Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Сак бул, яман шеш!

-2

Онкология Башкортстанда үлемгә китерүче авырулар исемлегендә икенче урында тора.

Ел саен Русиядә яман шеш авыруларының якынча 500 мең яңа очрагы теркәлә. Онкология диспансерларында ракның төрле формалары белән 2,5 миллионга якын (Башкортстанда — 50 мең) пациент исәпләнә. Онкология авырулары һәм яман шештән үлү очраклары буенча Октябрьский республика күләмендә «алтын урталыкта» тора. Әлбәттә, ел саен әлеге статистика үзгәрешләр кичерә.

Соңгы елларда яман шешне ачыклау очраклары арта. Бу авырулар санының күбәюе турында түгел, ә диагностиканың яңа ысулларын, скрининг программаларын куллану, профилактик тикшерүләр үткәрү исәбенә чирнең ешрак ачыклануы хакында сөйли.

Рак — хәзерге заманның иң куркыныч авыруларының берсе. Элек онкологиядән күпчелектә өлкән яшьтәгеләр иза чиксә, бүген ул яшьләрне дә урап үтми. Куркыныч чир хәтта балаларны да аямый.

Бар дөньяда ракны вакытында ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау чараларын табу максатында төрле медицина тикшеренүләре үткәрелә. Алар арасында уңышлылары да байтак, әмма яман шешне тулы җиңүгә ерак әле.

Онкологиягә китерүче сәбәпләрне барлаганда алгы планга экологиянең бозылуы, стрессларның, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик чаралар һәм башкалар чыга. Икенче урында — начар гадәтләр, тәмәке тарту, эчкечелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны эшчәнлеге бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана. Тагын бер мөһим фактор — дөрес тукланмау. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Яман шешкә башка чирләр сәбәпче булуы да мөмкин. Бигрәк тә йогышлылары (мәсәлән, В гепатиты, папилломнар, иммунодефицит вируслары) мәкерле.

Иртә ачыкланган яман шеш авыруы тулысынча дәвалана

Статистикадан күренгәнчә, башлангыч чорында ачыкланган 85-95 процент онкология чирләрен тулысынча дәвалап була. Иң еш таралган яман шеш төрен ачыклау өчен диспансеризация программасына төрле яшьтәге кешеләргә тәгаенләнгән анализлар һәм тикшеренүләр керә.

Республикада берничә ел дәвамында яман шеш чире белән көрәшкә юнәлдерелгән «Онкоконтроль» проекты гамәлдә. Моңа бәйле чаралар «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән, аны тормышка ашыруга ил Президенты Владимир Путин зур игътибар бирә. Проект кысаларында онкология бүлекләре һәм диспансерларны яңадан җиһазлау үткәрелә, шулай ук амбулатор ярдәм үзәкләре (алга таба — ЦАОП) оештырыла. Бүген төбәктә шундый дүрт үзәк эшли: Уфа, Кумертау, Нефтекама һәм Октябрьскийда. Республикада барлыгы 8 шундый үзәк оештырылачагы фаразлана.

2012 елдан шәһәребезнең 2нче поликлиникасы нигезендә муниципальара онкоүзәк эшли, ул 2019 елның 1 июленнән ЦАОП итеп үзгәртелде. Онкологик авыруларга биредә тикшерү узарга һәм амбулатор шартларда дәваланырга мөмкин.

— Үзәктә яман шеш авыруларын диагностикалау өчен бөтен кирәкле җиһазлар бар, — ди 1нче шәһәр дәваханәсенең районара онкология бүлеге мөдире Таһир Гали улы Ишморатов. — Биредә шулай ук табиб-онколог кабул итә, медицина гамәлләре үткәрелә. Безгә беркетелгән районнарда яшәүчеләр, кирәк булганда, тәүлек буе эшләүче стационарга җибәрелә: бөтен кешенең дә Октябрьскийга көн саен килү мөмкинлеге юк.

Әйткәндәй, агымдагы елның 1 июленнән 1нче стационар нигезендә (Кувыкин ур. 30) Республика онкология диспансеры филиалы — яман шешкә каршы дару терапиясенең онкология бүлеге ачылды. Ул 1нче шәһәр дәваханәсенең онкология бүлеге, амбулатор онкология ярдәме үзәге һәм республиканың башка шәһәр-районнарының беренчел онкокабинетлары белән элемтәдә эшли. Димәк, хәзер октябрьскийлыларны һәм якын төбәкләрдә яшәүчеләрне Уфага җибәрмичә, үзебездә түләүсез дәвалау мөмкинлеге бар.

2020 елда шәһәр хастаханәләрендә диагностик җиһазлар саны арткан. Узган елда, мәсәлән, цифрлы маммограф һәм флюорограф, видеоэндоскопия комплексы, эксперт класслы УЗД аппаратлары кайтарылган. Хәзер күп кенә тикшерүләрне (ФГС, ФКС, бронхоскопия, УЗИ һәм башкалар) бер урында узарга мөмкин.

Шушы араларда 1нче дәваханәгә абдоминаль (корсак куышлыгы органнары авыруларын һәм җәрәхәтләрен хирургик юл белән дәвалау) операцияләрне башкару өчен эндоскопик хирургия комплексы кайтарылды. Бәясе 16 миллион сумнан артык булган яңа җиһаз «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк программасы буенча сатып алынган.

— Октябрьский шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкка кирәкле медицина ярдәменең бөтен күләме күрсәтелә, әлбәттә, әмма заманча технологияләргә көйләнгән җиһазлар (шул исәптән, эндохирургия комплексы да) бу гамәлләрне югарырак дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлек бирә, — дип билгели баш табиб Сергей Петрович Иванов.

Эндоскопик хирургия комплексы эше белән гамәлдә танышу максатында медсанчастьнең хирургия бүлегендә дә булып кайттык. Операцияне 1985 елдан бирле хирург булып эшләүче тәҗрибәле белгеч, 1нче хирургия бүлеге мөдире Крючков Александр Константинович үткәрде. Пациентны операциягә әзерләү, наркоз бирү йөкләмәсен анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Шакиров Артур Мансур улы башкарды. Эндоскопик хирургия комплексы аз инвазивлы абдоминаль операцияләр эшләүгә тәгаенләнгән. Аның ярдәмендә алынган югары сыйфатлы сурәтләмә табибларга дәвалауның иң алдынгы технологияләрен куллану мөмкинлеге бирә. Заманча медицина җиһазлары өстенлекләренә операцияләрнең травматиклыгын киметү (зур булмаган, 1-2 см кисемнәр), минималь кан югалту, табигый юллар аша операция ясау, косметик эффект, стационарда дәвалану һәм эшкә яраксызлык вакытын кыскарту, дәвалау бәясен һәм дару препаратларына ихтыяҗны киметү, катлаулы урыннарда операция үткәрү мөмкинлеге, өзлегүләр һәм спайкалар барлыкка килү ихтималын кисәтү, операция урынына инфекция эләгү хәвефен киметү, эчке органнарга күзәтү ясап, операция эшләү мөмкинлеген билгеләү керә.

Әйткәндәй, бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле, медсанчасть бинасында югары саклык таләпләре күрелә. Ишек уемнары полиэтилен япмалар белән капланган, операциядә катнашучы табиб-шәфкать туташлары йогышсызландыру чараларын үтә, битлек-перчаткалар, махсус башлык-халатлар, аякларына озын бахиллалар кия. Хирург һәм инструментлар тезелгән өстәлдә хәвефсез аралык саклана.

Эчәктәге яман шеш  полиплардан башлана

Алдынгы илләрдә юан һәм туры эчәклек яман шеше үлемгә китерүче иң киң таралган авыруга әверелде. Яман шешнең бу төре беренче чиратта кемнәргә яный һәм аны башлангычында ничек ачыкларга?

Колоректаль яман шеш — бөтен дөнья проблемасы ул. Аның сәбәбе башлыча туклануга бәйле. Рационда чи яшелчә һәм җиләк-җимеш артты, шул ук вакытта ит һәм клетчатка күләме күбәйде. 30 яшьтән башлап, кешедә матдәләр алмашы акрыная. Шулай итеп аксымнар һәм хайван майларын артык куллану организм өчен зарарлыга әверелә башлый. Өстәвенә, яшь арткан саен кеше азрак хәрәкәтләнә, моңа бәйле эч кату башлана. Нәтиҗәдә башта полип үсә, шуннан соң колоректаль яман шеш килеп чыга.

— Кызганычка каршы, күпчелектә кешеләр табибка соңгы стадияләрдә мөрәҗәгать итә, чөнки гадәттә башлангыч чорда авыруның билгеләре артык сизелми, — ди Таһир Галиевич. — Соңрак инде хәвефле симптомнар — кан килү, эчәклек тыгылу күзәтелә. Болар инде яман шешнең катлауланганын күрсәтә.

Скрининг — сәламәт кешедә яман шеш эзләүгә юнәлдерелгән чаралар ул. Иң башта тизәктәге яшерен канны ачыклау өчен тест ясала. Тест уңай нәтиҗә биргән кешеләрнең якынча биш процентында юан эчәклек яман шеше диагнозы була, 20-30 процентында исә полиплар табыла. Скрининг онкология эзләүдән бигрәк полиплар эзләүгә юнәлгән. Ягъни, полипларны алып атсаң, яман шеш үсү өчен җирлек булмаячак.

Эчәклек яман шешен ничек кисәтергә, дигән сорауга табиб-онколог болай җавап бирә:

— Профилактиканы балачактан башларга кирәк. Бу дөрес туклану да, сәламәт тормыш алып бару да, күбрәк хәрәкәтләнү дә. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше фиброколоноскопия (табиб-эндоскопист махсус зонд ярдәмендә юан эчкәлекнең эчке өслеге халәтен карый һәм бәяли) ясарга тиеш. Аны һәр 5 ел саен кабатлап тору яхшы.

Күкрәк яман шеше нәселдәнлеккә бәйле

Сөт бизендәге яман шеш — астыртын авыру. Чөнки сиздерми генә башланып китә. Октябрьскийда онкологлар ел саен күкрәк яман шешенең 40ка якын очрагын ачыклый. Республикада бу күрсәткеч елына 1800 очрак тәшкил итә. Онкология ешрак 55-60 яшьтәгеләрдә һәм аннан өлкәнрәкләрдә була, ләкин соңгы елларда ракның бу төре 25-40 яшьлек хатын-кызларда да табыла. Күпчелек очракта (якынча 70%) сөт бизенең яман шеше башлангычында ачыклана. Әмма шул ук вакытта чирнең азайган очраклары да югары дәрәҗәдә саклана (якынча 30% авыру 3 һәм 4 стадиядә ачыклана). Мондыйларны дәвалау күпкә катлаулырак һәм озаграк. Күкрәктәге яман шешне катлаулы булмаган тикшерүләр аша билгеләргә мөмкин. Болар — тышкы яктан карау, пальпация, маммография, УЗИ. Алар авыруны башланган чорында ачыкларга булыша.

Яман шешнең барлыкка килү сәбәпләре күптөрле. Күпчелек нәселдән. Еш аборт ясату, гормонлы, йөккә узудан саклаучы дарулар куллану, травма (бәрелү), стресслар да шеш тууга сәбәпче була. Күкрәк бизе яман шешенең беренчел билгеләре: кулга сизелерлек каты бизләр, шеш өстендәге тиренең җыерчыкланып торуы, канлы яки пычрак саргылт төсле бүлендекләр барлыкка килү. Күкрәк бизләрен даими тикшереп тору, вакытында маммография ясату бу авыруны башлангыч чорында сизәргә яисә булдырмый калырга мөмкинлек тудыра.

Хатын-кызда иң еш очраучы авыруның тагын бер төре — аналыктагы яман шеш. Сәбәпләре: тәртипсез җенси тормыш, еш аборт ясату, партнердан вирус күчүе, шулай ук бала тудырганда алган җәрәхәтләр. Беренче билгеләре: оча сөяге өстендә авырту, ак килү, якынлык кылганда кан күренү. Авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Цервикаль каналдан ягымга (мазок) цитологик тикшеренү үткәрү һәм чирне вакытында дәвалау аналык муентыгы рагыннан үлү очракларын 70 процентка кадәр киметә.

Һәр табибның үз остазы була

Шәһәребездә онкология белгечләренә ихтыяҗ бар микән?

— Октябрьскийның онкология бүлегенә шәһәрдәшләр генә түгел, тирә-як төбәкләрдә яшәүче пациентлар да карый, — ди Таһир Ишморатов. — Моңа бәйле, кадрларга ихтыяҗ барлыгын билгеләмичә булмый. Шулай булуга карамастан, безнең белгечләр авыруларга медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтә, халыкны сәламәтләндерү өстендә даими эшли. Соңгы елларда безгә эшкә белемле һәм җаваплы яшьләр дә күп килә. Алар тәҗрибәле коллегаларыннан күнекмә һәм осталыкны үзләштерә. Гомумән, һәр табибның үз остазы була. Ул сиңа һөнәрне кулдан-кулга тапшырырга тиеш. Минем дә андый укытучыларым булды. Бу — Владимир Садовников, Эдуард Терегулов.

... Онколог эше бик катлаулы, әлеге өлкәдә һөнәренә иң тугры кешеләр генә эшли аладыр. Таһир Гали улы кебекләр. Аның һөнәргә килү тарихы да моны раслый.

— Табиб булу — әниемнең яшьлек хыялы, — ди әңгәмәдәшем. — Билгеле сәбәпләр аркасында ул хыялын тормышка ашыра алмаган, химик белгечлеген үзләштергән. 9нчы сыйныфтан соң әнием киңәше белән шәһәребездә ул вакытта гамәлдә булган медицина училищесына укырга кердем. Нәкъ биредә мин һөнәрне дөрес сайлаганымны төшендем. Белемне тагы да үстерү максатында медицина институтында укуны дәвам иттем. 2000 елда аны тәмамлап, шәһәргә эшкә кайттым. Башта поликлиникада хирург булып эшләдем, 2004 елдан инде баш табиб Эдуард Робертович киңәше белән онкология бүлегенә күчтем. Ул вакытта бүлек Владимир Михайлович Садовников (бүген инде ул арабызда юк) җитәкчелегендә эшли иде. Медицина юлын сайлавыма үкенмим, киресенчә, вакытында урынлы киңәш биргән өчен әниемә бик рәхмәтлемен.

... Яман шеш — хөкем карары түгел. Хәзер бу авыруны радикаль дәвалау алымнары бик күп. Даими профилактика, тикшерелеп тору яман чирне кисәтүгә булыша. Авыруны иртә ачыклау аны вакытында дәваларга һәм яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.

Искәрмә: хөрмәтле шәһәрдәшләр, Октябрьский шәһәре поликлиникаларында халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр яңадан башланды. Моның өчен алдан участок табиб-терапевтына язылырга кирәк. Коронавирус авыруы таралуына бәйле эпидемиологик шартларда 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарга диспансерлаштырудан тыелып тору тәкъдим ителә.

Л. ГАБИТОВА.