына булган мәхәббәте ныклы формалаша.

— Балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Укытучы-хореограф нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Үзенчәлекләр күп инде. Чөнки балаларның игътибары олыларныкы кебек түгел, мотивацияләре дә бөтенләй башка. Аларны даими рәвештә кызыксындырырга, дәртләндерергә кирәк, югыйсә игътибарларын тиз арада башка нәрсәгә күчерәчәкләр. Укытучы үз эшчәнлеге белән мавыккан, һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле булырга тиеш. Ихлас булмасаң, сабыйлар шундук сизә, кәефләре төшәргә мөмкин. Балалар белән уртак тел табу өчен психологияләрен яхшы белү, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим. Шулай ук сабырлык, түземлек тә кирәк. Нәрсәдер килеп чыкмаса, тиргәргә керешергә кирәкми, югыйсә, баланың биергә теләген сүндереп кую ихтимал.

— Студиягә килгән һәр балага да бию өйрәтеп буламы?

— Һәр бала үзенчәлекле һәм шәхси караш таләп итә. Бик талантлы, бию өчен туган балалар да бар. Алар һәр хәрәкәтне тиз арада отып ала. Кемгәдер авыррак бирелә. Әмма тырышса, ул бала да әкренләп биергә өйрәнәчәк. Әлбәттә, бар бала да һөнәри биюче, сәхнә йолдызы булалмый, ата-ана моны аңларга тиеш. Әгәр дә бала табигый сәләтсез дә биергә өйрәнгән икән — ул үзе зур казаныш. Биюдә кечкенә уңышлары булса да, баланы мактап, үстереп тору мөһим. Бу аңа тагын да яхшырак биергә тырышырга зур этәргеч булачак.

— Бию белән шөгыльләнүнең файдалы яклары турында ишетәсе килә.

— Бию балаларны командада эшләргә өйрәтә, аралашу мохите тудыра. Шулай ук бию белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышанычны арттыра, яхшы кәеф өсти, дисциплина, матурлык тәрбияли. Үз өстеңдә эшләргә өйрәтә. Гомумән, биюнең гомум үсеш һәм сәламәтлек өчен файдасы зур.

— Балаларын биюгә бирергә теләүче ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

— Баланы биюгә урнаштыру — җаваплы эш. Аңа туры килерлек бию мәктәбен сайлыйсың, билгеләнгән вакытта дәрескә йөртәсең. Бала биюгә йөрергә теләми икән, мәктәпне алыштырып карарга мөмкин. Монда да ошамаса, димәк, башка юнәлештәге түгәрәк сайларга кирәк. Баланы занятиеләргә көчләп, тиргәп йөртүдән файда юк. Баланың теләген, сәләтен исәпкә алырга, укытучылар белән киңәшләшергә кирәк.

Талантлы кеше бар яктан да талантлы

— Белүемчә, сез җырлыйсыз да. Бу сәләтегез кайчан ачылды?

— Әйе, җырлау — тагын бер яраткан шөгылем. Концертлар оештырып, гастрольләрдә йөргәндә җырларга да тәкъдим иттеләр. Ризалаштым, оештыручыларга ошады, халык та җылы кабул итте. Шуннан җырлый да башладым. Эстрада һәм халык җырларын яратып башкарам. Әле вокал буенча дәресләргә дә йөрим, студиядә ике җыр яздырдым. Киләчәктә үз җырларымны булдырырга телим. Бию буенча да планнарым бар. Үз махсус методикамны булдырып, тирә-якта бию мәктәпләре челтәрен ачырга хыялланам. Минемчә, тормышта ниндидер уңышларга ирешү, хыялларыңны тормышка ашыру өчен һәрвакыт үз алдыңа кыю максатлар куеп, курыкмыйча, үз-үзеңә ышанып эш итәргә кирәк.

— Бүгенге тормышыгыздан канәгатьсезме?

— Шөкер, яраткан эшем, гаиләм бар. Тормыштагы казанышларымны әти-әниемә багышлыйм. Бигрәк тә биюгә мәхәббәт тәрбияләгән әниемә рәхмәтлемен. Шушы юнәлеш буенча китеп, зур уңышларга ирештем. Үз һөнәремне эш буларак та кабул итмим, ул минем яшәү рәвеше. Иң яхшы эш — ул синең хобби, дип юкка гына әйтмиләр. Һәркемгә киләчәктә яраткан эш булырлык шөгыль табуын телим.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, үзегезгә һәм коллективыгызга яңа иҗади уңышлар телим.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.