Дөньяда һөнәрләр бик күп, аларның саны 40 меңгә якын дип фаразлана. үзеңә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау киләчәк тормышта зур әһәмияткә ия. Бу унайдан борынгы бабаларыбыз ничек эш иткән соң? Тарих битләренә күз салыйк.
Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Һөнәр кешенең сәләтенә туры килергә тиеш, әгәр ул дөрес сайланса, бәхет кешене үзе эзләп таба, дип фикер йөрткәннәр. Авыл хуҗалыгы тармагында машина йөртүчеләрнең абруе аеруча зур булган. Чөнки водительләрдән башка чәчү дә бармый, игеннәр дә урып-җыелмый.
Бүген дә транспорт чаралары тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Водитель эшен гомерлек һөнәр итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвешенә әверелә. Бу һөнәргә ихтыяҗ булмаган бер генә өлкә дә юк. Юллар салу-ремонтлау, торак-объектлар төзелеше, биләмәләрне төзекләндерү — боларның һәммәсендә хезмәт уңышы тәү нәүбәттә транспорт белән идарә итүчеләргә бәйле. Һәр көнне ил, республика, шәһәр юллары буйлап зур йөк машиналары продукция ташый. Алар халыкны азык-төлек, кием-салым ише товарлар белән тәэмин итә. Янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, полиция һәм башка махсус хезмәтләр водительләренең оперативлылыгы еш кына кешеләр сәламәтлеген, хәтта гомерен дә коткарып калырга булыша. Балаларны укырга, олыларны эшкә йөртүче автобус шоферлары өстендә никадәр зур җаваплылык! Чүп төяү-бушату машиналары водительләре турында да онытырга ярамый. Аларның көндәлек хезмәтенә урам-биләмәләрнең, сулар һавабызның чисталыгы бәйле...
Һөнәр сайлаганда күпчелек малайлар машина йөртүче булам, дип хыяллана. Бүгенге мәкаләм герое — Миннислам Шафиков та бала чагыннан ук водитель булырга тели, чөнки әтисе дә гомер буе шофер була. әтисе янына утырып йөргән кечкенә малай бик иртә руль борырга, тормозга басарга өйрәнә.
«Кече сыйныфларда укыганда инде машина йөртә белә идем», — дип хәтерли үзе Миннислам Шәвәли улы.
45 елдан артык эш стажына ия тәҗрибәле водительнең хезмәт һәм тормыш сәхифәләре белән якыннанрак танышып үтик.
Миннислам Шафиков тумышы белән Туймазы районының Яңа Бишенде авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Октябрьскийдагы һөнәри училищеда электриклыкка укый. Армиягә алына, ил алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәп, Саратов өлкәсендәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Балачак хыялын тормышка ашыру максатында Туймазыдагы водительләр курсында белем ала. Башта Серафимовкада урнашкан «Октябрьскнефть» НГДУ-сында электрик, соңыннан автотранспорт предприятиесендә водитель була.
1975 елда Октябрьскийга күченә, «Спецэкотранс» спецавтохуҗалыгына (элек шулай исемләнгән) эшкә урнаша. Шул вакыттан алып бүгенге көнгәчә водитель булып эшли.
Белемле, тырыш, тәртипле ир-егетне «Спецэкотранс» җәмгыятендә дүрт куллап каршы алалар, чөнки машина йөртүчеләргә һәрчак ихтыяҗ зур. Миннислам Шәвәли улы кайсы гына техникага утырса да, юлда җаваплы, уяу, хәвефсезлек кагыйдәләренә игътибарлы булу турында онытмый. Машинасын һәрвакытта җыйнак-пөхтә тота, төзеклеген тикшереп тора.
Тәҗрибәле водитель белән юллардагы вәзгыять, транспорт хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзен тотышы турында да фикерләшеп алдык.
«Бүген водительләргә дә, җәяүлеләргә дә мәдәниятле булу төшенчәсе җитеп бетми. Аеруча яшьләрнең үзләрен тупас-дорфа тотуы, игътибарсызлыгы, хәвефсезлек кагыйдәләренә җаваплы карамавы борчый. Моңа бәйле хокук бозулар, һәлакәтләр саны арта. Башка төбәкләрдән килгән туганнар да безнең юллардагы тәртипсезлеккә зарлана. әлбәттә, бүген юл-транспорт хәвефсезлеге өлкәсендә күп чаралар башкарыла, кисәтү-аңлату эше дә даими алып барыла».
... Хезмәтен ихлас яраткан кеше генә озак еллар буена водитель булып эшли аладыр. «Бу һөнәрне сайлавыма үкенгәнем булмады, үз эшемне бик яратам», — ди мәкаләм герое да.
Әлбәттә, шулайдыр, бәләкәйдән әтисе үрнәген күреп үскән, үзе сайлаган белгечлек бит ул. Һөнәри бәйгеләрдә даими катнашучы, яшьләр белән белем-тәҗрибәсен бүлешүче Миннислам Шәвәли улы хезмәт ветераны исеменә лаек булган, җитәкчелек тарафыннан да гел мактау кәгазьләренә, рәхмәт сүзләренә ирешә.
«Спецэкотранс»та тырыш, бердәм коллектив тупланган, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтеп, киңәшләшеп эшлибез, — ди үзе Миннислам ага. — Һөнәри белем алган яшьләр дә предприятиегә эшкә килә, бу үз чиратында водитель хезмәтенең абруйлыгы, кирәклеге хакында сөйли. Гомумән, «Спецэкотранс»та лаеклы эш шартлары тудырылган, хезмәт хакы да канәгатьләнерлек, аны вакытында түлиләр. Эшчәнлекнең шәһәр биләмәсендә генә баруы да уңайлы, гаиләдән аерылып, ерак юлларда, командировкаларда йөрү юк, димәк».
Гаилә дигәннән, мәкаләм герое бу яктан да сынатмый, хәләл җефете белән никахларына инде 47 ел тулган! Шушы зур сан артында гаиләдәге дус-тату җылы мохит тә, бер-береңә терәк булып, үзара аңлашып яшәү дә тора.
«Хатыным хаклы ялга чыкканчы укытучы булып эшләде. Аның белән һәрчак аңлашып-киңәшләшеп яшәдек, бар эшне дә бергәләп башкардык, — ди Миннислам Шәвәли улы. — Ике балага тормыш бүләк иттек. Бүген инде 5 оныгыбызның уңышларына куанып яшибез, зур оныкларга 16-17 яшь, иң кечесенә 5 яшь. Олы улым минем юлны сайлады, нефть университетын тәмамлап, тәэминат начальнигы булып эшли, көне күпчелектә руль артында үтә. Кечесе нефтьче, Себердә эшли. Гаиләдә балаларны туган телгә мәхәббәт рухында тәрбияләргә тырыштык. Монда дәү әти, дәү әниләр йогынтысы да зур урын алып тора. Уңай тәрбиянең нәтиҗәсе күз алдында — улларыбыз татарча иркен аралаша, кайбер милләттәшләр сыман туган телдә сөйләшүдән читенсенмиләр, балаларына да өйрәтәләр. Хәләлем белән элегрәк татарча театр-концертларга еш йөри идек. Элекке буын артистлардан аеруча Фән Вәлиәхмәтов иҗатын, яшьләрдән инде Ришат Төхвәтуллин, Фәнис Каһиров башкаруындагы җырларны яратып тыңлыйбыз».
«Агач — җимеше белән, кеше — эше белән матур», — диләр. әлеге әйтем бүгенге мәкаләм каһарманына атап әйтелгәндәй. Гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, матур гаилә тормышы корган, балаларына яхшы тәрбия биргән шундый ир узаманнары ихлас соклану уята!
Миннислам Шәвәли улына алдагы көннәрендә дә гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, һәр эшендә дә уңышлар телисе килә.
Л. ГАБИТОВА.